Шәһри Казан

Бәрәңгегә ияләшкән халыкка санкция «нипачум»

Бер ел буена Россиягә АКШ, Европа Союзы илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядән ит, балык, сөт һәм сөт продукцияләре, яшелчә, җиләк-җимеш кертелмәячәген белгән халык алдан ук «киләчәгебезне» юрап куйды. Кемдер моны икенче көнне үк кибет киштәләре бушап калуга юрады, кемдер кискен генә бәяләрнең күтәреләчәген күрәзәлек итте. Әлеге санкцияләргә юмор белән караучылар...

Реклама

Сез шпионнармы соң?
Кибеттә бернинди дә ажиотаж күренми. Һәр сатып алучы үз алдына гына карап, кәрҗиненә кирәк нәрсәсен тутыра. Гадәттәгечә, кәрҗиннәрендә ипи, күкәй, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш. Яшел төстәге ваграк кына алма тутырылган кәрҗин тирәсендә халык күп кайнаша. Каршы яктагы кызыл сусыл Польша алмаларына барысы бердәм булып бойкот белдергәнмени - ул якка борылып та караучы юк.
- Алмалары яшелрәк, Польша алмасы кебек баллы түгелдер болар, - дип карыйм бер әбигә. Ә ул чып-чын патриот булып чыкты әле:
- Әче булса, компот ясарбыз, чәйгә кушып эчәрбез.
Иренмичә җиләк-җимешләр рәтен әйләндек: нектарин белән персик Испаниядән, банан Эквадордан, лимон Аргентинадан, әфлисун Африкадан, виноград Төркиядән, абрикос Сербиядән, киви Чилидан булып чыкты. Кызыл карлыган да сатыла, анысы беләсезме каян - Италиядән. Ярар, банан белән кивины үстерә дә алмыйбыз ди. Кайберәүләрнең бакчасында кызыл карлыган әле дә җыелмыйча, ботагында пешеп утыра бит. Редисны әйтәсеңме - анысы Израильдән кайтарылган.
Киштәләргә янтаеп утыртылган тартмалар эчендәге кәнфитләргә дә күз төште. Болары - үзебезнекеләр. Араларында килограммы 523 сумлыгы да бар. Пичәтен актара торгач, аның үзебезнең Чистайда чыкканы билгеле булды. Тартма саен берәр кәнфитне әйләндереп-әйләндереп караганыбызны күреп, артыбызда басып торган егет түзмәде:
- Кызлар, сез нәкъ шпионнар кебек. Ул кәнфитләрнең бер-бер хикмәте бармы соң әллә?
Сырлар рәтен әйләнеп чыктык. Әйтәм аны халык сырлар өчен кайгыра: киштәдәге сырларның җитмешләп проценты чит илдән китерелгән икән: Финляндия, Дания, Сербия, Италия, Франция, Чехия, Литва, Польша... Аларның бөтенесен дә санап бетерә алмадык - суыткыч эшләп торганга, аяклар катты.

Гәҗит укыймыйсызмы әллә бер дә?
Хәзер кеше бик күп йөри башлаган Агросәнәгать паркын да тикшереп кайттык берочтан. Үгезне мөгезеннән эләктерергә дип, иң беренче сырлар рәтенә юнәлдек. Белик әле, халык кайсы сырларны ярата икән? Татарстанда җитештерелгән сырлар бердәм булып өелеп торса, Германия, Дания, Польша, Литва сырлары, аерым хуҗалык булып, башка бүлектә яталар. Сатучы кыз сүзләренә караганда, кешеләр Литва сырларын яраталар икән. Гауда дигәнен ураза тотучылар да сорап-сорап алдылар ди ул.
- Безнекеләрдән сыер исе килә, ашый алмыйм мин аларны. Нәрсәдер пешерер өченгә, салатка ярыйлар. Бәяләрендә дә әллә ни аерма юк, ашар өчен, яшерен-батырын түгел, тәмлерәкне аласы килә инде, - диде сатучы.
Санкцияләр кертелгәч, сырларыгызның ассортименты кимеп китеп, сәүдәгә зыян килмәс микән дигән соравыбызга:
- Кем белгән аны. Әле китереп торалар, аны-моны әйткән кеше юк, - дип җавап бирде.
«Майский» яшелчәләре сатылган ноктада исә тәмам «оятка калдык». «Майский»ның чын кибете Казанда бары шушында гына икән. Бәяләр дә кыйммәтләнмәячәк, әле сентябрьдә арзанаячак кына диделәр сатучылар. «Частник»ларны сүктеләр. Алардан арзанга алып китәләр дә, шунда ук арттырып саталар икән. Яшелчәләр турында нинди максат белән сораштыруыбызны аңламадылар инде, билгеле, әмма алар каршында «Майский» турында берни белми торган кешеләргә чыгып калдык.
- Сез күктән төштегезме әллә. Гәҗитләр укырга кирәк бераз, - дигән киңәшләренә өстәп: -Яшелчәне монда килеп алыгыз, безнекеләр нитратсыз. Чит илләрдә дә бик яраталар безнең продукцияне. Нитратлы ризыклар ашамагыз, кызлар, сез бәби табасы кешеләр. Тагын бер-ике буыннан соң кешеләр бик ямьсезләнәчәк, мутантлар туа башлаячак дип укыдым әле күптән түгел. Шулай булыр да шул, читтән кергән яшелчә, җиләк-җимешне ашлама белән тиз үстерәләр бит аны, аларны ашап үскән буыннан кемнәр тусын тагын. Хәзер кеше бозылып бетте инде анысы, бәрәңге дә утыртмыйбыз бит. Шулай да Татарстан продукциясен ашарга тырышырга кирәк. Читтән кергән сөт ризыкларын да аласы юк, сыерлары бар да ак канлы, - дип озатты безне Гөлсинә апа.

Ит бездән, җиләк читтән
Итләр рәтендә Кукмарадан килгән абзый белән сөйләшеп алдык. Ит бизнесы белән егерме елга якын шөгыльләнә икән.
- Үгезләр дә асрап карадык, иң табышлысы - тавык. Әмма аны бала караган кебек карап үстерергә кирәк, әле үз балаларыбыз кечкенә, алар белән маташып булмый. Өч-дүрт айда җитешә, бәясе 190 сум. Үгезне ел ярым асрыйсың, аны да миннән килосын 190 сумга алып китәләр. Дуңгызны җиде-сигез ай үстерергә кирәк. 200 баш дуңгыз асрыйбыз абый белән, үзем басып торып сатам да шуны, - ди ул.
Чит илләрдән дуңгыз ите кертелми башласа, үз итләре әйбәт китәр дигән өмете зур түгел аның.
- Ел саен берәр нәрсә килеп чыга да тора инде ул, әле корылык, әле тагын нәрсә. Бусы да шундый бер хәл инде аның. Колхозникны һәркайда кысалар бит аны, - дип кенә куйды.
Кибеттә җиләк-җимеш чит илләрнеке булса, базардагысы - үзбәкләрнеке.
- Бездә бар нәрсә дә үсә бит, - диде сатучы кыз, горурланып. Абрикосның пеләше кирәкме, эресе яки вагымы - бар да бар. Карбызларын да тезеп куйганнар. Яшелчә, ит, бал, күкәй исә Татарстанныкы. Базарда йөргәндә бу сатучылар санкцияләр турында ишетмәгәннәр дә, ахры, дигән фикергә килдек. Ишетсәләр дә егылып китмәячәкләр анысы.
Кибет белән базарны әйләнеп чыккач, шундый нәтиҗәгә килдек - ит белән бәрәңгегә, катык-сөткә ияләшкән халыкка ул санкция дигәннәре бер дә куркыныч нәрсә түгел икән. Туңып сикерүчеләргә түгел, туеп сикерүчеләр өчен генә ясалган «күгәрекле сыр», мидия-медузаларсыз да рәхәтләнеп яши алачак гади халык.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов:
- Министрлыкта бу уңайдан махсус эшче төркем булдырылды, санкция салынган азык-төлек төрләренә мониторинг үткәрелеп тора. Халыкны кирәкле продуктлар белән тәэмин итү нормаль бара. Ажиотаж булмады, көтелми дә. Бәяләр артмады, бәрәңге, кәбестә кебек сезонлы яшелчәләргә төште дә әле. Дефицит булмаячак, республика сыер ите белән - 88, дуңгыз ите белән - 162, кош ите белән - 117, йомырка белән - 108, сөт продукциясе белән - 119, шикәр комы белән 177 процентка тәэмин ителгән. Яшелчә белән тәэмин ителеш әлегә 56 процент, әмма бу соңгы күрсәткеч түгел. Балык җитештерү өлкәсенә килгәндә, татарстанлылар аңа да кытлык кичермәс. Кибетләрдә, базарларда үзебезнең елга балыклары тулып ята, күптән түгел төзелгән килешү нигезендә, Камчаткадан диңгез балыклары да кайтарылыр дип көтелә.

Татарстанга читтән кертелүче продукция
Сөт ризыклары - 1,2 %
Мөгезле эре терлек ите - 2,5%
Яшелчә - 5,8%
Кош ите - 7,9%
Дуңгыз ите - 13%
Балык - 13%
Җиләк-җимеш - 14%
Сыр - 30%
Сүз уңаеннан, «Майский» совхозы елына 30 мең тонна яшелчә җитештерә, шуның яртысын Татарстаннан читкә чыгара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: