16+

Ярминкә тәмамланды, фермерлар калды

Татарстан Хөкүмәте башлангычында узган ел республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Казанда гына да 628 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

Ярминкә тәмамланды, фермерлар калды

Татарстан Хөкүмәте башлангычында узган ел республика шәһәрләрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Казанда гына да 628 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

 – Шимбә көннәрендә оештырылган ярминкәләрнең һәрберсендә казанлылар 39 миллион сумнан артык азык-төлек сатып алды. Ярминкәләрдә республиканың 22 муниципаль районы һәм 22 агропредприятие катнашты, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Казан мэры Илсур Метшин сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткәннәре өчен авыл хезмәтчәннәренә һәм агропредприятиеләргә елның-елында рәхмәт сүзләрен кызганмый. Хуҗалыклар, фермерлар һәм агропредприятиеләр ярминкәләргә чыгарган продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 15-20 процентка арзанрак иде. Шунлыктан, казанлылар иртә таңнан ярминкә мәйданнарына ашыкты. Казанда ярминкә 12 сентябрьдән 27 декабрьгә кадәр барды.

 “Эх, өлгерми калдым”, – дип уфтанучылар, барыбер дә, бардыр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәре андыйларны тынычландырыр, шәт. Көзге колачлы ярминкәләр тәмамланса да, Казан районнарындагы базарлардагы “тимер чатырларда” фермерлар үзләре җитештергән продукцияне көн каен сатуга алып килә. Шулай ук, агропредприятиеләр дә он һәм яшелчә сата.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading