16+

Мәктәпләрдә электрон китаплардан укый башлыйлар

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен «Биология» һәм 8нче сыйныфларга «Химия» мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.

Мәктәпләрдә электрон китаплардан укый башлыйлар

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә электрон китаплар белән укый башлаячаклар. Татарстанның 52 мәктәбе беренче яртыеллыкта 5нче сыйныф өчен «Биология» һәм 8нче сыйныфларга «Химия» мультимедиа дәреслекләрен сынап карарга ризалык белдергән.

Ә калган дәреслекләрне нәшрият 2015 елның 1 гыйнварыннан әзерләргә тиеш булачак. Мәктәпләргә электрон дәреслекләр кертү матди яктан да әллә ни авырлык тудырмас дип ышандыра җитәкчеләр: сыйныфларда компьютерлар бар, республикага китаплар әлегә бушлай бирелә.
Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры Татьяна Камалетдинова әйтүенчә, әлеге проектка Татарстанның биш мәктәбе беренчеләрдән булып кушылган: Мамадыштагы һәм Буадагы 2нче лицейлар, Чаллыдагы 56нчы, Әлмәттәге 16нчы мәктәпләр һәм Казандагы 102нче гимназия. Берничә ел элек - «Intel мәктәпләре» проекты кысаларында бу мәктәпләргә күпләп компьютер техникасы кайтартылган булган. Анда укучылар, укытучылар да мультимедиа дәреслекләр белән эшләячәк. Әлеге уку йортларында бер укучыга бер компьютер туры килсә, Татарстанның 47 мәктәбендә электрон дәреслекләрне «Татарстанның электрон мәгарифе» порталы аша бары укытучылар гына кулланачак. Чөнки укучыларга компьютерлар җитми.
Республика хәзергә «Дрофа» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. Быел тәҗрибәдә катнаша торган дәреслекләр дә әлеге нәшрияттә әзерләнгән.
-Татарстанда тәҗрибәдә катнашачак электрон китаплар кулланучылар өчен җайлы булырга тиеш дигән максат куелды. Шулай ук нәшрияткә дә таләпләр зур - китаплар Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы экспертизасының биш баскычын үтәргә тиеш. Безнең республика бу проектта катнашырга әзер. Бездә мультимедиа җайланмалар, интернет бар, укучылар китаплар белән дәрестән тыш өйләрендә дә шөгыльләнә алачак, - ди Татьяна ханым.
«Татармультфильм» нәшрияте исә 1‑4 нче сыйныфлар өчен татар теленнән электрон дәреслекләр булдырырга җыена. 8‑9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән китапның версткасы әзер дә икән инде. Киләсе елдан ул Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы иләге аша узачак.
Фикерләр төрле: өйдә компьютер, телевизор карап утыру гына җитмәгән, мәктәптә дә балалар экранга төбәлеп күзләрен бетерерме дип борчыла кайбер ата-аналар, икенчеләре исә мәктәпләрнең заман белән бергә атлавына сөенә генә. Шуңа да мәктәпләрдә электрон китаплар куллану мәҗбүри булмаячак. Электрон вариант традицион дәреслекләрне кысрыклап чыгармасмы дигән курку да бар. Хәер, гомер гомергә шулай булган бит инде: телевизор барлыкка килгәч, театр-концертларга йөрүче булмас дип борчылганнар, интернет телевизорны бетерә дип шикләнделәр, хәзер менә электрон китаплар басма матбугатны юк итмәсме дип уйлыйсың... Вакыт күрсәтер...

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Электрон дәреслекләр куллану көнбатыш илләрендә инде 15‑20 еллап күзәтелә. Минем фикерем бер - электрон дәреслекләр традицион китапларны кысрыкларга түгел, тулыландырырга тиеш. Япониядә мәктәпләрдә электрон дәреслекләр бик популярлашкан иде. Әмма берничә ел элек Япониянең мәгариф системасында компьютер куллануны чикләү буенча эш алып барыла башлады. Компьютерны күп куллану укучыларның зиһенен саектыра дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр. Анда традицион китапларга кайта башлаганнар. Дөрес, тәҗрибәләр үткәрү кирәк. Татарстанның барлык мәктәпләрендә түгел, берничәсендә бу электрон китапларны кулланып карап, нәтиҗә белән уртаклашырга була. Бу эшкә ныклап тотынганчы чит ил тәҗрибәсен өйрәнсеннәр иде. Мәктәпләрдә электрон китаплар, да, традицион дәреслекләр дә булырга тиеш. Ә менә аларны нинди пропорциядә кулланырга кирәклеген тәҗрибә күрсәтер.

Рәнис Әхмәтов, Буаның 2нче номерлы лицей директоры:
- Укытучыларның электрон дәреслекләр белән элек эшләгәннәре булмады. Ләкин бездә мөмкинлекләр җитәрлек дип саныйм. Лицейда ун мобиль сыйныф бар. Алар 90 ноутбук, 210 нетбук белән җиһазландырылган. Электрон дәреслекләр белән эшләр өчен башка мультимедиа җайланмалары да бар. Интерактив такталар, әйтик. Бер урында таптанырга ярамый. Бу - заман таләбе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading