Мин, Халик кызы Саҗидә, Спас районының Ирек дигән авылында туганмын. Бу – 1941 елның 8 июне. Ә 22 июньдә бәби чәе уздырганнар.
Шунда, сугыш башланды, дип кереп әйткәннәр. Шул ук җәйне әтине сугышка алганнар. 1943 елны, иртәгә һөҗүм була, дип әйткәч, бер төркем командирлар тикшереп йөрергә чыкканнар. Әти – пулеметчы. Шул тикшерүченең берсе әтинең пулеметына ялгыш басып, әтинең уң кулының баш бармагы өзелгән. Командиры үзе аңлатма язып, табибларга җибәргән. «Әгәр миңа ул язуны язып бирмәсә, дезертир дип хөкем иткән булырлар иде», – дигән иде әти. Безнең бәхеткәдер инде, миңа бу вакытта алты яшьләр тирәсе, әти сугыштан кайтты. Бүтән алмадылар, чөнки уң кулының баш бармагы юк. Шулай да тракторчыларның бригадиры булып эшләде.
Әтинең атасы Габделвәли бабай бик каты эче авыртып яшьли вафат булган, ә әнисе Зәкиябану әби йоклаган җирдән 57 яшендә үлеп китә. Элек бит бригадир, иртүк йорт саен кереп, нәрәт бирә иде. Бригадир, тәрәзә кагып: «Эшкә шунда, Зәкиябану», – дип кычкырып киткән. Балалар йокыдан шул тавышка уянсалар, бу вакытта әниләре үлгән булган инде. Өч малай – әти, Җәлил абый, Кәрим абый ятим калганнар. Уйларга да куркыныч, ничек үскән дә ничек яшәгән бу балалар, ни әти юк, ни әни юк. Әти – олы малай, ул вакытта район үзәге булган Кузнечихада тракторга укыган. Ул өйләнгәнче күпмедер үзләре генә торганнар. Яз көне авылда сука беткәч, булышырга дип, әтине Татар Борнаена эшкә җибәргәннәр. Бездән 15 чакрым, диләр иде. Аннан әнием Фаизәне урлап кайткан, артыннан куа чыкканнар. «Урман эченә кереп качып калдык, куып тота алмыйча кире борылып киттеләр», – дип сөйли иде әти.
Әти энесе Кәрим абыйны бик шук, усал бала булып үсте дип әйтә иде. Кәрим абыйга 14 яшьләр тирәсе булган, лапас артына ындыр сукаларга чыкканнар да шунда тәмәке тартканда, саламга төпчек төшеп ут капкан. Әти: «Үзебез сүндереп азапландык, булмады. Үзебездә пожарный ат торды. Чогырның теге ягыннан чыкканчы, кызу май ае, җилле көн иде, бөтен дөньяны ут чорнап алды. Өйлә намазы җиткәнче, 9 йорт көлгә әйләнде», – дип бу авыр көннәрне искә ала иде. Бу кайгыларга түзә алган кешеләргә ничек сабырлык бирде икән, дим. Бу – әни килгәнче булган хәлләр. Кәрим абыйны янгыннан соң кәнсәләргә ябып төн кундырганнар да, яше җитми дип, зурга җибәрмәгәннәр. Элек халык барыбер ярдәмчел булган. Бөтен ирләр җыелышып көзгә хәтле урман кисеп бура бурап үзебезнең йортларга кердек, диде әти.
Бер нигездән – өч ул
Мин Ирек авылы егете – Шәмәрдән бабайның оныгы Наилгә кияүгә чыктым. Шәмәрдән бабайның өч улы, бер кызы булган. Өч улын да сугышка озатып, берсе генә дә исән кайтмаган. «Иң кечкенәсе, 18 яшь тулуга, яз көне капка төбеннән бата-чума атка атланып, военкоматка китте. Киткәндә, җиңги, мин кайтканчы карлыганнарны корытма, дип әйтеп китте», – дип сөйли иде каенанам. Шул карлыганны мин баргач та бетермәдек, Хуҗагани карлыганы дип әйтә идек. Олы улы Мәрдегаләмне каршысына йорт салып чыгарган, сугышка киткәндә хатыны, Затия исемле кечкенә кызы калган. Ул киткәч, хатыны үлгән, ә бу кызны Шәмәрдән бабай үзенә алган. Ә икенче малае – Наилнең атасы Нургали армиядә булган. Срогы тулгач, монда яхшы әйберләр бар, акча салыгыз, алып кайтырмын, дип телеграмма суккан, икенче көнне үк ул хезмәт иткән җирдә сугыш башланган. Әй бу сугыш нинди кечкенә Иректән дә никадәр асыл егетләребезне харап иткән...
Ә теге вакыттагы янгын Шәмәрдән бабайның өенә килеп җиткәч туктаган. Монысын аның килене – минем каенана сөйләде. Һәр йортка җомга саен намазга җыелганнар. Ул вакытта бит дин тотарга ярамаган, тәравих намазларын, ураза һәм корбан гаетләрен монда уздырганнар. Ялкын телләре боларга килеп җиткән дә, җил икенче якка борылган. Бу йорт та, моннан соң өч йорт имин калган. Шушы хәлләрдән соң Аллага ышанмаучылар да намазга йөри башлады, ди.
Ипинең валчыгы да кадерле иде
Бездә мәктәп дүртьеллык иде. Бишенче класска 8 чакрым ераклыкта урнашкан Иске Рәҗәп мәктәбенә бардык. Ашарга юк, өскә кияргә юк. Апа дүрт класс белән калды. Ул вакытта интернатлар юк. Кышын көн кыска, караңгы төшкәндә кайтып керәбез. Өйгә кайтканда тау менәргә кирәк. Атларга хәл юк. Үрмәләп көчкә менеп җитәбез. Болар әле хәзер дә күз алдымда. Егылырга җитеп кайтып керәм. Әни иртән торып мичкә яга. Күмер өстендә сапсыз, тимер тустаган. Шунда кабыгы белән вак бәрәңге пешерә. Берничәсен өйдә ашыйм, берничәсен мәктәпкә алып китәм. Сумка дигән әйбер юк. «5»легә генә укыдым. 8нче класстан соң укымадым, чөнки өскә, аякка кияргә юк. Ул вакытта кышлар да бик салкын була торган иде. Гомер буе укырга-язарга яраттым. Акча эшли башлагач, күп газета-журналга языла идем. Почтальон: «Син боларны ипи урынына ашыйсың, ахры», – дип әйтә иде. Авылда 28 ел сыер савучы булып эшләп Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләндем. 40 яшендә ирем үлде. 37 яшемдә биш бала белән калдым. 45 яшемдә авылдан чыгып китеп, балаларны үз яныма җыйдым. Юлымда бик яхшы кешеләр очрады. Үткән тормышым китап язарлык. Бүгенге көндә бик бәхетле әби мин.
Хәзер, Аллаһка шөкер, тормышлар матур. Нәрсә ашыйсыбыз килә – шул бар, кияргә кием Аллаһка шөкер. Эх, әти-әниләргә шушы матур тормышларны күрсәтәсе иде. Ышанырлармы, әллә үзләрен әкияттә дип уйларлар идеме икән.

Саҗидә Шәмәрданова,
Ульяновск шәһәре.
Комментарийлар