16+

Ветеринарлар кеше сәламәтлеге сагында да тора

Ветеринария һөнәре агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры аларга бәйле.

Ветеринарлар кеше сәламәтлеге сагында да тора

Ветеринария һөнәре агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры аларга бәйле.

Бүген ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бәйрәм уңаеннан уздырылган бүләкләү тантанасында ветеринарларның фидакарь хезмәтен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген ветеринария хезмәте яраткан эшенә бирелгән югары профессионалларны берләштерә.
– Соңгы елларда ветеринария хезмәте хайваннардагы котыру авыруы очракларын теркәүне, шул исәптән лейкоз белән авыручы терлекләр санын берничә тапкырга киметә алды. Республика программасы нигезендә мобиль ветеринария пунктлары эшли. Дәүләт ветеринария хезмәтендә бүген 1900дән артык белгеч эшли. Алар көн саен республиканы хайваннарның йогышлы һәм башка авыруларыннан саклыйлар, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. Ветеринария тармагы яңа юнәлешләрне дә үстерә. Азык лабораторияләре бар куәткә эшли башлады, биологик калдыкларны утильләштерү программасы гамәлдә. Сезнең алда мөгезле эре терлекләрне лейкоздан дәвалау, шулай ук ветеринария лабораторияләре тарафыннан аккредитация алу буенча чаралар үткәрү бурычы тора. Бу безнең республикага «АПК продукциясен экспортлау» федераль программасында катнашырга мөмкинлек бирәчәк, – дип, залда утыручыларга уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде. 
Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ветеринар эшенең беркайчан да гади булмавы, аларга һәр елны эш артып торуын, шуңа өстәп яңа чакырулар барлыкка килүен ассызыклап үтте. 
– Терлекчелек республикасы буларак, күрше төбәкләрдә авырулар таралган вакытта иминлекне саклап калу җиңел түгел. Үз-үзегезне аямыйча эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә. 
Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитар контроль бүлеге хезмәткәре Айрат Йосыпов та бар иде. Ул бу һөнәргә 80 нче елларда ук килгән. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, шушы тармактагы эшен дәвам иткән. Башта юллама буенча Мари республикасында эшләп ала, аннары Чаллыдагы кошчылык фабрикасына килә. 2004 елда Чаллының дәүләт ветеринария берләшмәсенә урнашып, хәзерге көнгә кадәр шунда эшли. 
Айрат Йосыпов тумышы белән Балтачтан. Бертуган һәм ике туган апасы, җизнәсе дә мал табиблары булып эшләгән. 
– Апам белән фермага сыерлар янына йөреп, шушы һөнәр белән таныштым. Мәктәпне тәмамлагач та Казан ветеринария институтына укырга керәчәгемне төгаен белә идем. Әле дә шушы һөнәргә тугры калдым. Ветеринарлар терлекләр генә түгел, кеше сәламәтлеге сагында да тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тотабыз, – ди ул. 
Саба районының Сатыш ветеринария участогында ветеринар фельдшер булып эшләүче Илшат Шакиров үз һөнәрләренең осталык һәм җаваплылык таләп итүен, терлекләрдәге авыруларны кисәтү буенча шактый эш башкарылуын сөйләде. Аларның участогы унике авылга хезмәт күрсәтә. 
Илшат сигез ел колхозда эшләгән, районга килеп эшләгәненә дә өч ел вакыт үткән. Колхозда эшләү авырракмы, әллә мондамы дигән сорауга ул, эшнең җиңеле юк, кайда да яратып һәм тырышып эшләргә кирәк, дип җавап бирде. 
Авырулар таралуны булдырмас өчен вакытында вакциналар кадауның мөһимлеген билгеләп үтте. Районда лейкоз булмавы да – ветеринарларның тырыш хезмәте. 
Ул да ветеринар һөнәрен үзләштерүне кечкенәдән маллар янында йөрү белән бәйли. Авыл баласы өчен иң якын һөнәр ул, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading