27 февраль 2015 яңалыклары
-
27 февраль 2015 - 12:17Мәгъсүм Гәрәев милиция полковнигы, янгын сүндерүче, хәтта карак та булып караганМәгъсүм Гәрәев - үз тормышы һәм иҗаты турында дүрт китап язган кеше. Аларда дөньякүләм танылган шәхесләр белән төшкән фотоларга да урынны мулдан биргән. Ул журналистика дип аталган гаҗәеп тирән диңгез төбеннән мәрҗәннәр җыя. Күп кенә журналистларга канат куйган остазга 7 февральдә 80 яшь тулды. Мәгъсүм абый журналистиканы үзенең "икенче хатыны"...
-
27 февраль 2015 - 11:05Сарманда Җәлил шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырадыЭлектән килгән күркәм традицияне дәвам итеп, мәктәп укучылары арасында быел да Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды (бай мәгълүмат бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән). "Җәлилнефть" идарәсе һәм бистә делегациясенең Мостафа...
-
27 февраль 2015 - 10:44Татарстан Президенты сугыш ветераннарына юбилей медальләрен тапшырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Чара шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның "Җиңү юлында"/"На пути к Победе"музеенда үтте. Медальләр Фазыл Массаров, Николай Печенкин, Николай Баранов, Мөхтәсим Фарукшин, Мәхмүт Хәйретдинов, Мостафа Хайбуллов,...
-
27 февраль 2015 - 10:33«Әкият» курчак театрында олылар өчен спектакль күрсәтеләчәк«Әкият» курчак театры олылар өчен кичке спектакльләр программасын яңарта - 2нче апрель көнне Казан тамашачысына Авксентий Цагарели әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ханыма» грузин спектакле тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта театрда «Ханыма» спектакленең репетицияләре бара. Исегезгә төшерәбез, олылар өчен кичке спектакль биредә соңгы тапкыр 1997 елда куелган иде. «Беда от нежного сердца» дип...
-
27 февраль 2015 - 10:19Балтачта балалар бакчасында министрны инглизчә сәламләп каршы алдыларМәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы белән танышты. Балалар белән аралашып, аларның чыгышларын тамаша кылды. Инглиз һәм рус теле укыту төркемнәрендә сабыйлар кунакларны инглиз телендә сәламләп каршы алдылар. Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: "Иң мөһиме - аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр...
-
27 февраль 2015 - 10:04Россия Президенты Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указны имзаладыРоссия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады. Указ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган...
-
27 февраль 2015 - 09:49Илһамия Нуретдинова, пенсионерКырык елдан артык Себер якларындагы Качканар шәһәрендә заводта эшләдем. Мин киткәндә Казан үзәгендәге йортлар төссез, Болак һәм Кабан күле тирәләре, Колхоз базары буйлары сасы иде. Бүгенге Казан ул - әкият шәһәре.
-
27 февраль 2015 - 08:33Ульяновск өлкәсеннән Асия апа Валееваның сугыш яралары әле һаман да йөрәгендәКүпме яшьләрнең хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирмәгән сугыш афәте 17 яшьлек Асияне дә читләтеп үтми. Ульяновск өлкәсенең Цильна районы, Кәшә авылында балачактан җырлап йөргән кыз 1939 елда Казанга музыка училищесына укырга килә. (Аның Әтисе Госман абый оста гармунчы, әнисе Бибиҗамал оста биюче булганнар) Абыйсы Фәйзи Садыйков та Казанга килеп күп...
-
27 февраль 2015 - 07:21Төш юрап алыйкТөштә яшеллек күрсәң, тиз килә торган шатлык. Төштә ак әйбер - шатлык, кара әйбер - кайгы, кызыл әйбер - кыстау, яшел әйбер - озын гомер. Ак тун кисәң, байлыгың күп була. Атка атлану - мәртәбәгә ирешү. Болганчык су - көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су - яхшы хәбәр. Гармун тавышы ишетсәң,...
-
27 февраль 2015 - 06:22Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхованы сәхнә теле укытырга чакырганнарАртист халкы һәрвакыт тамашачының күз уңында. Алар белән һәрвакыт кызыксынып тора. Без бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова белән аның тормышындагы һәм иҗатындагы яңалыклар турында сөйләштек. - Резидә, син театрда алты ел гына эшләсәң дә тамашачыга танылырга өлгердең. Сиңа сәнгатькә юл күрсәтүче кем...
-
27 февраль 2015 - 06:14“Яңа Гасыр” бәби көтә"Яңа Гасыр" каналында һава торышын әйтүче Венера Баһаветдинова белән "Болгар радиосы" "Яңалыклар" хәбәрчесе Рушан Хантимеров гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булырга тора дигән сүзләр йөри. Яшь гаилә бәби көтә. Әмма үзләре бу хакта бик сөйләргә теләми. - Бернинди яңалык та юк алай. Яңалыклар һәр сәгать саен 91.5 ешлыгында, - диде Рушан....
-
27 февраль 2015 - 06:00“Егетләр солянкасы” кызларны котлаячакКызлар, 8нче март бәйрәмен кайсыбыз гына зарыгып көтеп алмый да, матур бүләкләр турында хыялланмый икән?! Менә, эстраданың якты йолдызлары - җырчы егетләр -җырлы бүләк әзерләгәннәр: "Егетләр солянкасы"! Илназ Баһ, Илдар Хәкимов, Рафаэль Латыйпов, Илдар Әхмәтов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Гарипов, Илшат Хәмәдиев, Мурат Гайсин, Артур Салихов сезне 4 март көнне 18:30...
-
27 февраль 2015 - 05:54Гармунчылар ансамбле юбилей уздыраКүренекле баянчы Рамил Курамшин оештырган гармунчылар ансамблен озак еллар Роберт Гарипов җитәкли. Ул ансамбльне талантлы җырчылар, гармунчылар, биючеләр белән тулыландыра. Концерт бригадасы оештырып, авылларда, шәһәрләрдә, шифаханәләрдә чыгышлар ясый алар. Репертуарларында халкыбызның моңлы һәм шаян җырлары урын алган. Күптән түгел Тынычлык бистәсендәге мәдәният сараенда концерт куеп халыкны куандырып киттеләр. Концертны караганнан...
-
27 февраль 2015 - 05:51Казанда 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештерелгән"Казанский текстиль" җәмгыяте Җиңүнең 70 еллыгына 3 миллион метрга якын озынлыкта "Георгиев тасмасы" эшләргә заказ алган. Бүгенге көндә ул инде 1 миллион метр тасма җитештергән.
-
27 февраль 2015 - 05:49Казан Мәңгелек ут эстафетасында катнашаБыел Казан Мәңгелек ут эстафетасында катнаша. Анда Казаннан кала Россия Федерациясенең тагын 40 шәһәре катнаша. Акция агымдагы елның 6 маенда, Мәскәүдә Александр бакчасында башланып китә. Казанда Мәңгелек ут Җиңү паркында кабызылачак. Әлеге чара Россиянең һәр шәһәре, илнең һәр гаиләсе Мәңгелек утның кечкенә генә кыйпылчыгын үзенә кабул итеп алу максатыннан уздырыла.