Шәһри Казан

Әҗәл дигән авылда ничек яшәргә була?

Татарстан районнарында нинди генә кызыклы исемле авыллар юк. Без аларны беләбез, яннарыннан узабыз, елмаешабыз, әмма ни өчен шулай аталганнарын, тарихларын белмибез.

Бүген шул авыллар ничек яши, анысы белән дә кызыксынмыйбыз. Кызык бит! Бүген сүзебез Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылы турында булыр, русчага тәрҗемә иткәндә “Татарская смерть” дип атала бит инде. Әле янында Рус Әҗәле дигәне дә бар. Шундый сәер исемнең бирелү тарихы нидән гыйбарәт соң һәм авылның бүгенге хәле ничек? Мондый кызык атаманың килеп чыгуына билгеле шәхес Шәкүр карак та сәбәпче булырга мөмкин икән. Боларның барысын да белешеп кайтырга булдым.

Татар Әҗәле авылы Яшел Үзән районы белән Кайбыч районы чигендә урнашкан. Монда инде килеп кергәндә үк башка әллә нинди уйлар керә, исеме бигрәк куркыныч яңгырый бит. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина, без күнегеп беттек, атамасына игътибар иткән дә юк, дип каршы алды мине. Аларга шулайдыр да, тик үтеп киткән кеше төрле хисләр белән каладыр, мөгаен. Җирлеккә биш авыл карый икән – Рус Әҗәле, Татар Әҗәле, Рус Наратлысы, Татар Наратлысы һәм Карашәм. Татарында 63 кеше яшәсә, Рус Әҗәлендә ике мәртәбә күбрәк булып чыкты. Әлеге авылларны Гөбнә елгасы гына бүлеп тора. Ни кызганыч, яшьләр туган ягында калырга теләми, монда төпләнгәннәре якындагы “Кызыл Шәрыкъ” терлекчелек комплексында эшли. Араларында Казан, Яшел Үзән һәм Волжск шәһәрләренә барып хезмәт куячылар җитәрлек. Шулай да өлкән яшьтәгеләр күбрәк инде. Җитмәсә 2009 елда Рус Әҗәле авылындагы мәктәпне дә япканнар, чөнки ерак түгел генә урнашкан Татар Танаенда ике катлы яңа бина салынган, бүген җирлектән шунда 16 бала барып укый. Алар арасыннан дүртесе Татар Әҗәленнән, Юныс Идрисов гаиләсе тәрбиягә өч бала алмаган булса, болары да булмас иде дип, ассызыклады Гөлнара Семахина.

Йөри торгач, җирле кибет янында үзен дә күрергә насыйп булды.

— Юныс абый, ничек хәлләрегез, Татар Әҗәле дигән исемле авылда яшәү борчымыймы сезне? – дип, сорадым аннан.

— Нишләп инде, безнең ул хакта уйланган да юк, ничек бар – шулай яшибез. Юл аркылы чыгып булмый, менә шул борчый. Тизлекне киметергә дигән юл билгеләре дә бар, тик кайберәүләр машиналарында җилдереп узып китә. “Лежачий полицейский” куярга дигән сорау белән чыккан идек, ЮХИДИ идарәсендә авылда ясап булмый диделәр. Янәсе, Татар Әҗәлен чыгуга текә тау башлана, машиналарга менәргә авыр.

— Тәрбиягә балаларны күптән алдыгызмы?

Реклама

— Әллә кайчан инде, зурысы 9 нчы сыйныфны бетерде, апалы-сеңеллеләре 7 не һәм 5 не тәмамладылар. Малаем әле иртән-иртүк балыкка китте, бер барганда 3-4 не тотып кайта. Алар безнең ярдәмчеләребез, матур гына яшәп ятабыз.

Татар Әҗәле авылына килүем аның исеменең килеп чыгышын ачыклау иде бит. Гөлнара Семахина сөйләвенчә, Хаҗ Гали дигән кеше тагын биш карендәше белән шушы җирлеккә килеп төпләнгән булган. Шушы тирәдә руслар да яши башлагач, акрын гына аны Аҗали дип төрләндерергә керешкәннәр, ә соңрак шул атама аша Азелеево дигәне көнкүрешкә кереп киткән, дигән легенда бар. Баксаң, әлеге авыл аркылы Явыз Иван үзенең гаскәре белән узган, шуңа күрәдер инде монда ике зират бар: татарныкы һәм керәшеннеке.

Тагын ниндирәк риваятьләр бар икән дигән сорау белән Татар Әҗәле авылында яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе Ризван Мухтаров янына килдем. Аның сүзләренчә, элегрәк шушы җирләрдә юлбасарлар кәсепчелек иткән. Алар

атлар белән килеп, аласы әйберләрен төяп, каршы килгән кешеләрне үтереп киткәннәр. “Шул банданың әгьзалары булып җирле халык та торгандыр, бәлки алар белән ничек булса да хезмәттәшлек иткәннәрдер. Моннан бит инде сәүдә юлы узган дигән сүзләр дә бар. Әйтергә бер дә күңелле түгел инде, әмма талау өчен яхшы урын булган бу. Шәкүр карак бандасы монда кәсепчелек итмәгән микән дигән сорау да туа, чөнки ул күрше Кайбыч районы Чүти авылыннан дип беләбез. 1917 нче елгы революциядән соң шушы тирәдәге җирләрне сукалаганда алтын-көмешләр чыккан, әлеге хәзинәләр кемнәрнеке булган, анысы да бик кызык. Үтереш, талау, мал-мөлкәтне тартып алу, гел курку хисендә булу, юлбасарлардан качып, Гөбнә елгасы яныннан таулырак җиргә күчү, җирле халыкның җинаятьчеләр белән берләшүе – болар барысы да Татар Әҗәле дигән исем тагылуга сәбәпче булырга бик мөмкин”,– дип, сөйләде Ризван абый.

Тагын бер уйдырма турында әйтмичә булмый инде. Анысына ышансак, Чыңгызхан дөньяны яулый башлагач, бер төркем кешеләр үлемнән качып, төрле җирләргә күченеп йөргән, ахыр чиктә монда килеп төпләнгәннәр. Янәсе, араларыннан берсе “Башка җиргә барыр хәлем юк, әҗәлем шушында булсын” дип, әйткән. Ә инде Татар Әҗәле дигән авыл булгач, русын да ясап куйганнар. Тарихка күз салсак, нинди генә кызыклы, шул ук вакытта сәер булган хәлләргә тап булмыйсың. Без өйрәнәсе, актарынасы әйберләр күп әле ул.

Рәсим Хаҗиев

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: