16+

Татарстанда совхоз 76 тонна кыярны юк иткән

"Майский" совхозы 76 тонна кыярны юкка чыгарган. Бу төр яшелчәгә сатып алучылар тарафыннан сорау булмаганлыктан, кибетләр сатып алмаган.

Татарстанда совхоз 76 тонна кыярны юк иткән

"Майский" совхозы 76 тонна кыярны юкка чыгарган. Бу төр яшелчәгә сатып алучылар тарафыннан сорау булмаганлыктан, кибетләр сатып алмаган.

Әлеге мәгьлүмат социаль челтәрләрдә шау-шу куптарды. Бирелгән хәбәрләргә ышансаң, 100 тонна кыяр юкка чыгарылырга тиеш булган, янәсе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдергәнчә, совхозда, чыннан да, кыяр партиясе калдыкларын юк иткәннәр, тик 100 тонна түгел, 76 гына. Алар сатарга яраксыз иде, дип хәбәр итә аграр ведомство, чөнки әлеге төр яшелчәнең кибеткә тапшырылу вакыты чыккан.

Шул ук сәбәпле яшелчәләрне бушлай яки хәйриячелеккә бирергә мөмкинлек булмаган. Кибетләрдә ихтыяҗ кимү аркасында, кыярларны аз сатып алалар, дип белдерә министрлык.

Моннан тыш, ведомство матбугат хезмәтендә бу хәл совхоз эшчеләренең хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак, дип ышандырдылар.

                                                                                                                                                                                                     Фото: социаль челтәрләрдән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Снизить цены нельзя было ???

    Мөһим

    loading