Шәһри Казан

Тавык йомырка салсын өчен әтәч кирәкме?

Яз җитеп, тавыклар җырлый башласа, авылда йомыркага кытлык бетә, рәхәтләнеп сыйлан. Ә менә кыш буе йомыркадан өзелгән юк, дип бик сирәкләр генә мактана ала. Шундыйларның берсе - Лаеш районының Габишево авылында урнашкан «Ак Барс» кошчылык фабрикасы. Биредә тавыклар ел дәвамында көн саен йомырка салалар. Ара-тирә статистиканы бозучы ялкаулары да очрый,...

Лаештагы тавыкларның төп чыгышы Англиядән һәм Германиядән. Бер көнлек чебиләрне елына ике тапкыр 28әр мең данә алып кайталар. Әлеге чебиләр үсеп җиткәннән соң, алар салган йомыркадан инкубаторда чебиләр чыгаралар. Бу чебиләр безне йомырка белән туендырырга тиешле тавыклар була инде. Тавыкларның йомырка салу вакыты 15 ай дәвам итә. Аннан соң бөтенләй йомырка салудан туктыйлар дигән сүз түгел, бары тик күпләп җитештерүче фабрикалар өчен тавыкларны озак асрау үз-үзен акламый. Аларны шәхси хуҗалыклар бик теләп сатып ала икән.

Язманы укый башлагач та һәркайсыгыз, тавыкны да чит илдән ташымасалар инде, дип уйлап куйгандыр бәлки.

- Селекция эше - бик четерекле, озак елларга сузылган сабырлык һәм күп чыгымнар сорый торган тармак. Россия буенча безнең кебек зур күләмдә эшләүче ун фабрика бар дип исәпләсәк, без бер елга 56 мең чебеш алабыз, калган тугыз фабрика тагын шуның хәтле алсын. Шуның белән бетте. Мондый фабрикаларны тоту үз-­үзен акламаячак, чит илдәге зур компанияләрдән алып кайту отышлырак килеп чыга, - ди кошчылык комплексының Лаеш районы филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин.

Һәр кеше атнага биш йомырка ашарга тиеш, ди белгечләр. Аның составын­да 12 төрдәге витамин һәм кеше организмы өчен ки­рәк булган минералларның 96 проценты бар. Мәзәктәге кебек: иртән, кич һәм әбәттә йомырка аша - алай да тавык булып кытаклый башламаячаксың.

Реклама

- Казан халкын тулысынча йомырка белән тәэмин итү мөмкинлегебез бар. Йомырка җитештерү базарында Россия буенча беренче унлыкта торабыз, Татарстанда иң эре җитештерүче булып безнең фабрика исәпләнә. Заказлар бик күп, йомырка бик тиз таралып бетә, - ди Ришат Хисмәтуллин. - Даими хезмәттәшләребез - Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Башкортстан, Дагыстан, Краснодар һәм Ставрополь краеннан. Көн саен ике машина Казанга сатарга чыгып китә, ял көннәрендә ярминкәләргә йөрибез, Казан агропромпаркында сәүдә ноктабыз бар. Бүгенге көндә Татарстан буенча йомырка базарының 30 процентын биләп торабыз, югыйсә, безнең бу санны 90 процентка җиткерү мөмкинлегебез дә бар. Күргәнегезчә, җитештерелгән йомырканың күп өлеше читкә китә, димәк, безгә читтән керә дигән сүз. Безнең теләгебез - татарстанлылар үзебездә җитештерелгән сыйфатлы ризык ашасыннар иде. Тавык йомыркасы җиде көнгә хәтле диетик ризык санала. Кулланучыга ул ничек тизрәк барып җитә, шул тикле яхшырак. Продукция ерак аралардан китерелгәндә, әлбәттә, аның ул сыйфаты югала. Икенче зур өстенлек - безнең фабрикада тавыкларга сөяк оны ашатылмый. Бездә җитештерелгән йомыркалар кулланучыларга «хәләл» тамгасы белән тәкъдим ителә.

Лаеш кошчылык фабрикасындагы тавык азыгының 70 проценты бөртекләрдән тора. Хәтта Дагыстаннан ракушка алып кайтып та ашаталар.

- Тавыкларның туклану рационы, көн тәртибе шул хәтле зур контроль астында ки, кешеләргә көнләшергә генә кала, - ди Ришат Хисмәтуллин.

Суны гына алыйк. Лаеш кошчылык фабрикасы мәйданына урнашкан 12 скважина бар. Монда алынган су, сыйфаты буенча, Татарстанда иң яхшылардан санала. Чебиләргә биргәнче, бу суны чистарталар да әле, тимердән арындыралар. Сүз уңаеннан, йомырка агының 90 проценты - су, калган 10 проценты - аксым. Димәк, тавыкларның нинди су эчүләре бик мөһим. Йомырканың кабыгы ясалу да катлаулы процесслардан. Ул нык булсын өчен, иртәнге дүрттә тавык­лар­ны уятып ашатып алалар. Уникедән бергә хәтле, утларны сүндереп, йоклаталар. Гомуми йокы вакытлары - тәүлеккә 12 сәгать. Һава әйләнеше, температура режимы - болар бар да автомат рәвештә көйләнә. Әтәчләргә килсәк, йомырка салу өчен тавыкларга алар кирәкми. Менә шундый матриархат...

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Лаеш районы Габишево авылында урнашкан фабрика әле күптән түгел генә банкротлык чигенә җиткән була. Республика хөкүмәте һәм инвесторлар ярдәме белән, ул өч ел эчендә аякка баса. Бүген ул «Ак Барс» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең Лаеш филиалы буларак, «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында, һәм биредә 550 кеше хезмәт куя. Бүген инде алар чит илләрнең сәүдә базарына чыгу турында уйлыйлар һәм бу амбицияләр генә дә түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: