Сез ничектер, шәхсән үзем язларны сагынып яшим.»Нигә?» - дисәгез, язлар саен яшьлек кабатлана.
Яшьлек хатирәләре иң татлысы бит ул: беренче мәхәббәт, тәүге сөю.
Балачакта бер парта артында утырган кызчыкка гашыйк булган идем. Матур йөзле, бик җитез иде ул, өстәвенә, "бишлегә" генә укый иде.
Гашыйк булдым, дип, ул бу турыда белмичә дә калды бугай...
Үзем дә начар укымадым анысы, отличник ук булмаса да, гел "дүрткә-бишкә". Әле хәзер дә чибәрлеген югалтмаган ул, теләсә кайсы ирне гашыйк итәрлек.
Соң булса да уң булсын, дип, сабакташлар төркемендә шул чакларны искә алдым алуын."И-и!" - диде дә беренче мәхәббәтем һәм шуның белән сүз бетте...
Беренче язган шигырем каһарман – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган, икенчесе тәүге мәхәббәтемә атап язылган иде. Иде, дип, аңа багышланган җыр тексты да бар.
Дөреслек хакына әйтергә кирәк, кем генә беренче мәхәббәтен искә алмый, чөнки язлар саен хисләр яңара...
"Язлар саен хисләр яңара,
Шуннан инде хәлемне чамала!" - диясе генә кала Их, бар иде ваемсыз рәхәт чаклар!..
Тормыш баса шул, аннары шөкер итә, яшәүдән тәм таба белмибез.
Ә менә зирәк бабаларыбызның йөрәкләре генә түгел, тәннәре дә картаймаган. Нәрсә ашарга, ничек яшәргә икәнлеген белгән шул алар.
"Нәрсә ашарга?" - дигәннән, яшьлек дәртен, ирлек көчен саклап калыр өчен, алар атның җилкә-муен итеп кулланганнар. Файдасын үзем дә күрәм һәм шуңа күрә сезгә лә киңәш итәм.
Картаймыйм дисәгез, кешеләр хакында беркайчан да начар уйламагыз, яхшылыкны күбрәк эшләргә тырышыгыз, тирә-юньдәгеләргә, бигрәк тә хатыныгызга гел елмаеп кына торыгыз. Бөтен кеше турында әйтә алмыйм, әмма хатыныгыз сезгә моның өчен хәтта арттырып та түләячәк. Рәхәттән башыгыз чыкмас дип әйтүем...
"Нәрсәдән башларга?" - дисезме?! Хатыныгызга гашыйк булудан! Әйе, әйе, үз хатыныгызга. Моның өчен шактый тырышырга туры киләчәк кәнишне, әмма бу - мөмкин эш. Сез өйләнгәндә ул нинди иде: яшь, чибәр, дәртле... Хыял көчегезне - фантазиягезне дә эшкә җигеп, күз алдыгызга китерегез әле. Һич булмаса, алдыгызга хатыныгызның яшь чактагы фотосуратләрен таратып салыгыз. Ну, эшли башладымы? Неүжәли бернинди дә аерма сизмисез? !Кара, әйтергә дә онытканмын: моны хатыныгыз күз алдына эшләргә кирәк.
"Ычкынган бу!" - дип әйтер дисезме?! Әйтмәс, хатын-кыз хис кешесе ул, хисләргә сезгә караганда күпкә баерак. Мин үзем шулай эшләгән идем, кочаклап ук алды. Аны бит инде социаль челтәрләрдәге Кочаклашу көнендә генә куеныгызга алырга димәгән! Үзегезгә дә рәхәт булып киттеме?! Шул-шул, хатыннарның кочагы кайнар аларның! Хисләнеп китеп назлый башлавы да бар әле. Берүк, көнләшеп: "Болай иркәләргә-назларга кем өйрәтте?" - дия күрмәгез. Яңа өйләнешкән ширбәт аенда үзегез өйрәткәнсез билгеле! Шуңа, яз җитүгә, сезнең кебек яшьлегенә кайткан. Бәй: "Ничек иркәлим?" - дип сорагач, үзегез шулай иркәләргә өйрәткән идегез бит!.. Неүжәли яшь чактагы иркәләү чалымнарын танымадыгыз?! Бер хисләнеп киткәч, үзегезгә дә аны иркәләү артык булмас. Картаймассыз! Мәсәлән, минем чәч шуңа күрә агармый. Тешләрем дә үземнеке. Кем әйтмешли, ясалма түгел...
Тагын бер мөһим нәрсә бар: хатыныгызныкылар янына үзегезнең яшь чактагы фотосурәтләрне дә куярга онытмагыз. Теге, ни, үзегезне аңардан ким тоймас өчен...
Ничек, тәнегез әзрәк яшәреп киттеме? Шулай шул менә, барысы да үзегездән тора, яшьләрдән бер дә ким-хур түгел! Артыграк та булмаса әле! Яшьләр ул яктан көчсез бит алар хәзер, Монысы көне-төне интернетта утыру нәтиҗәсе инде. Болай барса, бер унбиш-егерме елдан аларның виртуаль мәхәббәт белән генә шөгыльләнерлек чамасы калачак. Бу яктан караганда, яшьләрдән бер дә көнләшерлек түгел!..
Әйтәм бит, мин кушканча эшләсәгез, йөрәгегез генә түгел, тәнегез дә картаймаячак. Так ышту, хатыныгызны яшь кызларны яраткан кебек яратып, аны беренче кат күргәндәй иркәләгез-назлагыз.
Чынлыкта, яшьлеккә язлар саен гына түгел, һәркөнне кайтырга була. Хатыныгыз да кимен куймас: "Җаным!" - дип, сезгә елмаеп кына торып, иркәләп йоклатыр, үбеп уятыр. Минеке, мәсәлән, өйләнгәндә шулай дип вәгъдә иткән иде. Хәзер, әзрәк суына башласа, шул вәгъдәсен искә төшерәм. Үзем дә тырышам билгеле: аны онытылып иркәлим һәм иртән егетләр кебек уянам. Шуннан соң, хисләнеп китеп, хатынны яңадан иркәлим-назлыйм.
Кыскасы, картаерга ашыкмагыз, урамда яз исе килә бит!.
Фирдәвес Зариф
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар