Шәһри Казан

14 август 2014 яңалыклары

  • 14 август 2014 - 07:22
    Күккә мәхәббәт яки стюард булу җиңелме
    Хыялыйларга еш кына, «Күктә йөрмә, җиргә төш», дип әйтергә яраталар. Ә күктә очу һөнәри вазифаң булса? Казан кызы Айла Светличных һәм Истанбул егете Джунейт Доган таныш түгел, әмма аларны күккә мәхәббәт берләштерә. Икесе дә иң романтик һөнәр ияләре - стюардлар.
    639
    0
    0
  • 14 август 2014 - 07:12
    Әсхәт Хисмәтов алма үстерә, Равил Шәрәфиев утын әзерли
    Рәшидә һәм Әсхәт Хисмәтовлар бакчада гына ял итә. Камал театрының бер төркем артистлары үзләренең Студенецтагы бакчаларын бернинди чит җирләргә дә алыштырмый. Моның шулай икәненә аларның бакчаларын күреп, үзләре белән аралашып кайтканнан соң инанасың. Студенецта мине Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның хатыны Рәшидә каршы алды. Өйләренә кергәнче үк аларның бакчаларына күз...
    1285
    0
    0
  • 14 август 2014 - 07:00
    Икенче каттан нәрсә күренә?
    Казан урамнары буйлап йөрүче ике катлы автобус, Европача итеп кыландырып әйткәндә, туристик даблдекерга мин дә утырып карадым әле.
    556
    0
    0
  • 14 август 2014 - 06:56
    Мәктәпләрдә электрон китаплардан укый башлыйлар
    Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен «Биология» һәм 8нче сыйныфларга «Химия» мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.
    514
    0
    0
  • 14 август 2014 - 06:52
    Бәрәңгегә ияләшкән халыкка санкция «нипачум»
    Бер ел буена Россиягә АКШ, Европа Союзы илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядән ит, балык, сөт һәм сөт продукцияләре, яшелчә, җиләк-җимеш кертелмәячәген белгән халык алдан ук «киләчәгебезне» юрап куйды. Кемдер моны икенче көнне үк кибет киштәләре бушап калуга юрады, кемдер кискен генә бәяләрнең күтәреләчәген күрәзәлек итте. Әлеге санкцияләргә юмор белән караучылар...
    465
    0
    0
  • 14 август 2014 - 06:48
    Пенсиягә соңрак чыксаң, акчаң күбрәк була
    Киләсе елдан пенсия өлкәсендә үзгәрешләр көтелә. Булачак пенсия хезмәт хакына гына түгел, эш стажына да бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел хезмәт стажы булу мөһим. Болар һәм пенсиягә кагылышлы башка темалар хакында тулырак Совет районының Дәүләт пенсия фонды эксперт-белгече Роза Минапова белән сөйләштек.
    619
    0
    0
Реклама