16+

Тагын аз гына тырышсак...

Соңгы мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эше республиканың 21 районында тәмамланган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, урып-җыюны оешкан төстә һәм зур тизлек белән башкару күп кенә районнарга уракны билгеләнгән вакытка - 20 августка төгәлләргә мөмкинлек бирде. Әтнә, Аксубай, Әлки, Саба, Кукмара, Нурлат һәм Чистай...

Соңгы мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эше республиканың 21 районында тәмамланган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, урып-җыюны оешкан төстә һәм зур тизлек белән башкару күп кенә районнарга уракны билгеләнгән вакытка - 20 августка төгәлләргә мөмкинлек бирде. Әтнә, Аксубай, Әлки, Саба, Кукмара, Нурлат һәм Чистай районнары үз эшләрен вакытында төгәлләде. Татарстанда әлегә урып-җыю эшләре 1 млн 476 мең гектар мәйданда башкарылган. Бу 98 процент дигән сүз. Барлыгы 2 млн 940 мең тонна ашлык суктырылган. Иң яхшы күрсәткечләр Арчада: биредә 124 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән республикада көзге уҗым культураларын чәчү һәм туфракны эшкәртү эшләре дә алып барыла. Марат Әхмәтов 5 сентябрьгә кадәр чәчү эшләрен башкарып чыгарга кирәк, дигән бурыч куйды. Бу яктан да арчалылар башкалар өчен үрнәк: биредә инде 10,4 мең гектар мәйдан чәчелгән. Җирне эшкәртү буенча исә Балтач районы беренче урында. Төп эш райондагы мәйданнарның 61 процентында инде үткәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading