16+

Татар Каргалысы - ШК татар авылларын өйрәнә

Татар Каргалысы (Сәет бистәсе) Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта, Cакмар елгасы тамагында урнашкан. Анда беренче мәчет 1749 елда төзелә. Мәчет имамы Габдессәлам Уразмөхәммәтов монда Арча районының Ташкичү авылыннан күчеп килгән була. Авыл мулласы мәктәп-мәдрәсә ачуга ирешә, аны авылның беренче шагыйре дип тә атыйлар. Шигырьләре «Татар поэзия антологиясе»нә кергәнлеге билгеле. Габдессәлам Уразмөхәммәтовның...

Татар Каргалысы - ШК татар авылларын өйрәнә

Татар Каргалысы (Сәет бистәсе) Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта, Cакмар елгасы тамагында урнашкан. Анда беренче мәчет 1749 елда төзелә. Мәчет имамы Габдессәлам Уразмөхәммәтов монда Арча районының Ташкичү авылыннан күчеп килгән була. Авыл мулласы мәктәп-мәдрәсә ачуга ирешә, аны авылның беренче шагыйре дип тә атыйлар. Шигырьләре «Татар поэзия антологиясе»нә кергәнлеге билгеле. Габдессәлам Уразмөхәммәтовның...

Татар Каргалысы (Сәет бистәсе) Оренбургтан 18 чакрым ераклыкта, Cакмар елгасы тамагында урнашкан. Анда беренче мәчет 1749 елда төзелә. Мәчет имамы Габдессәлам Уразмөхәммәтов монда Арча районының Ташкичү авылыннан күчеп килгән була. Авыл мулласы мәктәп-мәдрәсә ачуга ирешә, аны авылның беренче шагыйре дип тә атыйлар. Шигырьләре «Татар поэзия антологиясе»нә кергәнлеге билгеле. Габдессәлам Уразмөхәммәтовның оныгы исә - татар шигърияте классигы Әбелмәних Каргалый. Шул ук авылда Габдерәхим Утыз Имәни, Вәлид Ишан, Ишнияз бине Ширнияз, Һибәтулла Салихов кебек мәгърифәтчеләр һәм шагыйрьләр дә яшәгән. Каргалы мәктәп-мәдрәсәсендә Россия­дә беренче рәсми мөфти булган Мөхәммәтҗан Хөсәенов та укый. Шиһабетдин Мәрҗани язып калдырган мәгълүматларга караганда, Россия мөселманнарының әлеге учреждениесе белән ул кырык елга якын идарә итә.
Ризаэддин Фәхретдин мәгълүматлары буенча («Әхмәт бай» китабы, 1911), «Сакмарның уң як яры буйлап сузылган дүрт чакрым җирдә унөч меңнән артык кеше яши. Авыл аша Сакмарга Каргалы елгасы агып төшә, шуңа да күп кенә халык өчен ул авыл Каргалы буларак билгеле». Язма чыганакларда әлеге авыл Оренбург Каргалысы дип бирелә. Әлеге авылдан билгеле сәүдәгәрләр, эре меценатлар, Идел һәм Урал буйларында мәктәп-мәдрәсәләр тотучылар чыккан. Оренбургның өч бертуган Әхмәт, Мәхмүт һәм Гани бай Хөсәеновлар тоткан «Хөсәения» мәдрәсәсе дә ул вакытта популяр булган.
1930 еллар башында авылдагы бөтен мәчетләр дә ябыла. Куш манаралы Җәмигъ мәчетен яңадан ачу өчен рөхсәт 1980 елда гына алына. ХХ гасырда монда шагыйрь Дәрдемәнд белән аның хатыны Мәхүпҗамал да еш була. 1910 елларда алар хәтта җирле хатын-кызлар мәктәбе опекуны да булып торалар. Каргалы мәдрәсәләре белән «Хөсәения»дә Россиянең төрле җирләреннән килгән шәкертләр укый. Бигрәк тә хәзерге Казахстан территориясеннән күп була алар. Читтән килгән шәкертләрнең күбесен Хөсәеновлар акчасына тоталар.
Каргалыларның бер өлеше Пугачев восстаниесендә катнаша. Оренбургны камаганда, Емельян Пугачевның бер штабы Каргалыга урнаша. Революциягә кадәр авылда һөнәрчелек алачык­лары күп була. Шунда ук Хөсәеновларның консерв заводы урнаша. Анда ат һәм сыер итеннән патша армиясендә хезмәт итүче мөселман солдатлары өчен консервлар чыгарыла. Шуңа дәлил булып, Оренбургның өлкә музеенда «Елкы ите» дип язылган банкалар саклана.
ХХ гасырның 20 нче еллары башыннан авыл рәсми рәвештә Татар Каргалысы исемен йөртә. Совет хакимияте елларында анда өч колхоз исәпләнә. Сакмар елгасы ярында колхозлар кымыз белән дәвалануны оештыра, анда Юрий Гагарин да килгәли торган була. 60 нчы елларда җирле хастаханә ачыла.
Хәзерге вакытта Татар Каргалысында 4 меңнән артык кеше яши. Өч мәчете, урта мәктәбе бар. Авылның төп урамы Габдулла Тукай белән Муса Җәлил исемнәрен йөртә. 7 июнь көнне Каргалы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.
Булат Хәмидуллин,
институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
(Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерли)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading