Шәһри Казан

20 март 2014 яңалыклары

  • 20 март 2014 - 11:24
    Иске яңадан яхшырак
    Күптән түгел Зиннәтулла Билалетдинов вице-президент һәм генераль менеджер вазифасына «Ак Барс»ка кайтканнан соң, бу вакытлы гына, остазның Казан клубындагы төп миссиясе тренерлык булачак, дигән сүзләр йөрде. Бу, чыннан да, дөрес булырга охшаган.
    0
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:21
    Көрәштә көмеш алдык
    Узган атнада хатын-кызлар арасында көрәш буенча Япония башкаласы Токиода үткән Дөнья Кубогы ярышларында Татарстан мәктәбе вәкиле Светлана Липатова Россия командасы составында көмеш медаль яулады. Баштагы очрашуларда Россия вәкилләре Канада, Монголия һәм Украина командаларындагы көндәшләреннән өстен чыккан иде. Бары финалда гына мәйдан хуҗаларына оттырып, мәртәбәле турнирны көмеш медаль белән тәмамладылар. Көрәшче...
    508
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:17
    Паралимпиада сабаклары нинди булырга тиеш?
    83 спортчыга 80 медаль. Сочидагы Паралимпия уеннарында Россия данын яклаган спортчыларыбыз илебезгә әнә шундый бүләк ясады. Шуның 30ы - алтын, 28е - көмеш һәм 22се - бронза. Бу - паралимпизм тарихында әлегә иң югары нәтиҗә.
    525
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:14
    Кирәкми культур-мультур!
    (Монолог) Вакыт җитте, җәмәгать, вакыт җитте! Шундый авыр кризислы чорда кәмит кылып ятмаек. Хватит! Шайтаныма да кирәкми сезнең культура-мультура учаклары, чалбарсыз йөргән балет-операларыгыз! Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәтләрегез һәм башкалар. Театр-балетларга түгелгән тиеннәрне башка чараларга куллансакмы! Илдә алга китеш булыр иде. Ә сез, җәмәгать, мәдәниятне төрле рекламалар, хәбәрләр биреп күтәрмәкче буласыз!...
    537
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:11
    Казан уртасында әтәч сугышы?
    Ничек инде, дим, гомер булмаганны, Казанның кыл уртасында әтәч сугыштырсыннар? Чын әтәчләрме соң алар? Үзләренең шушы атнада уздырылачак бәйрәмнәре турында сөйли башлаган Ирек абыйга телефон аша йөз сорау яудырып, машинамны Халыклар дуслыгы йорты ягына борам...
    614
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:07
    «Үземне әтисез дип хис итмәдем»
    Бүгенге көндә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова кадер-хөрмәттә яши икән, анда өлкән кызы Гүзәлнең өлеше зур. Сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатларны Ходай аңа мулдан биргән. Үзе дә ике бала анасы ул. Шактый гомер үтсә дә, әтисе белән әнисенең аерылышу мизгелләре һаман күңеленнән җуелмый аның. «Мин сезгә үземнең әтием...
    611
    0
    0
  • 20 март 2014 - 11:04
    Моңыбызны саклаучы талант
    Толымнарын иңнәренә салып, калфак белән милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып басуга, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы тамашачы алкышларга күмә. Бу юлы да шулай булды. Унике яшьлек кенә булса да, ул инде икенче мәртәбә үзенең концертын куйды.
    613
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:58
    «Буйсынырга өйрәнү кыенрак булды»
    «Олы талант иясе, тирән хисле, мәһабәт кыяфәтле сәхнә кешесе Сәлим әфәндегә Кол Шәриф образын зур шәхес итеп, тетрәндергеч дәрәҗәдә күз алдына китереп бастырган өчен мең рәхмәтләр яусын».
    754
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:55
    Басу-кырларда эш кайнар
    Татар халкында киң таралган, ни чәчсәң - шуны урырсың, дигән мәкальне искә төшерергә вакыт җитте. Республиканың район-авылларында язгы кыр эшләренә әзерләнәләр: орлыклар, минераль ашламалар, техника барлана. Һәм инде бик тиздән басу-кырларда эш кайный башлаячак.
    561
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:48
    Март бураны авылларны утсыз калдырды
    Яз килеп җитте, тиздән карлар да эреп бетәр, дип хыялланып йөргәндә, табигать безгә янә сюрприз әзерләп куйды: кичә иртән торуыбызга кыш кире килгән иде. Бөтен җир ап-ак булган, өстәвенә, көчле җиле дә бар, буран дулый.
    462
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:41
    Сигез меңлек «армия»гә ничек каршы торырга?
    Авыл хуҗалыгына каршы көрәшүче «армия»дә 8000 төрдәге зыян салучылар бар, ди белгечләр. Бу - чүп үләннәре, үсемлектә һәм туфрактагы авырулар, корткыч бөҗәкләр. Алардан килгән зыян, уртача алганда, уңышның 17 процентын югалтуга китерә. Россиянең аерым төбәкләрендә табигать шартларының нинди килүенә карап, әлеге сан хәтта 25-40 процентка да җитәргә мөмкин. 8000 төрдәге...
    555
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:28
    Зыян салмый коткарырлар
    Тәрәз төбендәге помидор һәм борычларны бакчага чыгарыр, кишер, суганнарга түтәлләр ясар көннәр якынлаша. Куанычлы, матур мәшәкатьләр чоры бу. Үзеңнекенә җитми шул инде. Кайда ничек үстерел- гәнен белми сатып алсаң, витамин булсын дип ашаган чөгендер, кишерең дә зыян гына китерергә мөмкин. Күпвакыт, үзебез дә белә торып, шәхси бакчабызда да химик агулар...
    805
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:25
    Әй машина, машина...
    Хәзер машиналар кешегә караганда да күбрәктер, мөгаен. Ишегалларына кереп булмый, кибет каршында берсеннән-берсе матуррак чит ил машиналары әллә кайдан балкып тора. Акча юк, дип зарлана кеше, ә шулай да күпләр машина алырга акча таба. Җитмәсә, яңаны бит әле, күрәсең, шәхси банкларның күбәеп китүе, хезмәт хакы турында белешмә сорамыйча да автокредитлар...
    0
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:20
    Паралимпиадада җиңү: ил өчен – уңыш, инвалидлар өчен өметме?
    Сүз уңае килгәндә, сүтегеңне ямап кал, ди халык. Сочида узган атнада тәмамланган Паралимпиаданың һәм ул уеннарда безнең илнең уңышының «кызуы» суынып беткәнче, Россиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәсьәләсен зур социаль проблема буларак тагын бер тапкыр күтәреп чыгу бик мөһим.
    453
    0
    0
  • 20 март 2014 - 10:17
    Мәйданда – дәүләт бүләге бәйгесе
    1958 елдан республикабызда киң танылган, җәмәгатьчелек хуплап, халык яратып кабул иткән, кабатланмас иҗат үрнәге булыр әсәрләр авторларына (шулай ук башкару осталарына) Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә башлау милләтебезнең дә, шул чордагы хакимнәребезнең дә хакыйкать тантанасы өчен көрәштәге җиңүе буларак кабул ителә.
    633
    0
    0
Реклама