16+

Уңыш куандырса - хагы арзан, куандырмаса - сатучыларга шатлык...

Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Илгиз Миңнефәнис улы Хаматдинов 4 гектар мәйданда үстерелгән 70 тонна орлык суган уңышын барлый. Иртә яздан ук һәрберсе җиргә тамыр төпләсен өчен, ул кышын да уяу —  әйбәт саклансыннар өчен келәттәге һаваның 0 +2 градус булуы мөһим. Димәк...

Димәк, гел күзәтәсе, көйлисе. 
— “Көшелгә” өелгән орлык суганнар әле кызарга да мөмкин, без ул афәттән котылыр өчен келәтнең һәр бүлеменә махсус вентиляторлар урнаштырдык. Көндәлек өрдереп, суганнарны суытып торабыз, — ди Илгиз. 

Видеодан күренгән хезмәттә исә 8 эшче басудан ияреп кайткан балчыкларын, орлык суганнарның саклану чорында кипкәннәрен аралый. Махсус җайланма өстендә биешкән суганнар “колибровка” хозурына киләләр, анда  4 “төркемгә” аерылалар: ваклыгына карап беренче һәм икенче сорт, сайланылган һәм эрерәк. Соңгысы яшел кыяк үстерер өчен генә тәкъдим ителә. 
— Штутгартер Ризен сорты бу, безнең климатта иң әйбәт үсә торган сортларның берсе. Быел суган уңышы куандырырмы, белмим, ләкин уңдымы  — хагы арзан инде... Өченче ел суган уңмады, бәясе сикерде! Бер килограмм орлык суганны 500 сумнан сатып җибәрде авылдашлар. Күпләп сату бәясе әле ул! Алыпсатарлар бит бездә  капка төбенә килеп төяп китәләр, — ди Илгиз.

Моңа кадәр кара орлыкны (чернушка) сатып алганнар, узган ел исә анысын да үзләре җитештергәннәр.

Орлыкка суган үстерүчеләрның уңганлыгы һәм аларның эш серләре турында "Шәһри Казан" газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.

Гөлнур Шәрәфиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading