Авыл атамаларының тарихы төрле. Беришләре аңа нигез салучының хөрмәтенә аталган булса, икенчеләрнең исемнәре кайда урнашуына карап куелган.
Ә өченчеләренең атамалары, алары бик аз, әлбәттә, 1930 еллар – колхозлашу чорлары белән бәйле. Без исә шул авыл тарихлары белән кызыксынырга булдык.
Питрәч районының ТатЦик авылы турында мәгълүмат аз булып чыкты. Шәле авылы җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов сөйләвенчә, авыл 1930 елда төзелгән. 1949 елда анда 172 кеше яшәгән, бүген дә шуның кадәр кеше яши булып чыкты. Бу авыл җирендә иң элек колхоз оешкан.
– Әби-бабалардан анда алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачлары утыртылуы турында ишеткәнем бар иде. Тирә-яктан халык шунда эшкә җыелып, авыл булып оешкан. Беренче колхоз рәисе Исхак Сәләхиев булганлыгы мәгълүм, авылда шул исемдәге урам да бар, – диде ул.
Республикада Беренче Май авылы берничә, шуларның берсе Азнакай районында урнашкан. Аны баштарак Өченче ферма дип йөрткәннәр, чөнки бер колхозның өченче бүлекчәсе булып оеша.
Мәдәният йорты мөдире Ләйсәнә Шәфигуллина безгә халыкның бу җиргә беренче килүе апрель аена туры килеп, атамасын да Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Беренче май дип атаулары турында сөйләде.
1931 елда колхоз рәисе Мияссәр Хәсәнов булуы билгеле. 1934-1936 елларда авылга килүчеләрнең саны арта. Кешеләргә эш булсын дип ферма төзиләр, анда Ютазы якларыннан сарыклар кайтаралар.
– Ул вакытта яшәргә өйләре дә булмый. Галимовка, Көчле Бүләк авылларында яшәп торып, ат белән бирегә эшкә килеп йөриләр. Подвалларда яшәүчеләре дә булган. Салам түбәле, җир идәнле йортлар салына. Шул ук елның көзендә Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан байлардан алынган өйләрне алып килеп, кушып йортлар салалар. Кышка кадәр Бәйрәкәдән бер мулла өен дә алып кайтып тулай торак итәләр. 1937 елда аерым йортлар салына башлый. Бер фатирда өч-дүрт гаилә яшәргә туры килгән. Шул рәвешле колхоз авыл булып оеша, – дип сөйләде ул.
Арча районында Пионер дигән авыл бар. Аңа нигез 1930 елларда салынган. Ул Яңа Кырлай авыл җирлегенә керә. Совет чорында авылда мәктәп тә, клуб та, кошчылык һәм сарык фермасы да була. 1938 елда Пионерда 220 кеше яшәгән булса, 2015тә нибары – 3 кеше. 1934 елда «Пионер» колхозы оеша. Соңыннан «Тукай-Кырлай» колхозына керә, Мичурин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе булып та эшли, 2003 елдан – «Кырлай» агрофирмасы.
Аксубайда МЮД дигән авыл барлыгы ачыкланды. Бу “Международный юношеский день” атамасының кыскартылган варианты. 1929 елда ТАССРның Тельман районында совхоз булып оеша ул. Аңа берничә колхоздан күпмедер җирләр бүлеп бирелә. Совхоз төзергә дип эшкә илнең төрле почмакларыннан киләләр. 1957 елда совхоз эреләндерелә – аңа биш колхоз керә. 16239 гектар җиргә ия була. 1958 елда совхоз Аксубай районы, 1963 елда – Октябрьск районы составына кертелә. 1965 елда кабат Аксубай райоына “кайта”. 1971 елда совхоз “МЮД” совхозы Октябрь революциясе ордены” дип атала башлый. Югары күрсәткечләргә ия хуҗалык берничә тапкыр СССР ВДНХ күргәзмләрендә катнаша, дипломнарга һәм Октябрь революциясе орденына ия була.
Югары Ослан районында Кызыл Байрак авылына нигез 1924 елда салына. 1965 елга кадәр берничә тапкыр Теньки, берничә мәртәбә Югары Ослан һәм хәтта Яшел Үзән районнарын составында да булып ала. 1930 елда бистәдә “Кызыл Байрак” колхозы барлыкка килә.
Әлеге авылга иң беренче булып килеп утыручылар арасында Әхмәровлар гаиләсе дә була. Шиһап Әхмәров композитор Салих Сәйдәшевның рухи остазы буларак билгеле. Бистә иҗади интеллигенция вәкилләренең ял урыны да булып торган. 1920–1940 елларда җәйгә Әхмәровлар йортына Салих Сәйдәшев тә, Галимҗан Ибраһимов, Гадел Кутуй, Шәриф Камал, Һади Такташ кайтып йөргән. 2000 елдан биредә ел саен «Сәйдәш аланы» дигән музыкаль бәйрәм уза.
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Аксубайда да Пионер авылы бар
0
0