16+

«Унбиш елга план корып яшәмәгән җитәкче – сәләтсез»

Авыл хуҗалыгы тармагында табыш алып буламы дигән сорауга уңай җавап бирүчеләр сирәк. Шул сирәкләрнең берсе - Лаеш кошчылык фабрикасы директоры Ришат Хисмәтуллин. Өч ел элек банкрот дип исәпләнгән «Юбилейный» кошчылык фабрикасы бүген «Ак Барс» холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең Лаеш «Ак Барс» кошчылык комплексы дип атала. Ул Татарстандагы табыш алучы...

«Унбиш елга план корып яшәмәгән җитәкче – сәләтсез»

Авыл хуҗалыгы тармагында табыш алып буламы дигән сорауга уңай җавап бирүчеләр сирәк. Шул сирәкләрнең берсе - Лаеш кошчылык фабрикасы директоры Ришат Хисмәтуллин. Өч ел элек банкрот дип исәпләнгән «Юбилейный» кошчылык фабрикасы бүген «Ак Барс» холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең Лаеш «Ак Барс» кошчылык комплексы дип атала. Ул Татарстандагы табыш алучы...

Авыл хуҗалыгы тармагында табыш алып буламы дигән сорауга уңай җавап бирүчеләр сирәк. Шул сирәкләрнең берсе - Лаеш кошчылык фабрикасы директоры Ришат Хисмәтуллин.
Өч ел элек банкрот дип исәпләнгән «Юбилейный» кошчылык фабрикасы бүген «Ак Барс» холдинг компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең Лаеш «Ак Барс» кошчылык комплексы дип атала. Ул Татарстандагы табыш алучы иң эре предприятиеләрнең берсе, Россиядә йомырка җитештерүче алдынгы кошчылык фабрикаларының беренче унлыгына керә. Элекке хуҗалардан калган 1 млрд 300 мең сум әҗәтне каплап барудан тыш, быел алар инвестицияләр өчен генә дә 300 млн сум акча тотарга исәплиләр. Уңышның сере нәрсәдә һәм, гомумән, авыл хуҗалыгына бүген ни җитми? Ришат Хисмәтуллин белән шул хакта әңгәмә кордык.
- Ришат Сәхәпович, бүгенге көндә иң зур бурычларның берсе - халыкны үзебездә җитештерелгән азык‑төлек белән тулысынча тәэмин итү. Без әле кайсы этапта, нәрсә белән мактана алабыз дип уйлыйсыз?
- Кош ите җитештерү тулысы белән җайга салынып килә, чучка ите җитештерү буенча да Россия­не бәйсез дияргә була. Ә менә сыер итенә килсәк... Эш дөрес куелмаган: без сыердан ит тә, сөт тә алырга телибез. Бу мөмкин түгел. Ит токымы аерым, сөтнеке аерым булырга тиеш. Сөт бирә торган бозаудан ит алу өчен аны күпме үстерергә, ни чаклы чыгым тотарга кирәк?! Менә шунда инде итнең үзкыйммәте югары күтәрелә.
Игенчелеккә килсәк, җирне эшкәртү технологияләре төгәл үтәлми, орлыкчылык аксый, урып‑җыю чорында югалтулар күп. Комбайннар иртән басу кипкәнче яки кичен чык төшкәч ашлык сугарга чыгалар икән, уңышны киметәләр. Әзрәк анда, әзрәк монда югала, аздан да күп була. Чын хуҗа, яхшы оештыручы булганда, боларның берсенә дә юл куелмый. Безне бала чакта: «Атаң тапкан мал мәллә, нигә ватасың?» - дип шелтәлиләр иде. Үзең тапкан мал гына кадерле. Шуңа күрә һәр әйбернең хуҗасы булырга тиеш. Аннан соң инде тапкан малны тота да белергә кирәк.Менә хәзер монысын булдырдым, аннан соң тегесен эшләячәкмен дип, эшне алдан планлаштыру мөһим.
Мисал өчен, безнең фабрика: бүгенге көндә табышка эшли, эш бер җайга салынган. Бер уйласаң, инде җиңел сулап куярга да мөмкин кебек, ләкин ярамый. Бүгенге көнне түгел, киләчәкне кайгыртыр­га, инвестицияләр кертергә тиешбез. Ким дигәндә, унбиш елга план кормаган җитәкче - сәләтсез. Моның өчен кешенең йөрәге һәм хөкүмәткә ышанычы булырга тиеш.
- Ришат Сәхәпович, Сезнең фабрика бүген үз продукциясен халыкка яңа исем белән тәкъдим итә. Бу ни өчен кирәк булды?
- Яңа исем белән сәүдә базарына килеп керү бик авыр, зур тырышлык сорый. Начар атны аклау аннан да яманрак. Без җитештергән йомыркалар «Юбилейный» йомыркаларына якын да килми. Аларның сыйфаты даими нык күзәтү астында, аз гына тайпылыш сизсәк тә, хәзер чаралары күренә. Сөяк оны һәм башка калдыклар да ашатмыйбыз, бу безгә «Хәләл» тамгасы белән сәүдә итү мөмкинлеген бирә. Исемне Россиядән читкә чыгуны да күзаллап сайладык, шул ук вакытта татар теленнән дә ерак китмәдек. «Ярателла» исеме яратам сүзеннән.
- Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы тармагына бюджеттан акча шактый бүленә кебек, әллә ничек шунда, нәтиҗәсе күренми.
- Иң каршылыклы мәсьәлә­ләрнең берсе - булган мөмкинлекләрне дөрес итеп кулланып эшли белә торган белгечләр, кадр­лар җитми. Кайсы гына уку йорты булмасын, аның студентлары уку белән практиканы бергә алып барырга тиеш. Студент төшкә хәтле укый икән, төштән соң производствога барсын яки бер атна укып, бер атна практика үтсен. Мин үз укучыларымны эшкә әнә шулай өйрәттем. Беренче курстан башлап, алар эшләп укыдылар. Хәтта имтихан­га барганда да гариза язып киләләр, аннан соң ул эш сәгатьләрен иртәнге өчләрдә килеп эшләп түлиләр. Әйе, авыр, кайчакта күз яшьләре белән елаган вакытлары була иде. Аның каравы, мондый чыныгу үткән егет-кызларны нинди генә утрауга илтеп атсаң да, югалып калмаячаклар. Бу алым уку программасын үзләштерергә дә ярдәм итә, студент имтихан соравына җавап биргәндә нәрсә сөйләгәнен белеп сөйли.
- Ә кешеләргә иң беренче бәяне нәрсәгә карап бирәсез?
- Күзләренә карап... Шулай да, беркайчан да беренче туган фикергә нигезләнеп, кешегә бәя бирергә ашыгырга ярамый. Сынау мөһим.
- Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы, сез аларга бүген дә укытучымы?
- Яхшы укучы укытучысыннан булдыклырак булырга тиеш. Минем аларга шалтыратып күрсәтмә биргәнем юк, бу бөтенләй дөрес булмаячак. Нәрсә өчендер, уенын‑чынын бергә кушып, шелтәләп алырга мөмкинмен. Андый вакытта алар бик тиз төшенеп: «Аңладык, Ришат Сәхәпович», - диләр. Уку, өйрәнү процессы даими дәвам итә. Коллективтагы теге яки бу тармак җитәкчесе мин югында берәр карар кабул итеп күрсәтмә биргән икән, мин аны беркайчан да үзгәртмим. Ялгыш киткәнлеген күрсәткәч: «Әйдәгез, карарны үзгәртик», - диләр. Үзгәрттермим. Әйе, без азмы‑күпме нәрсәдер югалтабыз, тик шул ук вакытта белгеч, җитәкче кеше үзенең хатасында нәтиҗә ясый, тәҗрибә туплый, җаваплылыкны тоя.
- Авыл хуҗалыгындагы кискен үзгәрешләр күп булды. Колхозлар урынына килгән инвесторлар, холдинг компанияләргә халык сагаеп карый. «Бездә нәрсә булсын, авыл инвесторлар кулында ич», - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Инвесторларның күбесе авылның яшәешенә, аның кешеләренә битараф диләр. Авылда гомер кичереп картайган әби-бабайлар ишекне каерып ачып алардан берни сорый алмый...
- Бөтен кеше өчен дә җавап биреп булмый, безнең «Ак Барс» холдинг компаниясе авыл хуҗалыгын аның социаль тормышы белән бөрбөтен итеп карый. Башкача булганда, авыл, аның белән бергә җитештерү дә бетәчәк. Шуңа күрә субсидияләрне тигез итеп түгел, эшләгән, нәтиҗә күрсәткән кешегә бирергә кирәк.
- Авыл хуҗалыгында яңа система тулы көченә эшләп китте дип уйлыйсызмы?
- Әлбәттә! Россиядә искитмәле көчле инвесторлар бар. Катлаулы юнәлешләрне алып, бер дигән итеп эшлиләр, сокланырлык нәтиҗәләргә ирешәләр. Иң мөһиме - эшләгән кешегә аяк чалмаска кирәк, нәтиҗә, әлбәттә, булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading