16+

Җырлап-биеп кенә тормыш алып барып булмый, яки авыллар нигә бетә?

Питрәч районы Әлбәдән авылы халкы үзенең моң-зарын җиткерә: хакимият авылыбызны онытты, проблемаларын хәл итми, бетеп барабыз, ди алар.

Җырлап-биеп кенә тормыш алып барып булмый, яки авыллар нигә бетә?

Питрәч районы Әлбәдән авылы халкы үзенең моң-зарын җиткерә: хакимият авылыбызны онытты, проблемаларын хәл итми, бетеп барабыз, ди алар.

Әлбәдән авылына кергәндә кунакларны Бөек Ватан сугышы вакытындагы Брест крепостен штурмлауны хәтерләткән мәйданчык каршы ала. Әйтергә кирәк, монда шушы көрәшне җитәкләгән, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов туган. Аны хөрмәтләп, ел саен әлеге җирлектә бөтен илгә яңгыраучы “Әлбәдән хәрби уеннары” фестивале уза. Ә менә халык фикеренчә, хакимият шушы бәйрәмнәрне генә оештырып йөри, авылның реаль проблемаларын хәл итүче юк.

Әлбәдәннең үзәк урамында шушында яшәүче Григорий Мураткин белән очраштык. Сөйләшә башлау белән юлга күрсәтә:
– Күрәсеңме, асфальт та юк монда, вак таш та җәелмәгән, яңгыр явып китсә, сазлыкка әйләнә. Ә бит бу авылның үзәк урамы, Озерная дип атала! Бу гына түгел, легендар шәхесебез Петр Михайлович Гаврилов урамында да хәлләр шулай ук: ул туган йортка кадәр генә рәтләнгән, калган өлеше – адәм көлкесе.

Шунда ук Григорий Павлович мине якындагы бер бинага алып кереп китте. Аның ишегендә йодрык кадәр йозак эленеп тора. Бу медпункт булган, бер елдан артык эшләми икән. Әлбәдәндә күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши, алар ярдәмгә мохтаҗ, табиб янына еракларга йөри алмый, дөрес карар булмады аны ябу, дип сыкрана җирле халык. Фельдшерыннан бик канәгать булганнар, эшен яраткан, кешеләргә дә ярдәм итәргә тырышкан. ФАПка терәлеп үк торган чүп басып бетергән, искереп беткән тагын бер бинага күзем төште. Монысы кайчандыр авыл кибете булган. Әлеге бинаны ремонтлап, анда китапханә булса да эшләсеннәр иде, ди Мураткин. Баксаң, Әлбәдән халкына җыелышып, аралашып утыра торган бер иҗтимагый үзәк тә юк икән. Янында гына элеккеге клуб күренә, ул да эшләми, аны сүтәргә җыеналар. Заманында бинасы бик матур булган, алдында хәтта колонналары да бар. Ә хәзер мәдәният йортын чүп баскан, үзе җимерелеп бара, аның урынына бернәрсә дә төзергә уйламыйлар.

Шуның белән зарлар бетте дисәм, авыл эчендә тагын бер җиргә туктадык. Монда хуҗалыклар яныннан ук Мишә елгасы ага, ул ярларны ашап, инде өч өйне үзе белән алып киткән, чираттагасы җимерелергә җыена. Карап торышка да бик куркыныч күренә, яры текә, ишелә-ишелә бер бинаның нигезенә кадәр килеп җиткән. Григорий Мураткин әйтүенчә, монда тиз арада ярны ныгыту эшләрен башкарырга кирәк, югыйсә тагын берничә хуҗалыкның су астында калу ихтимал.
– Аны карарга белгечләр дә килде. Ул гына түгел, Татарстан экология министрының урынбасары һәм район башлыгы да бәлабез белән танышып китте, әмма әлегә кадәр бернинди дә эшләр башкарылганы күренми, – ди Григорий Павлович.

Шунысы аптырата: халык авылда мәктәп тә, клуб та, кибет тә, балалар бакчасы да юк, юлларны да ясамыйлар дип зарлана. Ә бит Әлбәдәндә 109 йорт исәпләнә, прописка буенча 60 кеше яши, әле аның да күбесе өлкәннәр. Аңлашыла ки, мәктәп, балалар бакчасы һәм клуб төзү өчен авылда халыкның күплеге һәм яшьләрнең булуы кирәк, әмма бу әлеге җирлек өчен проблема булып тора.
– Нишләп шулкадәр моң-зарыгыз җыелды, чыннан да, Әлбәдәнгә игътибар җитмимени? – дип сорадым Григорий Мураткиннан.
– Менә син кара, авылда нинди көчле фестиваль уздыралар, монда легендар Петр Гаврилов туган, алар бит болай да күп түгел, ә Әлбәдән бетеп бара. Җырлап-биеп кенә тормыш алып барып булмый, халыкның проблемаларын да хәл итәргә кирәк. Юлы да, авыл халкына җыела торган урын да мөһим нәрсә, башка сораулар да бар, үзегез күрдегез, карап кына китмәсеннәр инде, нәрсә булса да эшләсеннәр, – диде язма герое.

Әлбәдән халкының моң-зарлары буенча Питрәч районы хакимиятенә чыктым. Анда әлеге мөрәҗәгатьләргә гаҗәпләнделәр, чөнки авылда үзара салым, төрле грантлар һәм дәүләт программалары буенча күп эшләр башкарыла, диделәр. Быел Озерная урамында вак таш салыначак икән, дөрес 125 метр арага гына, әмма киләчәктә юлны рәтләү дәвам ителәчәк. Авылда иганәчеләр дә җитәрлек, диделәр.

“Әлбәдәндә аз кеше теркәлгән, аларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, бары тик ике генә бала бар. Шуңа күрә дә мәктәп яисә балалар бакчасы төзү турында сөйләшеп тә булмый, чөнки дәүләт программаларына кергәнче статистика мәгълүматларын җентекләп өйрәнәләр. Авылда менә дигән П.М.Гаврилов музее эшләп килә, клуб юнәлешен әлеге учреждение алып бара, анда күп кенә чаралар һәм кичәләр уза, рәхәтләнеп катнашырга була, халыкка җыелышыр өчен яхшы урын булып тора. Әлбәдәнгә атнасына ике мәртәбә автолавка килә, кирәкле товарны шуннан алырга мөмкин. Мишә елгасының ярны ишүе буенча район башлыгы берничә тапкыр килеп, проблеманы өйрәнде. Аны хәл итү өчен проект эшләргә кирәк, хәзерге вакытта район моны башкарырга акча эзли. “Әлбәдән хәрби уеннары” фестивале әле өченче мәртәбә генә уздырыла, ул фәкать грант акчасына район хакимияте ярдәме белән оештырыла. Алга таба планнар зурдан, шул исәптән Петр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә зур мемориал комплекс та эшләргә телибез, ә бу очракта авылда төзекләндерү эшләре дә башкарылачак дигән сүз. Күн авыл җирлеге иң көчлеләрдән санала, Әлбәдән үзе дә матур гына яшәп килә, без торак пунктларыбыз турында онытмыйбыз, аларны үстерү өчен төрле юллар эзлибез”, – дип җавап кайтардылар сорлауларыма Питрәч районы хакимиятендә.

Никадәр кеше булса, шуның кадәр фикер булачак, шулай диләр бит әле. Авыл темасы бүген популярлашып килә, ул чәчәк атсын өчен төрле программалар уйлап чыгарыла. Иң мөһиме – халык мәнфагәтен кайгыртсыннар иде.

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading