Шәһри Казан

24 февраль 2015 яңалыклары

  • 24 февраль 2015 - 13:52
    Рөстәм Миңнеханов Гомәр Усманов гаиләсенең кайгысын уртаклашты
    "Кадерле Фәрид Гомәрович һәм Светлана Гомәровна! Әтиегез Усманов Гомәр Исмәгыйлевичның вафат булуы белән бәйле авыр кайгыгызны уртаклашам. Ул Татарстанның иң алдынгы җитәкчеләре рәтендә булды, көчле ихтыярлы кеше иде. Безнең республика үсешенә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертте, аларның хөрмәтен һәм ихтирамын казанды. Гомәр Усмановның җаваплы урыннарда эшләү дәверендәге нәтиҗәле...
    854
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 12:42
    Татарстан Президенты ветераннарга юбилей медальләре тапшырды
    Ватанны саклаучылар көне күп кенә ветераннарга икеләтә бәйрәм булды. Кремльнең тантаналар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941−1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре тапшырды. Ветераннарны тыштан ук курсантлар каршы алып торды, эчкә узгач та өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп озата йөрүчеләр алар булды. Залда тере оркестрның уйнап торуы,...
    959
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 12:10
    Казанда һава температурасы 80 елдан соң рекорд куйды
    Казанда һава температурасы 23 февраль көнне рекордлы күрсәткечкә күтәрелде - 3,6 градус җылы булды. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча мондый җылы һава торышы соңгы тапкыр 80 ел элек - 1935 елда гына күзәтелгән.
    752
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 11:36
    Казанда Владимир Высоцкийның иҗатына багышланган фотокүргәзмә ачыла
    26 нчы февральдән алып 12 нче апрельгә кадәр Казан Ратушасында «Владимир Высоцкий, Марина, Дуслар» дигән фотокүргәзмә эшлиячәк. Күргәзмәгә 1967-1980 елларда төшерелгән, халык арасында танылган «Гамлет» һәм «Антимирлар» спектакльләреннән уникаль фотосурәтләр, Владимир Высоцкий уйнаган кинофильмнардан кадрлар, музыкант һәм актерның дуслары арасында Марина Влади белән бергә төшкән фотосурәтләре куелачак.
    734
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 11:25
    КПССның беренче обком секретаре Гомәр Усманов вафат
    Бүген КПССның Татарстан обкомы беренче секретаре (1982 - 1989) Гомәр Усмановның 83 нче яшендә вафат булды. Ул 1989 - 1990 елларда ул КПСС ҮК секретаре вазыйфасын башкарды. Гомәр Исмәгыйль улы Усманов 1989 -1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты иде. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
    687
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 09:56
    Яран гөлен үстерү өчен берничә киңәш
    Яран гөлен үрчетү өчен ботагын алып суда тотабыз. Кайвакытта ул череп тә китә, моны булдырмас өчен суга активлашкан күмер төймәсе салырга кирәк икән. Тамыр җибәреп чүлмәккә утыртканда, туфрагын күп салмагыз, тамырын тизрәк җибәргән саен, чәчәк атуы да тизәя. Гөлнең чүлмәге кечкенә булган саен, чәчәге дә күбрәк була. Яран гөленең кояш...
    6975
    0
    8
  • 24 февраль 2015 - 09:41
    Рамил Курамшин, баянчы
    Түбән Новгород өлкәсенең сәеррәк яңгырашлы Кочко-Пожар авылыннан мин. Казанга 1964 елда килдем, Казан мине иҗат ягыннан тудырды, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрде.
    1210
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 09:31
    «Шәһри Казан»га арзан бәядән язылып кал
    Хөрмәтле укучыларыбыз, исегезгә төшерәбез: "Россия почтасы" 26 февральдән 7 мартка кадәр Бөтенроссия газетага язылучылар декадасы оештыра. Ул вакытта Татарстанда чыгучы матбугат чараларына - 10 процент, ә федераль басмаларга 5 процент ташлама белән язылып булачак. Димәк, "Шәһри Казан"га да 10 процент ташлама белән язылырга мөмкин. Индексларыбыз 54126 (атнага өч тапкыр -...
    0
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 09:26
    Илсур Метшин Россия мэрлары рейтингында беренче урында
    Казан мэры Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрлары арасындагы февраль рейтингында беренче урында. Илсур Метшин, узган рейтинг нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бер урынга күтәрелде. Рейтинг Мәгълүмат коммуникацияләре үзәге белән берлектә, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Политология тикшеренүләре үзәге белгечләре тарафыннан төзелгән. Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унлыгына Илсур Метшин (Казан), Владимир...
    764
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 08:10
    Сугышка киткәннәрнең туган авылларына исемнәре генә кайтты
    Аяусыз, кансыз, коточкыч сугыш авыллардагы меңләгән ир-егетләрне сазлык сыман үзенә суырды. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип җырлап китсәләр дә, күпләре әйләнеп кайтмады. Туган авылларына аларның исемнәре генә кайтты. Авылда исә картлар, хатын-кызлар һәм балалар тормыш арбасының төбенә җигелде. Сөеклеләре, әтиләре, абыйлары танкларга каршы атакаларга күтәрелгәндә алар җир сөрде, чәчте, сукалады,...
    988
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 07:12
    Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылыннан Газиз абый Хановның сугыш хатирәләре
    Иртәнге чәйгә әзерләнеп, кыштыр-кыштыр почмак тирәсендә йөргән Хөснелбәнат әби түр якта телевизордан концерт карап утыручы картына дәште. Һәрвакыттагыча кара-каршы утырып, чәй эчте алар. Күп сөйләшергә яратмаган җәмәгатен артык сүзләр белән бимазаламый Хөснелбәнат әби. Ир сүзе бер булырга тиеш, дип фикер сөргән Газизен күз карашыннан ук аңларга өйрәнде инде ул. Шөкер,...
    1127
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 06:53
    Түбән Камада “Ак Барс” белән “Нефтехимик” очраша
    Бүген Түбән Камада 19.00 сәгатьтә Казанның "Ак Барс" командасы "Нефтехимик" белән очраша. Әлеге матчны "ТНВ" - "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша турыдан-туры трансляциядә карап булачак. Бу сезонда көндәшләр бер-берсе белән 4 тапкыр уйнады: Түбән Камада - 3:2 (Малыхин, Никулин, Песонен; Я.Альшевский, Секстон) һәм 4:1 (Малыхин, Варнаков, Бурмистров, Петров; Эронен),...
    738
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 06:42
    Чаллыда гадәти булмаган комедия күрсәтелә
    Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була. "Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте. Шаян чыгышларны тыңлап, рәхәтләнеп көлделәр, ә моңлы җырларыбыз уйландырды, моңландырды. Чаллы халкы да бу программаны яратыр, дип ышанабыз. Хөрмәтле дуслар, килегез, тормыш мәшәкатьләрен...
    828
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 06:14
    Чаллыда Cisco челтәрле академиясе ачылган
    Чаллыда IТ-паркта беренче Cisco челтәрле академиясе ачылган. Әлеге академиядә IТ-белгечләрне, шулай ук челтәрле технологияләр белән кызыксынучы студентлар һәм мәктәп укучыларын укытачаклар. Алар IТ-Академия белем бирү программасы буенча белем алачак, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.
    665
    0
    0
  • 24 февраль 2015 - 05:55
    Казанда патриотик фильмнар карадылар
    "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Ватанны яклаучылар" дип аталган россиякүләм фестиваленең финалы узды. Әлеге фестиваль кысаларында 100 артык кино күрсәтелгән. Фестивальне оештыручылар патриотик рухтагы фильмнарны мәктәпләрдә һәм училищеларда күрсәтергә ниятлиләр.
    926
    0
    0
Реклама