16+

Уңган кулда камыр да "җырлый", аш-су, кул эше остасы Тәнзилә апаның чәкчәге телеңне йотарлык

Ялгызы гына яшәгәнгә, кул эшләре белән онытылам, ди Тәнзилә апа.

Уңган кулда камыр да "җырлый", аш-су, кул эше остасы Тәнзилә апаның чәкчәге телеңне йотарлык

Ялгызы гына яшәгәнгә, кул эшләре белән онытылам, ди Тәнзилә апа.

“Белмәгән эше юк”, – ди авылдашлары Тәнзилә апа турында. Атаклы юмор остасы, пародист Рәфис Фазылҗановның әнисе ул. Чыннан да, Арча районы Кызыл Яр авылында яшәүче әлеге бөтерчек кебек апа бар яктан да килгән: ерактан ук капка төпләре балкып тора, бакча тулы аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
Ишегалдына кергәч тә, биредәге чисталыкка шаккаттык. Каршыбызга шәмәхә төстәге, елык-елык килеп торган озын мөселман күлмәге кигән, кулына чиккән сөлгесен тоткан хуҗабикә чыкты. Якын туганнарын каршы алгандай, безне чәй табыны янына чакырды. Менә бит ул татар халкының кунакчыллыгы, ачык күңеллеге.

– Шуның чаклы зур бакчаны берүзегез карыйсызмы?
– Үзем. Үземә юаныч, шөгыль ул, чүп үләннәре кайчан чыгар икән дип көтеп йөрим. Миннән алар да курка, бер чүп үләне дә күренми, – дип көлдерә Тәнзилә апа.
Хуҗабикәнең әллә ничә бүлмәгә бүленгән өе чиккән мендәр тышларын, тастымаллар, кулъяулыклар, карават япмалары, яулыклар, пәрдәләр белән күз явын алып тора. Менә шундый матур сурәтләр төшереп Тәнзилә апа күңеленә тынычлык ала.
– Өч лачын үстереп очырттым, олысы Молдовада өйләнеп тормыш корды шунда, уртанчысы Рафис Фазылҗан Казанда яши, кечесе дә Казанга китеп төпләнде. Фатир булдырып, ике бала үстереп яталар, – дип куана-куана сөйли Тәнзилә апа уллары турында.

Авылда ялгызы гына яшәгәнгә, шул кул эшләре белән мәшгуль булып онытылам, вакыт сизелми үтә ди кул остасы.
Менә шундый матурлык тудыру өчен күпме сабырлык, матурлыкны күрә, тоя белү сәләте, күңел җылысы, рәссам булу да кирәктер.
Тукымада рәсем ясау, бизәк төшерер алдыннан, Тәнзилә апага тормышта булган бәхетле дә, моңсу да мизгелләр илһам чыганагы булып тора. Кул эшләреннән тыш, Тәнзилә апа аш-суга да оста, аның чәк-чәк, казларына туй, юбилейларга заказ бирәләр икән.
– Элек үзебез, туган-тумачалар өчен генә пешерә идем. Хәзер тирә-юнь авыллардан заказ килә тора. Башта куркытты! Хәзер унар килограмм ясыйм. Беренче вакытларда чәк-чәкнең зурлыгы өч килограммнан артмый иде, – ди уңган хуҗабикә.
– Чәк-чәк пешерү серләре белән дә уртаклашмыйсызмы соң?
– Ким дигәндә, егерме кешелек чәк-чәк өчен ун йомырка алабыз. Аларны иң баштан туңдырам. Ни хикмәттер, туң йомыркадан чәк-чәк ныграк уңа. Шуннан соң йомыркаларны тирән табакка салып туглап алам, пычак очына элеп кенә сода, шикәр комы, тоз кушам, аннары туглагыч белән белән күпертәм. Ул икеләтә күпереп менгәч, камыр басабыз. Аны артык йомшак та, каты да басарга ярамый: уртаклыкны белергә кирәк, Ә камырны бер ысул белән тикшерәм: өлгереп җиткән камыр җырлый башлый.
 Җәймәне буй-буй телемнәргә кисеп чыккач, аларны тагын яртышар сантиметр киңлектә кисәм. Аларның яртысы киселеп бетүгә зур тирән табакка көнбагыш мае салып, шуңа бераз гына туң май да өстәп, утка куясы. Май чыртлый башлауга, бер бәләкәй генә чәк-чәкне табакка салып карыйм. Тәүге чәк-чәк агарып өскә күтәрелүгә, калганнарын да аның янына озатам һәм зур агач кашык ярдәмендә болгатып алам.
...Тәнзилә апа әйтүенчә, чәк-чәкнең тәмле пешүе өчен майның тиешенчә кызуы кирәк. Җитәрлек кызмаса, камыр майны “эчә”, ә артыграк кызып китсә, шартлап ярыла да башлый. Шуңа күрә, бер генә бөртек салып, башта тикшереп карарга кирәк. Матур булып кабарып менсә, димәк, май өлгергән. Пешкән чәк-чәкләрне дуршлагка бушата оста һәм сироп әзерләргә керешә.
Сироп өчен Тәнзилә апа сигез аш кашыгы бал, яртышар стакан шикәр комы белән суны яхшылап туглап калын төпле кәстрүлгә салып, төбенә утырмасын өчен болгата-болгата, кайнатып чыгара. Ул егерме минутлап кайнарга тиеш, әзер кайнар сиропны чәк-чәк өстенә коеп, кашык белән болгата да, кулын салкын суга тыгып алып, подноста өя.
Телеңне йотарлык чәк-чәккә без дә заказ бирдек әле.

Лилия Гайнуллина,
Арча районы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading