16+

«Вамин» гади сөткә әйләнде

«Вамин-Татарстан» ААҖнең алдагы язмышы күпләрне борчый. Бу аңлашыла да, күпме авылларның иртәгәге көне шуңа бәйле бит. Ул юкка чыкса, ничәмә-ничә кеше эш урынсыз кала, авыл хуҗалыгындагы нинди зур тармак бетә дигән сүз. Быел аның тирәсендә үзгәрешләр дә шактый булды. Ел башында «Вамин-Татарстан» җәмгыятенә башкарма директор итеп күп еллар «Татмедиа» басма...

«Вамин» гади сөткә әйләнде

«Вамин-Татарстан» ААҖнең алдагы язмышы күпләрне борчый. Бу аңлашыла да, күпме авылларның иртәгәге көне шуңа бәйле бит. Ул юкка чыкса, ничәмә-ничә кеше эш урынсыз кала, авыл хуҗалыгындагы нинди зур тармак бетә дигән сүз. Быел аның тирәсендә үзгәрешләр дә шактый булды. Ел башында «Вамин-Татарстан» җәмгыятенә башкарма директор итеп күп еллар «Татмедиа» басма...

Төгәлрәк итеп әйтсәк, «Вамин-Татарстан» җәмгыятенең милке яңа гына барлыкка килгән «Просто молоко» - «Гади сөт» компаниясенә арендага бирелә. «Просто молоко» - «Гади сөт» ҖЧҖ исә бөлгенлеккә төшкән предприятиегә аренда өчен ай саен 130 млн сум түләп торырга тиеш була. Бу турыда «сөт империясе»нең конкурс идарәчесе Сергей Кондратьев «Бизнес Оnline»га сөйләгән. Биредә язылганча, әлеге предприятие инде ачылган. Ул «Просто молоко» ҖЧҖ идарә компаниясе дип атала. Яңа компаниянең генераль директоры Марат Муратов, ягъни «Вамин-Татарстан» ААҖнең элеккеге башкарма директоры.
Сөтсез калдырмас өчен
«6 май көнне кредиторлар җыелышы булды. Шул вакытта бөтен производство комплексын арендага бирергә карар иттеләр. Производствода кулланылмаган әйберләр саклауга куела. Бу менә ни өчен эшләнде: кагыйдә буенча, конкурслы производствода идарә итүче кеше ике ай эчендә барлык хезмәткәрләрне дә башта эштән азат итү турында хәбәр итәргә, ә соңыннан инде эштән җибәрергә тиеш. Әмма без республикада сөт эшкәртүне туктата алмыйбыз бит. Шуңа күрә закон кысаларында күпчелек кредиторлар белән килешенгән әлеге карар кабул ителде», - ди Сергей Кондратьев. Аның әйтүе буенча, сентябрьгә кадәр «Вамин»ның барлык комбинатлары яңа юридик затка арендага биреләчәк. Мондый адым, беренче чиратта, эш урыннарын, икенчедән, производствоны саклап калу өчен эшләнде, ди җәмгыятьнең конкурс идарәчесе. «Вамин»ның барлык хезмәткәрләре яңа компаниягә күчерелә. Дөрес, бөтенләй эштән китүчеләр дә бар икән. Сергей Кондратьев әйткәнчә, 7 мең хезмәткәрнең 5 меңе генә эшләвен дәвам итәчәк.
Бренд сакланамы?
«Вамин» бренды да алмашыначакмы дип кызыксынасыздыр? Сергей Кондратьев, продукция «Новое молоко» - «Яңа сөт» бренды астында эшләп чыгарылыр, мөгаен, ди. Кыскасы, киләчәктә «Вамин» түгел, «Новое молоко» продукциясен сатып алабыз булып чыга инде.
Белешмә өчен
«Просто молоко» ҖЧҖ идарә компаниясе 2013 елның апрелендә теркәлгән. Оештыручылары - «Татагролизинг» ААҖ (99 процент) һәм Марат Яшарович Муратов (1 процент). Генераль директоры - Марат Муратов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading