Шәһри Казан

Әтнә яклары Ары пирогы, байлар урамы, алтын эзләүчеләре, талбишекләре белән дан тота (ФОТО)

Җәй көне авылда иң рәхәт вакыт - көтү кайткач. Көн кызуы белән бергә көне буе кайнаган эш тә бераз сүрелә төшә. Терлек, кош-кортлар абзарда үз урыннарында, бакчага сулар сибелгән, сөт базга төшкән, кичке аш ашалган. Беренче булып урамга сәпиткә атланып малайлар чыга, аннан соң кызчыклар. Бераздан:«Теге малай кая китте соң...

Җәй көне авылда иң рәхәт вакыт - көтү кайткач. Көн кызуы белән бергә көне буе кайнаган эш тә бераз сүрелә төшә. Терлек, кош-кортлар абзарда үз урыннарында, бакчага сулар сибелгән, сөт базга төшкән, кичке аш ашалган. Беренче булып урамга сәпиткә атланып малайлар чыга, аннан соң кызчыклар. Бераздан:«Теге малай кая китте соң әле?» - дип, әби-апалар капкадан башларын тыгалар. Элеккеге шикелле җәелеп китеп капка төбендә утыру булмаса да, бераз гына сулу алып керү бар әле.
Күлле Киме авылына без нәкъ менә шул вакытта килеп кердек. Һаваның сафлыгын әйтеп бетермәле түгел, искиткеч рәхәт. Акрын гына урам әйләнәбез, һәр тыкрыкка, һәр урамга таш түшәлгән. Югары урамга менсәк, юл кырыенда чәчәкләр утыртылган, балалар мәйданчыгы куелган. Бер турыдан сәпитле малайлар килеп чыкты, аннан соң нәни кызчыгын җитәкләгән апа... Яңа танышыбыз Рузия апа икән.
- Әсгать Сәфәров авылы бу, аның кайгыртучанлыгы белән күптән таш түшәлгән юлдан йөрибез, - диде ул, безнең гаҗәп­ләнүебезне күреп. - Ә менә бу балалар мәйданчыгын шушы урам халкы бергә җыелып төзедек. Агачлар утырттык, тирә‑­юнен өмә ясап чистартып торабыз. Ирем Фәрит шушы хуҗалыкта бригадир булып эшли, эшне оештырырга ул да бик булыша.
Ул арада икенче апа килеп җитте.
- Байлар урамы бу, байлар урамы, - диде ул, берсеннән-берсе матур төзек йортларга ишарәләп.
- Эшләмичә генә бернәрсә дә булмый. Капка төбендәге чәчәкләр, менә бу агачлар үссен өчен дә, капка, койма төзек булсын өчен дә эшләргә кирәк, - диде аңа каршы Рузия апа.
Күлле Киме, Дусым, Ары авыллары «Дусым» хуҗалыгына керә. Хуҗалыкны иске яңа җитәкче Линар Сәмигуллин җитәкли. Ул кайчандыр шушы хезмәттә булган, аннары Казанга киткән, инде менә кабат, авылдашларының үтенече буенча, хуҗалык дилбегәсен үз кулларына алган. Линар Сәмигуллинны авылдашлары сагынган. Хуҗалыктагы төзелеш­ләр, авылдагы матур үзгәрешләр, җиренә җиткереп эшкәртелгән кырларга куанып туя алмыйлар. Шулай бит ул: авылның тормышы аз гына җайга китә башласа, халкында ниндидер бер матур горурлык пәйда була. Кешеләрнең йөзләрендә, күңелләрендә шуны күрү, тою рәхәт. Авыл халкы беркайчан да эштән курыкмый, иң мөһиме - оештырып эшләтә, хезмәтенә күрә хөрмәтен, хезмәт хакын бирә торган җитәкче генә булсын. Бүген авылдашлары Линар Сәмигуллинны нәкъ менә шундый кеше итеп күрә.
Без сөйләшеп торган арада, малайлар тирәбездә тыз‑быз әйләнеп йөрсәләр дә, фотоаппаратны чыгаруга сибеләләр дә юкка чыгалар. Кызыксынулары да көчле, сакчыллык та җитәрлек үзләрендә. Юкка гына Әсгать Сәфәров авылдашлары түгел шул, дип елмаешып та куйдык. Безнең «куркыныч кешеләр» түгел икәнлеккә чынлап торып инангач кына, фотосурәткә төшәргә риза булдылар.
Ары пирогы
Әтнәдәге кайсы гына кибеткә кермә, «Ары пирогы бармы?» дигән сорау ишетәсең. Инде бу якларга килгәч, уңган-булган хуҗабикәләрне күреп китик дип, Ары авылына да кагылдык. Эшне оештыручы Гүзәлия Фәйзрахманова икән. Гүзәлия ханым бөтерчек кебек, бер минут та тик тормый. Эше турында зурдан кубып сөйли торган кеше дә түгел икән.
- Нидер эшләргә, тормышны ничек булса да алып барырга кирәк. Шуларның барысын уйлап, эшне башлап җибәрдек. Мине генә күрсәтә күрмәгез, без барыбыз бергә, - диде ул, коллективка ишарәләп.
Кызлар үзара искитмәле дус, күренеп тора: бик килешеп эшлиләр. Пешергән ризыклары тиз арада таралып бетә, күп вакыт үзләрендә сатарга да калмый, алып китеп бетерәләр икән. Пилмән дә ясыйлар. Пилмәннәре искитмәле тәмле дигәннәр иде Әтнәдә. Анысын авыз итеп карарга насыйп булмады, заказлар күп, әзер булуга алып китәләр, диделәр. Ә менә пирогларын татыдык, чыннан да, бик тәмле. Нинди зур көндәшлек булса да, сыйфатлы ризык киштәдә ятмый. Эштән курыкмаган кеше һәрвакыт үзенә бер шөгыль, акча эшләү мөмкинлеген дә таба.
Әйшияз алтыны
Әйшияз авылында зур чүлмәк белән алтын тапкан булганнар һәм бүгенгәчә шул тирәдә алтын эзләп йөрүчеләр күренгәли икән, дигән сүзнең чынмы-ялганмы икәнлеген белү өчен, авылны бер әйләнеп чыгарга булдык. Урамда очраган һәр кешегә алтын турында сүз каттык. Аларның һәрберсе азмы‑күпме бу вакыйгадан хәбәрдар булып чыкты. Төгәлрәк сүзне Габделхәй абый әйтер дип, авылның иң өлкән кешесенең йортын өйрәтеп җибәрделәр.
Алтын «эзли» башлаганчы, Габделхәй абый турында әйтеп китмәсәк, дөрес булмас. Ул - 94 яшен тутырган сугыш ветераны, инвалид. Дүрт ел ярым сугышның үзәгендә булып, Җиңүгә ярты ел кала яраланып, тылга озатылган. Бүгенгәчә биш вакыт намазын укый, мәчеткә йөри һәм ураза тота. Уразаны Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында да изге көннәрдә тота икән.
Габделхәй абый алтын вакыйгасын да шактый әйбәт белә. Хәтере дә, сөйләме дә бик яхшы үзенең, сөбханалла.
- Безнең тирәдә җиде тегермән тоткан Алексей исемле кеше яшәгән, - дип башлады ул сүзен. - Илдә болганышлар чорында аны «раскулачивать» иткәннәр. Байлыгын күмеп киткән булгандыр, күрәсең. Якынча 1964 еллар булырга тиеш, буа буганда бер чүлмәк байлык табыла. Чүлмәк шактый зур булган, өстендә - көмеш, аннан соң бакыр, иң аста алтын булган, дип сөйләделәр. «Бензовоз» белән йөрүче егет бочкасына тутырган, шунда эшләүче ферма кызлары, кайтканда милиция очрар дип куркып, үз өлешләрен куак астына яшереп киткәннәр. Аларның алтынын үзләре кайтып киткәч шундагы каравылчы эзләп табып, авылдан ук чыгып качкан. Алтын табылган дигән сүздән соң авылдагы малай-шалайлар, елга буена төшеп, алтын, көмеш тәңкәләр табып менгәләделәр. Соңгы тапкыр 1984 елларда мари көтүчеләре тапты алтын тәңкәләрне. Алексейның бер туганы кайтып байлык эзләп йөргән, диделәр, әмма аны ку­ып җибәргәннәр. Халык арасында, кем шул вакытта алтын тапкан, бар да кайгы-хәсрәт күрде, вакытсыз үлде, дигән сүз бар. Мин моңа ышанмыйм, алтын тапмаган кеше дә авырый да, үлә дә.
Уңган уллар алтыннан кыйммәтрәк
Кем нәрсәне алтын дип бәяли бит инде. «Өч бөртек алтын»ны без Нуриевлар ишегалдында таптык. Төгәлрәге, Әйшияз авылы фермеры Гаяз Нуриевларда.
Теплица төзеп, яшелчәләр үстерү турында ул яшьтән үк хыялланган. Озак еллар терлекчелек белән шөгыльләнгән. Очраклы рәвештә генә Апас районында теплицада чәчәкләр, кыярлар үстерү белән шөгыльләнүче Лилия Зәйнуллина белән якыннан танышканнан соң, аның эшенә кызыгып, тәвәккәлләргә була.
- 2012 елда «Башлангыч фермер» программасы да барлыкка килде. Анда катнашып, бер миллион ярым сум грант алдым. Шул акчага 400 квадрат метрлы теплица төзеп куйдым. Беренче елны авыррак булды, әлбәттә. Теләк булу бер нәрсә, тәҗрибә дә кирәк бит әле. Акрынлап өйрәнеп җиттек. Узган елны тагын 800 квадрат метрлы бер теплица торгыздык. Ел әйләнәсендә кыяр-помидор үстерәбез. Киләсе елга чәчәк утыртып карау нияте дә бар, - ди Гаяз әфәнде.
Төп ярдәмчеләре - хатыны белән уллары Булат, Альберт, Айрат.
Алтыннан кыйммәт уллар: Булат, Альберт, Айрат.
- Аларсыз бер эш тә бармый, эшне кушканны да көтеп тормыйлар, үзләре белеп эшли. Яшьтән тырыш булып үсәләр, - ди әтиләре алар турында.
«Кыш буена утыз бишек саттым»
Күәм авылында талдан бишекләр үрүче Гаяз абый Гыйләҗев белән танышмаган булсак, талбишекне тарихта гына калды дип уйлаган булыр идек. Ялгышканбыз, Гаяз абый кыш буена утызлап бишек үреп сата икән.
- Барысын да яңа туган сабыйга дип алалар. Үзебезнең оныклар да бишектә үсте. Бер бишек алсаң, ул әллә ничә буынга җитә, - ди Гаяз абый.
Тал чыбыкларын көздән үк, яфрак коеп, беренче суык төшкәч җыя икән. Аларны урамда суыкта саклый. Бишек үргәнче башта, пычак белән кырып, кайрысын салдыра. Соңгы вакытта кайната да башлаган.
- Илле литрлы кәстрүлгә салып, ике сәгать кайнатырга кирәк. Артык кайнатсаң, кайрысы, киресенчә, ябышып, салдырып булмый башлый. Ике сәгать җитә. Болай иткәндә, чыбыклар шома, төсе дә сарырак була. Чыбыкларның да очраган берсен түгел, матурларын, шомаларын, туры булып үскәннәрен җыярга кирәк. Аларны гел ерактан барып җыясы булгач, көздән дә, язын да өйгә якын җирдә чыбыкларын утыртып чыктым. Тал бит ул тиз үсә, киләсе елга җыя да башларга була, - ди ул.
Бишек үрү һөнәре аның бабасыннан ук килә икән. Әтисе дә, абыйсы да үргән. Хәзер инде бу шөгыль белән кызы гына түгел, оныклары да кызыксына башлаган. Гаяз абый сүзләренчә, ул бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Аның өчен сабыр булырга кирәк, бик вак эш бит, ди ул. Бишектән кала кәрҗиннәр дә үрә икән. Зур‑зур кәрҗиннәрдә каз бәпкәләрен дә үстереп була, ди.
Моннан кала Гаяз абыйларның хуҗалыгында ундүрт баш сыер, шуның кадәр үк бозау, ат, каз, тавыклары да бар. Җәй буе печәнен дә үзләре әзерли икән.
- Хатыным, кызым, киявем белән урамнан кергән дә юк. Эш күп, әле тагын бакча эшләре дә бар, - ди ул. Бакчалары да хәйран зур гына, унҗиде төп виноград кына үсә анда.
- Моның кадәр эшне ничек эшләп бетермәк кирәк? - дип сорыйбыз алардан.
- Эшләгән кешенең үлгәне юк әле, үз җае белән бара ул, - дип елмая гаилә башлыгы.
«Авылда һәр малайның үзенә генә аерым, үзенә генә хас бала чагы булмый. Авылда бөтен малайларга, кызларга уртак балачак. Бер инеш, бер урман, бер күк, бер җир...» Разил Вәлиев.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: