16+

Урман инженерыннан – фермерлыкка

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Теләче районында яшәүче инженер фермерга әйләнгән.

Урман инженерыннан – фермерлыкка

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Теләче районында яшәүче инженер фермерга әйләнгән.

«Агростартап» дип аталган дәүләт программасы авылда урта һәм кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән барлыкка килде һәм инде 200гә якын авыл хезмәтчәне әлеге ярдәм юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында җиңүче булды, дип хәбәр итә аграр министрлыкның матбугат хезмәте. 

Теләче районында яшәүче Айрат Вилданов үзен эшкуарлык белән бәйләргә теләүчеләрнең берсе. Ул моңарчы урман хуҗалыгы инженеры булып эшләгән икән.

Айрат Вилданов авыл эшмәкәрлегенең бер юнәлеше булган сарыкчылыкны сайлап алган.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе 300 башка исәпләнгән сарык фермасы төзү буенча бизнес-планны карап чыга һәм грант алуга дәгъва кылучының чыгышын тыңлый, аның нәтиҗәсе булачак эшмәкәрне куандыра. Инде хәзер Айрат Олы Сәрүш авылы читендә сарык фермасы төзү белән мәшгуль. Аның нигезе салынган, терәк баганалары куелган. Төзелеш өчен тиешле материаллар кайтартылган.
- Хәзер минем сарайда ике йөз баш сарык асрала, шул исәптән аның йөз башы ана, - ди Айрат Магъфурович. - Планнар зурдан - киләсе елда ферма төзеп, сарыкларның баш санын өч йөзгә кадәр арттырырга. Шуңа омтылам да.

Фермер Вилдановның 100 гектарга якын җире бар, шул исәптән 44 гектар - үз милкендә, моннан тыш ике тракторы, тагылма машиналары бар. Ул печән һәм бөртекле культуралар өчен күпьеллык үләннәр үстерә. Кышлыкка азык запасы мулдан хәзерләнгән.
- Бик тырыш, җаваплы кеше, үз алдына куйган максатына ирешер дип уйлыйм - дип бәяли фермерны Теләче районы Олы Мәми авыл җирлеге сәркатибе Наилә Мөхәммәтҗанова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading