16+

Җәйләүдә

Ап-ак халат кигән апаларын күреп, сөтлебикәләр хәйран калгандыр. Бик тырышсаң да, мал янында ак халат киеп кенә йөреп булмый шул. Бу юлы исә сәбәбе бар, Арча районы Мәтәскә авылы җирлегендә районның сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри осталык бәйгесе булды.

Җәйләүдә

Ап-ак халат кигән апаларын күреп, сөтлебикәләр хәйран калгандыр. Бик тырышсаң да, мал янында ак халат киеп кенә йөреп булмый шул. Бу юлы исә сәбәбе бар, Арча районы Мәтәскә авылы җирлегендә районның сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри осталык бәйгесе булды.

- Мондый форматта очрашулар элегрәк бар иде, бер чорда өзеклек булып торды. Узган ел без аны кабат яңарттык, - ди Арча районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. - Бүген без республика ярышларында катнашучыларны билгелибез. Әлеге ярышларда 30 сыер савучы һәм 18 ясалма орлыкландыру операторы катнаша. Ә иң төп максатыбыз исә - хезмәт кешесен зурлау, хөрмәт күрсәтү. Без аны бәйрәм итеп үткәрәбез. Һөнәри осталыкны күрсәтә торган ярышлар булып узганнан соң, уеннар мәйданда дәвам итәчәк, аннары концерт, бәйрәм табыны. Беренче урын алучыларга - биш мең, икенче урынга - дүрт, өченче урынга - өч мең һәм һәр катнашучыга берәр мең сумлык акчалата премияләр каралган.

Сыер савучыларның ярышлары ике этапта үтте: теория буенча имтихан һәм саву аппаратларын сүтеп җыю. Җиңүче - «Ак Барс» агрокомплексы» сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова. «Игенче» ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова - икенче, «Казанка» хуҗалыгыннан Лилия Мәрданова - өченче урында.

Технологлар арасында «Северный» ширкәтеннән Равил Хаҗиев беренчелекне яулады. «Игенче» ширкәтеннән Булат Гарәпшин - икенче, Зөфәр Халиков өченче булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. Ул район терлекчеләренә уңышлар теләде һәм, конкурс үткәрүдәге хезмәте өчен, «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Ул Арча районының соңгы вакытта терлекчелектә уңай нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Республикада терлекләрнең нәсел эшенә зур игътибар бирелә. Юклы-барлы икене тотканчы, бер яхшы сыер күпкә отышлырак икәнлеген беркемгә дә исбатлыйсы юк. Арча районында уздырылган ярышларда Биектауда урнашкан «Элита» баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров та катнашты.

- Безнең компаниянең төп бурычы - генетик яктан кыйммәтле нәсел үгезләренең орлыгын кулланып, ясалма каплату нәтиҗәсендә мөгезле эре терлекнең продуктлылыгын арттыру. Без 1977 елдан мөстәкыйль эшлибез. Шушы еллар эчендә барлыгы 30 миллион дозадан артык орлык туңдырылган, шуның 4,5 миллионнан артыгы - яхшыртучы категориясенә ия булган үгезләрдән. 775 баш нәсел үгезенә бәя бирелде, шуларның 49 проценты яхшыртучы категориясенә ия булды. 2006 елдан башлап хуҗалыкта, Франциянең IMV tehnologis фирмасының дүртенче буын җиһазларын кулланып, үгез орлыгы Европа технологиясе буенча туңдырыла. Бу технологияне кулланганда, сыер һәм таналарны нәтиҗәле ясалма каплату өчен, орлык 1,5-2 мәртәбә кимрәк кулланыла. Шуның хисабына экономик нәтиҗәлелек арта, чит илләрдән генетик яктан яхшы сыйфатлы үгезләрнең орлыгын куллану мөмкинлеге туа, - ди Фәнил Кәбиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading