Күп кеше бертөрлерәк бизнес белән шөгыльләнгәндә, башка юнәлешне сайлаучылар гаҗәп күренә.
Буада кешеләрнең нинди оекбаш кигәнен карап йөриләр
Буа шәһәреннән Гомәровлар гаиләсе үзләренең хуҗалыгында оекбаш җитештерә башлаган.
Йортларына узганда мин никтер аларда зур бер цех эшлидер дип уйлаган идем, баксаң, корылманың бер өлешен җылытып тышлаганнар да, шунда ике станок алып кайтып куйганнар. Әле Чебоксардагы трикотаж фабрикасын күз алдына китереп булмый, әмма геройларымның хыяллары зурдан, шуңа күрә дә ут күршеләребезне уздырып китәргә дә бик мөмкиннәр.
– Ни өчен мондый төр эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйладыгыз? – дип, мин сорауларны яудыра да башладым.
– Башка кешеләрдә булмаган эшкә алынасыбыз килде. Оекбаш җитештерергә әле сентябрьдә генә башладык, барысын да улым, кызым һәм кияү уйладылар. Тиз генә һәрберсе 200 мең сумнар тирәсе торган ике станок кайтарттылар, гәрчә аның бүген берсе генә эшли, икенчесен көйлисе бар. Менә шушы сарай бар иде инде, шуның бүлмәләрен җылыттык, рәткә китерлек. Дөресен әйткәндә, мин монда кош-корт үрчетермен дип йөргән идем, ә ничек тормыш үзгәреп куйды, – дип, елмаеп җавап бирде Илсөяр апа.
Оекбашларны малае Илназ белән икәү җитештерәләр. Ялларда Казаннан кызы белән кияве кайтып, ярдәм итә. Бер станок белән көненә 50-60 пар оекбаш ясап була. Аннары аларның башларын Илсөяр апа тегеп чыга, соңыннан исә электр утюгы белән тигезлиләр. Продукция әзер булгач, махсус җиһаз белән бирка куялар, анда «Буа оекбашлары» дип язылган. Аны, күбесенчә, шәһәр базарында саталар икән. Илназ Гомәров әйтүенчә, беренче вакытларда әлеге оекбашларның Буада җитштерелгәненә ышанмаганнар, хәзер инде халык товарның сыйфатлы икәнен, шәхси эшмәкәрләр үзләре ясаганын белә. Җепләрен исә Мәскәүдән заказ белән кайтарталар, чөнки продукция озакка чыдасын дисәң, яхшысын алырга кирәклеген Гомәровлар гаиләсе яхшы аңлый. Оекбашның бәяләре дә халыкчан, әйтик, тоташ мамыктан ясалганы, күп дигәндә, 40 сум торса, калганнарын 25-30 сумга да алырга мөмкин.
Эшне башлаганда Казандагы оекбаш җитештерүчеләргә көн саен шалтыратып, кызыксындырган сорауларын биргәннәр, нечкәлекләре күп икән. Без сөйләшкән арада гына станокта җеп өзелде, димәк җитештерү процессы да тукталды дигән сүз. Илназ аны тиз генә саплап куйды, әмма станок ватылса останы Казаннан чакырталар, чөнки ремонт эше катлаулы.
– Оекбашлар размер буенча эшләнәдер бит?
– Әйе, аны шул станокның компьютерында куеп була. Ул гына түгел, өске өлеше яисә аскы өлешенең киңлеген, калынлыгын шунда төймәгә басып кына эшлибез. Кешеләрнең аяклары да төрле бит.
– Карыйм, монда сез җәйге оекбашлар гына җитештерәсез, кышкыларын ясап буламы? Гомумән, тагын да үсәргә уйлыйсызмы? Әле төрле рәсемле оекбашлар да киеп йөриләр бит.
– Була, әмма авыр ул, чөнки станокның бөтен җиһазларын диярлек алмаштырырга кирәк. Әнә Казандагы эре эшмәкәрләр андыйларны чыгаралар, тик алары да әлләни күп түгел. Шушы эш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле, урамда кешеләрнең аякларына игътибар итәм, ниндирәк оекбашлар киеп йөрүләре кызыксындыра. Төрле рәсемле, бизәкле, чәчәклеләрен ясап карыйсы килә, чөнки алар хәзер модада. Тиздән продукциябез белән интернет-кибетләргә чыгарга уйлыйбыз, эш уңайга китсә, цехның да мәйданын арттырырга исәп, станокларны да тагын берничәне алырга иде, – дип сөйләде Илназ Гомәров.
Оекбаш җитештерү эшенә кереп китеп барганда ул әле башка җирдә хезмәт куйган, әмма гаилә бизнесына вакыт җитми башлагач, аннан киткән һәм җиң сызганып, станок алдына баскан. Әнисе Илсөяр исә күп еллар социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән. Башкалар кибет ачканда, мал үрчеткән вакытта үзгә бизнес белән шөгыльләнергә уйлаганнар. Бу инде теләк булган һәм тиешле хезмәт куелган очракта эшмәкәрлекнең һәртөрле юнәлешендә үзеңне сынап карап булганны аерым-ачык күрсәтә.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар