Шәһри Казан

Туйганчы сөтле чәй эчәр идем

Быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, Россия хөкүмәте карары буенча, һәр литр сөткә киткән чыгымнарны каплар өчен, ярдәм буларак субсидияләр билгеләнәчәк. Чит илләрдә ул инде яңалык булмаса да, безнең илдә әлеге төрдәге ярдәм сөт җитештерү өлкәсендә беренче тапкыр оештырыла. Сез бүгенге көндә бездәге сөт бәяләреннән канәгатьме?

Реклама

Равилә Юсупова, Балтач, Арбор:
- Ничек канәгать булыйк инде, әлбәттә, юк! Малларны асрар өчен сатып алынган азыклар белән чагыштырганда, сөт бәясе тиеннәр генә тора инде ул. Ә бит хәзер печәнен дә, ашлыгын да - барысын да сатып алабыз. Шулай да аз булса да алга китеш бар үзе. Сөтне берничә ел элек 4 сумнан да тапшырып йөрдек бит. Хәер, хәзерге 10-12 сумы да инде аның кибеттәге бәяләр белән чагыштырганда тиеннәр генә. Ут, газ бәяләрен даими рәвештә арттырып торалар бит, сөтне генә һаман бер бәядән җыялар.
Венера Сафина, Казан:
Мин бөтенләй сөт алмыйм. Чәйне куертылган сөт белән генә эчәм, анысын да әле көнгә бер генә тапкыр. Ул күпкә очсызрак чыга: әйтик, бер айга 2 савыт куертылган сөт җитә, ә литрлы сөтне ким дигәндә айга 5-6 тапкыр алырга кирәк. Бүгенге көндә кибеттәге сөт бәяләре янына якын килә торган түгел - бигрәк кыйммәт. Хөкүмәт сөт җитештерүчеләргә булыша башласа, бәлки, сөт бәяләре бераз төшеп, аннары мин дә туйганчы сөтле чәй эчәр идем...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: