16+

«Урамда аш пешергән чаклар булды»

Питрәч районы Гильдеево бистәсендә яшәүче укучыбызның, бурычлары бар дип, электр утын өзеп киткәннәр. Алар яши торган шәхси йорт электр миче белән җылытыла, ашарга пешерү плитәсе дә электрга көйләнгән. Шул рәвешле, Мәхмүтовлар гаиләсе бер айга якын җылылыксыз, ашсыз яшәргә мәҗбүр булган. Гаиләдә ике бала, иң кечкенәсенә - җиде ай. Балалы йортны...

«Урамда аш пешергән чаклар булды»

Питрәч районы Гильдеево бистәсендә яшәүче укучыбызның, бурычлары бар дип, электр утын өзеп киткәннәр. Алар яши торган шәхси йорт электр миче белән җылытыла, ашарга пешерү плитәсе дә электрга көйләнгән. Шул рәвешле, Мәхмүтовлар гаиләсе бер айга якын җылылыксыз, ашсыз яшәргә мәҗбүр булган. Гаиләдә ике бала, иң кечкенәсенә - җиде ай. Балалы йортны...

Питрәч районы Гильдеево бистәсендә яшәүче укучыбызның, бурычлары бар дип, электр утын өзеп киткәннәр. Алар яши торган шәхси йорт электр миче белән җылытыла, ашарга пешерү плитәсе дә электрга көйләнгән. Шул рәвешле, Мәхмүтовлар гаиләсе бер айга якын җылылыксыз, ашсыз яшәргә мәҗбүр булган. Гаиләдә ике бала, иң кечкенәсенә - җиде ай. Балалы йортны җылылыксыз калдыру дөресме, ни өчен йортка газ кертмиләр? Бу язмабыз шул хакта.
«Ике бала белән утсыз калдык»
Эльмира Мәхмүтова борчылып шалтыратуга, Питрәч районына киттек. Укучыбыз яши торган йорт танхаус тибында эшләнгән. Бер ягында Эльмиралар яши, икенче ягы әлегә буш, сатыла. Йортны сатып алганда андагы бар нәрсә дә электрга көйләнгән булуына башта әллә ни исләре китми Мәхмүтовларның. Хәер, ул чакта бу хакта уйламый да алар, балалары туганчы дип, яңа торакка күченергә ашыгалар. Хәлләреннән килгәнчә тырышып ремонт ясыйлар, идән җәяләр. Салкыннар башлангач, мичне кабызырга туры килә. Индивидуаль җылыту системасы булу уңайлы анысы, үзеңә кирәк вакытта кайнар суы да, җылылыгы да бар. Тик менә электр миче утны да шәп әйләндерә икән шул. 100 квадрат метрга якын мәйданны җылытып бетерү өчен Мәхмүтовларга ай саен 6‑7шәр мең сум түләргә туры килә. Ә иң салкын кышкы айларда ут өчен түләү хәтта 11 меңнән дә артып китә. Гаиләнең торак өчен дип алынган кредитны да түлисе бар, ремонт эшләре өчен дә шактый чыгымнар киткән. Эльмира бала белән декрет ялында, кыскасы, гаилә ут өчен мөмкинлегеннән чыгып түли башлый. Тора‑бара аларга ун мең бурычыгыз бар дигән язу килеп төшә. Вакытында түләмәсәгез, утны өзәчәкбез дип тә кисәткәннәр. Мәхмүтовлар моңа бик борчылып, тизрәк Гильдеево бистәсенә хезмәт күрсәткән «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Югары Осландагы идарәсенә мөрәҗәгать итә. Анда исә кассада утыручы хатын: «Исегез китмәсен, утызар мең бурычлы кешеләр дә бар монда, өзмиләр инде утны, түли алган кадәр түләгез», - дип тынычландыра. Бу хакта идарә җитәкчесе белән дә сөйләшә гаилә башлыгы. Ай саен аз‑азлап түләп барачакбыз, мөмкинлек булуга, билгеләнгән датага бөтен бурычны кайтарачакбыз, дип вәгъдә бирә. Салкыннар дәвам итә, мич эшли, ут әйләнә, бурыч та арта. Шул рәвешле түләүләр 40 меңгә кадәр җыела.
- Апрель аенда бер машина килеп туктады. Ир‑атлар утны өзәргә килгәннәр икән. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккандыр, без бит барысын да сөйләшкән идек. Директорыгыз белән элемтәгә керим, өзми торыгыз, дип ялынам. Әмма хезмәткәрләр төш вакытында трубкасын алмаган директор белән сөйләшкәнемне көтеп торырга теләмәделәр, утны өзделәр дә киттеләр, - ди Эльмира.
Ашарга пешерергә плитәсез, чәйнек кайнатырга утсыз калган ике кечкенә бала анасы нишләргә дә белми. Ире командировкада була. Кыскасы, бу көннәрне бик авырлык белән кичерә алар.
- Караңгы төшүгә, тугызда йокларга ятабыз, телевизор, компьютер турында әйткән дә юк инде. Хәтта урамда учак ягып, чуен асып аш пешерә идек, сосискалар кыздырган чакларыбыз да булды, чарасызлыктан, күршебездән ут сорап та торгаладык, рәхмәт инде үзләренә, хәлебезгә керделәр. Баштарак көннәр ярыйсы, җылы торды. Кинәт майда салкыннар башланды, ул чакта менә өйдә чын-чынлап кар базы иде. Балалар авырырга тотынды, - дип искә ала ул көннәрне Эльмира.
Бурычны әти‑әни түләргә тиешме?
Кайларга гына мөрәҗәгать итми алар, җитәкче бусагасын таптый торгач, ниһаять, утны тоташтырырга рөхсәт алалар. Бу хезмәт өчен, ягъни утны өзеп, кире ялгаганга Мәхмүтовлардан 6800 сум акча түләтәләр. Бурычны фәлән ай эчендә түләп бетерәчәкбез дип гарантия хаты яздыралар. Әмма... утны тоташтыручы булмый. Имеш, бу хат тикшерелә, юристлар тарафыннан карала.
Ә беркөнне Эльмирага Балтач районыннан әтисе шалтырата. Баксаң, Югары Осландагы «Татэнергосбыт» бүлегеннән Эльмираның Балтач районында яшәүче әти-әнисен эзләп тапканнар. Аларга, кызыгызның фәлән кадәр бурычы бар, шуны түләгез, дип шалтыратканнар.
Бу хәл Мәхмүтовларны бөтенләй чыгырыннан чыгара. Шәхескә кагылган мәгълүматларны өченче затларга таратуны тыйган закон да бар, югыйсә.
- Әни болай да кан басымыннан интегә. Ә монда җинаять эшләгән кешене эзләгән кебек, әти‑әнине борчып яталар. Җитмәсә, безнең бурычларны капларга кушалар бит әле. Башка сыймаслык хәл. Әниләрнең безнең гаиләгә ни катнашы бар? - дип өзгәләнә Эльмира.
Ахырдан, хаксызлыкларын танып, Эльмираның әти-әнисеннән гафу үтенгәннәр үтенүен. Ниһаять, утны да тоташтырганнар.
Йортка газ кирәк
Хәзергә җылы кирәкми, әмма тиздән тагын кышка керәчәкбез. Димәк, Мәх­мүтовларга җылылык өчен кабат шактый кыйммәт түләргә туры киләчәк дигән сүз. Гильдеево бистәсендә газ кермәгән йортлар күп булмаса да, җыела. Эль­мираларның юл аркылы яшәүче күршеләре газдан файдалана. Ә әң­гәмә­дәшем яшәгән йортка җиткәч, газ тукталган. Йортка 300 мең сумга газ кертергә риза булган хезмәткәрләр дә табылган табылуын, бу сумманы бүлешеп түләргә риза булган берничә гаилә дә бар, тик Пиртәч районы газ хезмәте рөхсәт итми, имеш.
Без Питрәч район газ хезмәтенә шалтыраттык. Анда исә, газ кертү өчен Богородское җирле үзидарәсеннән рәсми кәгазьләр, яшәүчеләрдән заявкалар кирәк, Татарстанда газ үткәрү буенча эшләүче махсус программага эләгә алсаң, барысы да бушлай эшләнәчәк, акча җыешып газ кертергә уйлаучылар барлык документлар да авыл җирле үзидарәсе аша узарга, Богородское җирле үзидарәсе рөхсәте белән башкарылырга тиешлеген онытмасыннар, дип аңлаттылар.
Питрәч районы газ хезмәтендә эшләүчеләр әйтүенчә, моннан ун еллар элек Гильдеевода газ керткәндә бистә үсәр, зураер дип планлаштырылмаган булган. Шуңа да газ керткәндә дә киләчәкне уйлап эш итмәгәннәр. Хәзер элекке торбалардан җайлы гына газ сузу мөмкин түгел, басымны көйли торган җайланмалар, өстәмә торбалар, башка кирәк-ярак­лар кайтарырга кирәк. Гильдеево бистәсе караган Богородское җирле үзидарә башлыгы Фәрит Фәезов газ кертү өчен шактый зур сумма кирәк, 200‑300 мең сум гына түгел, бу шактый чыгымлы эш, ди.
- Яшәүчеләрдән заявкалар кабул ителде, барысы да «Газпром» ачык акционерлык җәмгыятенә тапшырылды. Каршы килүче, булмый диюче юк әлегә. Быел ук газсыз йортларны ягулык белән тәэмин итәргә дигән ният бар иде, әмма әлегә, финанс мөмкинлекләре белән бәйлеме икән, эш кичектерелде. Якын киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителер, бистәдә газ булыр дип ышанам, - диде Фәрит әфәнде.
Cүзен-сүзгә
«Татэнерго» җәмгыятенең «кайнар элемтә» телефонында утыручы хезмәткәр: «Кешенең ут өчен әҗәте булып, кисәтү ясаганнан соң елның фасылына, җылылык сезоны бетү-бетмәвенә карамастан, утны өзәргә хакыбыз бар. Әгәр дә кемнеңдер кайбер сәбәпләр аркасында ут өчен түләргә мөмкинлеге юк икән, ул бу хакта алдан ук үз җирлегендәге «Татэнерго» җәмгыятенең район бүлеген кисәтергә, ай саен күпме түләп барачагын күрсәтеп гариза язарга тиеш. Барысы да тиешенчә үтәлсә, язмача гариза булганда, утны өзмиләр, түләү кичектерелә», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading