16+

Вирус янәшә, кош-корт алганда игътибарлырак булыгыз

Күрше Мари Эль, Удмуртия һәм Киров өлкәләрендә кош гриппы очраклары теркәлгән. Вирус янәшә, кош-корт сатканда да, алганда да игътибарлырак булыгыз, дип кисәтә баш ветеринария идарәсе. Бүгенге көндә авыл халкы чебиләр, каз һәм үрдәк бәпкәләре сатып алганда бу бигрәк тә актуаль мәсьәлә. 

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, май башыннан бирле илдә кош гриппының 24 очрагы билгеле. Йорт кошлары арасында – 7, кыргый кошлар арасында – 30 очрак. 

–  Быел аңардан бигрәк тә акчарлак күпләп үлә. Вирусның ни өчен нәкъ менә аларга күчүен федераль үзәк өйрәнә, якын арада бу сорауга җавап алачакбыз, – диде ул. 

Татарстанда 18 миллион баш кош исәпләнә. Республикага кош гриппы үтеп кермәсен өчен, кошларны Баш ветеринария идарәсенең язма рөхсәтеннән һәм Меркурий системасында рәсмиләштерелгән ветеринария таныклыгыннан башка, шулай ук маршрутны Россельхознадзор идарәсе белән килештермичә чит төбәкләрдән кертү тыела. Кош гриппыннан имин булмаган төбәкләрдән бигрәк тә. Кош сатучылар автотранспортларын һәм читлекләрне һәрдаим дезинфекцияләргә тиеш. 

Кошчылык хуҗалыкларына да ябык режимда эшләргә кушылган. 

–  Теге яки бу авыру килеп чыкканда, гадәттә, кош хуҗалары аларны үз белдекләре белән дәвалый башлый. Ул дарулар белән эксперимент үткәргән арада вирусның таралуын булдырмый калу өчен “алтын” вакытын югалтырга мөмкин. Республикада авыруга каршы вакцинация үткәрелми, төп профилактик чара – кош гриппы вирусын кертүне булдырмау чараларын күрү, – дип билгеләп үтте спикер.

Фото: http://kamskoe-ustie.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading