Башкаланы яшелләндерү эшләре ничек тора соң? Һәрбер казанлы, һичшиксез, бу сорауга: «Әйе, Казанда яшеллек белән мактана алмыйбыз», - дияр. Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы соң?! 2009 елда Чуйков урамына асфальт түшәгәндә юл төзүчеләр 60тан артык агачның башына...