16+

Тимер холыкта нәфис күңел?!

Дең-ң, дең-ң... Чүкечнең бер җай белән тимер чүкүе, кояш нурының уйнавы, чыпчыклар тавышы... Болар бар да көйле, эшлекле тормыш мизгелләре. Табигатьтә булган үзгәрешләргә сизгерлек яз көненнән бермә-бер арта, шуңа бәйле күңелнең халәте дә үзгәрүчән. «Холкы үзе белән инде», - дип кисәткән булсалар да, «Агромастер» ЯАҖ җитәкчесе Илгиз Исламовның кабинетына кергәндә,...

Тимер холыкта нәфис күңел?!

Дең-ң, дең-ң... Чүкечнең бер җай белән тимер чүкүе, кояш нурының уйнавы, чыпчыклар тавышы... Болар бар да көйле, эшлекле тормыш мизгелләре. Табигатьтә булган үзгәрешләргә сизгерлек яз көненнән бермә-бер арта, шуңа бәйле күңелнең халәте дә үзгәрүчән. «Холкы үзе белән инде», - дип кисәткән булсалар да, «Агромастер» ЯАҖ җитәкчесе Илгиз Исламовның кабинетына кергәндә,...

- Илгиз Зәкиҗанович, сезнең өчен тимернең тәме һәм җыры нәрсә?
- Менә күрәсезме бу детальне, аның арасы чәч калынлыгыннан да юкарак. Без моны үзебездәге станокларда эшләдек. Тимерне менә шулай итеп буйсындыра аласың, аңа шулай иҗади киләсең икән, димәк, син аны җаның белән тоясың, җырын да ишетәсең. Ә тәменә килгәндә, тимер тәме минем өчен икмәк тәме инде ул. Техника уңайлы булганда, кырда онытылып эшлисең, хезмәттән канәгатьләнү табасың. Эшебезнең төп юнәлеше игенчегә ләззәт табып эшләрлек техника булдыру.
- Кешегә уңыш өчен иң мөһиме нинди сыйфатлар кирәк икән?
- Уңышның юлдаш булуы һәм эчке тоемлау. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, белеп тору минем өчен төп шарт. Кайда нинди генә күргәзмә булмасын, мин анда катнашам. Шундый сәфәрләрнең берсендә Германиядә фермер белән кырга чыктык. Икәүләп кулларыбыз белән җирне актара-актара сөйләшәбез. Югыйсә беребез - татар, икенчебез - немец. Шулай да аңлаштык, безгә хәтта тылмач та кирәкмәде. Үзең башкарган эшне ярату, тоемлау дип аңлыйм мин моны. Техниканы ясап, аңлап, тимерне буйсындырып була, ә менә кешеләрне рухи яктан тәрбияләү, үзгәртү күпкә катлаулырак.
- Бу сүзләрне иң беренче чиратта нәрсәне күз алдында тотып әйтүегез?
- Безнең оешмада дүрт йөздән артык кеше эшли. Аларның һәркайсының гаиләсен дүрткә генә тапкырласак та, барлыгы 1600 кешенең тормышы турыдан-туры сиңа бәйле дигән сүз. Авыл җирлегендә телисеңме, тәләмисеңме, ниндидер туганлык, якынлык җепләре белән бәйләнештә булып чыгасың әле. Менә берәү урлашып эләккәч, эштән куган идем, без бит туган тиешле дип, әтисе килгән. Ә урлашканда үз туганымныкын урлыйм дип уйламый. Күпләрне күреп аралашкач, кешеләрнең психологиясенә исең китә. Менә шунда уйланасың инде. Нигә кешеләр үзенә яманны башкага эшли: алдаша, урлаша, ышанычны югалта, яхшыга яман белән түли.
- Илгиз Зәкиҗановичның фикерләрен тәртипкә китерәсе, күңеленә ял бирәсе килсә, ни эшли икән?
- Кулына фотоаппарат ала. Бу минем балачактан килгән шөгылем, әле бүгенгәчә беренче фотоаппаратымны да саклыйм. Инженер кеше буларак, мин аның гел камилрәгенә кызыгам, шуны үземдә булдырасым килә. Фотосурәт төшергәндә дә, инженерлык сыйфатларым каладыр инде ул. Мин телескоп аша айны күзәтергә һәм фотосурәткә төшерергә яратам. Аның бөтен матурлыгын күрсәтү, тулы төгәл эшне булдыру өчен иҗади якын килергә дә кирәк, шул ук вакытта техник булу да бик урынлы.
- Үзегезнең техник-инженер икәнлегегезне гел ассызыкласагыз да, фотосурәтләрегезгә карасаң, аңлашыла: һәр фотосурәткә бик иҗади якын килгәнсез. Кабатланмас мизгелләрне аулап та шактый йөрисез, ахры.
- Кошлар, тере җанварлар белән эшләү бик кызык һәм шактый үҗәтлек сорый. Кайчак йөрисең-йөрисең дә, әйләнеп, инде булды гына дигәндә, теге кошчык оча да китә.
- Һич югы үзегез өчен эшләрегездән күргәзмә булдырырга теләгегез юкмы?
- Ул турыда ничектер уйлап караган юк. Ә фотосурәтләрнең бик ошаганнарын бастыру өчен үземә җиһазлар алдым, мин аларны җыйнап барам. Бәлки, киләчәктә...
Тимерне буйсындыра алган кешене бөтенләй башкача күзаллаган идем. Корычтай нык холык артында матурлыкка гашыйк, иҗади күңел яши икән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading