16+

Тыныч йоклагыз, тышта кичтән бирле яңгыр коя, бүген көтүгә чыгасыгыз юк

Шыбыр-шыбыр... Шыбыр-шыбыр... Яңгыр тавышына ияреп, чыланудан да курыкмыйча, йомгак сүтә монда хәтер. Ява яңгыр, ява. Вакыты белән бик кадерле күк кунагы булса да, бу арада артыграк та кунак була башламадымы икән әле ул безнең тирәдә.

Тыныч йоклагыз, тышта кичтән бирле яңгыр коя, бүген көтүгә чыгасыгыз юк

Шыбыр-шыбыр... Шыбыр-шыбыр... Яңгыр тавышына ияреп, чыланудан да курыкмыйча, йомгак сүтә монда хәтер. Ява яңгыр, ява. Вакыты белән бик кадерле күк кунагы булса да, бу арада артыграк та кунак була башламадымы икән әле ул безнең тирәдә.

Әйттем исә кайттым, яусын, газиз җиремә шифа булып сеңсен, хәвеф-хәтәрләр генә алып килмәсен берүк.

Бер тамчы яңгыр төшмәгән коры җәйләр дә бик хәтәр. Шактый озын гомер юлында ул җәйләрнең төрлесе булды инде.
Без белгәндә узган гасырның 72-73нче, 81нче, бу гасырга күчкәч 2010да һәм менә былтыргы җәйләрендәге бөтен нәрсәне яндырган-көйдергән тәмуг эсселәре, узган гасырның 94нче, аннан ары 2017 елның туктаусыз яңгырлары “Ай ли Майтапны, башлар күрде байтакны”, – диярлек еллар булды инде.

Ә менә 1980 ел шундый да ипле-җайлы ел булды ул, Аллаһның рәхмәте. Кичтән яңгыр коеп китә дә иртә беләнгә ялтырап кояш чыга.
Хәер, барыбер бөтен кешегә дә ярап бетә алмассың бу дөнья йөзләрендә.
Элек бит, элек дип, әле кайчан гына, чираттан көтү дигәнне белгән кеше дә юк иде. Көтүне яздан көзгәчә көтүчеләр көтә иде. Көне буе яңгыр койган көнне аларга ял булган инде. Әмма дә авыр хезмәт бит инде ул көтү көтү.

Басу ачылгач, көтү белән Алан үрләренә кадәр менәләр иде. Алан елгасын авылдан сигез чакрым диләр иде. Менә шунда кадәр көтү белән иртән мен дә, кич белән төш. Әле сиңа сыер малы туры гына йөримени ул, әле уңга каера, әле сулга, чыбыркыңны өстерәп телеңне тешләп, көне буе чабып йөрүләре ай-һай, малай, майлы ботка ашау түгел.

Менә шунда бер көн коеп яуган яңгыр көтүчеләргә күкләр тарафыннан җибәрелгән бүләк булган инде ул.
Көтүче хатыны төнлә бизәнә, дигәннәр бит. Шулайдыр, көне буе көтү артыннан чабып йөргәч, бүтән нәрсә күрер хәле калмагандыр көтүчеләрнең.
Бу гыйбарә телгә каян килеп кергән, нәрсәне аңлаткан, шуңа һич башым җитми. Әй баш җитмәгән әйберләр бар инде ул, бөтенесенә каян җитсен ул бер мескен баш.

Ипие уңмаган хатынны “Адайга алып менеп төшәргә кирәк” диләр иде. Мин моның туры мәгънәдә әйтелмәгәнен дә аңлыйм. Бу сүзне әйткән кешенең тавышына ниндидер бер киная салына, йөзендә дә ниндидер серлелек була иде.

Бөтенесен күреп торасың, мәгънәсе нидә, аңламыйсың, сорарга да кыенсынасың. Безнең татарда табигатьтән килә торган нечкә тоем бар бит ул.
Бу сүзләрнең мәгънәсен өлкәннәрдән сорап белергә синең әле башың яшь. Сиңа әле бу темаларны өлкәннәр белән сөйләшергә иртәрәк.
Менә шул иртә дия-дия тәки соңга калдым шул. Кемне Адайга алып менгәннәр ипи пешерергә өйрәтергә, ул анда ипи генә пешергәнме, әллә бүтән нәрсә дә майтарганмы, белмим, тик без яшь чакта ипие уңмаган хатынга астан гына елмаеп шулай дияләр иде.
Гади генә сүзләр, мәгънә башка, шулай икәне интонациядән дә, йөздәге үзгәрешләрдән дә күренә.

Ярар инде, хәзер ипи пешерергә өйрәнергә Адайга менәсе юк, "Адай икмәге" үзе безнең кибеткә килә. Ә менә көтүчеләргә килгәндә, төрле елларда шактый күп көтүче көтте инде авыл көтүен. Үз авылыбыз кешеләре, читтән көтүче килмәде бер елны да. Һәм шушы авыр хезмәтне намус белән башкардылар.
Җәй уртасында башын җүләргә салып йөргән бер көтүче дә булмады, хәтерләмим. Әле безнең үзебезнең яклаучыбыз да бар иде көтүчеләр арасында. Безнең дип инде, Аргыякта яшәүче Югары оч кызлары, ә яклаучыбыз үзе дә Югары оч кешесе, Әхмәдулла абый, Кәҗә Ахмуы.

Һәр көнне иртән көтү куып төшкәндә хәлләрне сораша да: “Рәйсә, Аргыяклар әбижәйт итмиме, алай-болай әбижәйт итсәләр, бер генә сызгырыгыз, хәзер чыгып җитәрбез, сез анда Сәлимә белән икегез бигрәк тә юашлар инде” (безнең усал дигән дан киткән, ул шуңа ишарә ясый инде). Шулай иттереп бөтен Аргыякка Югары оч кызларының яклаучылары бар икәнен аңлатып китә иде.

Рәхмәт, Әхмәдулла абый, без артта терәк барын белеп, аякларны нык басып йөрдек Аргыяк урамында.
Югары очлар усал дигәч тә, Аргыяклар да ай-һай кимен куймыйлар иде заманында. Иии, ярар әйдә, үзебез дә Аргыякка әйләнеп беттек инде, чуть ли не ярты гасыр шушында яшәп.

Ә менә Әхмәдулла абыйга бер концертта сәхнәдән рәхмәт белдергән идем, шуны ишеткәч и күңелләре булган иде инде, беркатлы җанның.
Күп еллар авыл халкына намуслы хезмәт иткән көтүче абзыйлар, бүген берегез дә якты дөнья йөзендә юк инде. Тыныч йоклагыз, тышта кичтән бирле яңгыр коя, бүген көтүгә чыгасыгыз юк.
Хәтер йомгагы да чыланып китте әле, әллә яңгырдан, әллә инде....

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: "ШК" архивыннан
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading