- Беренче апрельгә дә ерак, ник исеңә төшердең син мине, җимешем, - дип каршылады мине Камил Кәримов. - Мине бит, гадәттә, юморга бәйләп искә алалар. Ә болай урамда көз, бүлмәдә салкын һәм син балкып килеп керәсең, пнимаеш...
Камил КӘРИМОВ башкача сөйләшсә, үзе үк гаҗәп булыр иде. Йөзеннән дә, теленнән дә...