Шәһри Казан

5 март 2015 яңалыклары

  • 5 март 2015 - 15:38
    "Шәһри Казан" 6 март 2015 №23
    632
    0
    0
  • 5 март 2015 - 15:23
    «Ел хатын-кызы» билгеле булды
    «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашыннан» - рес­публикада иң популяр һәм көтеп ала торган бәйгеләрнең берсе. 1993 елдан бирле уздырыла торган бу чара, чын мәгънәсендә, хатын-кызны ана буларак та, җәмәгать эшлеклесе - лидер буларак та югары күтәрде.
    868
    0
    0
  • 5 март 2015 - 13:47
    Казанга Германиядән гаилә мөнәсәбәте белгечләре килде
    Казанга Германиядән дөньякүләм танылган психоаналитиклар Берт Хеллингер һәм аның хатыны Софи Хеллингер килде. Алар "Гаилә корылышы" темасына семинарлар үткәрәчәкләр. Россиядә күп еллар эшләдем, мине һәрвакыт бик җылы кабул иттеләр,-диде Берт әфәнде. Софи ханым бездә әле тәүге мәртәбә. "Казан искиткеч матур. Россиядә мин дөньяның бер җирендә дә булмаганча җылы мөнәсәбәт күрдем",...
    640
    0
    0
  • 5 март 2015 - 13:44
    “Җиңү балкышы”на өлеш керт!
    9 мартта « Яңа гасыр» телевидениесендә "Җиңү" акциясе кысаларында туры эфирда "Җиңү балкышы"дигән телемарафон үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Ак Барс созидание" хәйрия фонды һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм уңаеннан оештырыла. Шул уңайдан узган матбугат конференциясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе...
    582
    0
    0
  • 5 март 2015 - 13:25
    "Халык контроле" Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты
    Бүген кайбер даруханәчеләр тынычлану өчен үзләре дә дару эчәрлек хәлгә җиткәндер. Ник дигәндә, "Бердәм Россия" партиясенең "Халык контроле" чарасы кысаларында проектның Татарстандагы бүлек җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова белән бергә журналистлар Казандагы дару бәяләрен тикшерергә чыкты. Россия хөкүмәте 2014 елның 30 декабрендә социаль әһәмиятле препаратлар исемлеген раслап, анда җитештерүченең...
    592
    0
    0
  • 5 март 2015 - 12:36
    Матурлык салоннары саны буенча Казан рейтингта 11нче урында тора
    Миллионлы шәһәрләр арасында матурлык салоннары саны буенча Казан рейтингта 11нче урында тора. Аналитиклар 15 шәһәрне чагыштырганнар һәм һәрбер шәһәрдә 100 мең хатын-кызга күпме матурлык салоны туры килгәлеген исәпләп чыгарганнар. Казанда һәрбер 100 мең гүзәл затка 55 матурлык салоны туры килгәнлеге ачыкланган. Беренче урында 103 саны белән Новосибирск тора.
    643
    0
    0
  • 5 март 2015 - 11:57
    Әлмәт эшмәкәре “Голос” проектында катнашкан егеткә куртка бүләк иткән
    "Голос" проектында катнашкан Тимур Мусинга Әлмәт эшмәкәре куртка бүләк иткән. Ул үзенең бу адымын рәхмәт йөзеннән башкаруын әйткән. Әлмәттә курткалар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Тимурны үзе эзләп тапкан. "Безнең егетнең Мәскәүгә кадәр баруын ишеткәч, үземнән ничек тә ярдәм күрсәтәсем килде. Аның талантына сокланмый булмый. Молодец егет ул!" - ди эшмәкәр.
    685
    0
    0
  • 5 март 2015 - 11:19
    Рөстәм Асаевның кызы татар сәхнәсенә ныклы адымнар белән атлый
    Әлегә аны Татарстан халкы танылган җырчы Рөстәм Асаевның кызы буларак кына белә. Әмма бу яшь туташ татар сәхнәсенә инде ныклы адымнар белән атлый. Кабатланмас тавышы, үзенчәлекле төс-кыяфәте белән дә үзенә җәлеп итә Гөлназ Асаева. "Конкурсларны өнәп бетермим" Татарстанда танылган җырчыларның күбесе Башкортстан ягыннан. Моның сере һәм сәбәбе, мөгаен табигатькә бәйледер....
    701
    0
    0
  • 5 март 2015 - 11:10
    "Сөембикә" журналы затлы күргәзмә оештырды
    Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында гүзәл затларыбызның алтын кулларына мәдхия булып яңгыраган затлы күргәзмә ачылды. Аны «Сөембикә" журналы оештырды. Утыздан артык авторның эше тәкъдим ителә анда.
    769
    0
    0
  • 5 март 2015 - 10:58
    “Нәүрүз” гә егерме спектакль сайлап алынды
    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Нәүрүз" театр фестиваленә багыншланган матбугат конференциясе күңелсез хәбәрдән башланды. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Ул шушы көннәрдә генә "Война непрощенных" дигән фильмда катнашып кайтты. Кино татарларның сугыштагы батырлыгына багышлана. Режиссер Витебск урманнарында йөргәндә салкын тидергән. Дирекция төрки халыкларның XII...
    639
    0
    0
  • 5 март 2015 - 10:52
    Җиңү бәйрәмен оештыруга яшьләр дә ярдәм итә
    Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларда яшьләр дә актив катнашачак. Татарстанда "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы" федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның эшчәнлегендә теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала. - Кызганыч, безгә Бөек Җиңү бәйрәмен якынайткан ветераннарыбыз сафы сирәгәя. Бүген, тарихи фактларны бозган заманда, ветераннар белән яшьләр арасындагы бәйләнешне...
    610
    0
    0
  • 5 март 2015 - 09:07
    Рафат Әминов, машина йөртүче
    Ульяновск шәһәреннән вакытлыча килеп эшлим. Казан үзенең дәрәҗәсе ягыннан Ульяновскийдан бермә-бер өстен, әлбәттә. Монда тормыш кәефе бөтенләй башка, малай. Ульяновск басынкырак шәһәр. Казан көндез дә, төнлә дә гаҗәеп матур.
    578
    0
    0
  • 5 март 2015 - 08:59
    Хуҗабикәләргә берничә киңәш
    Пыяла стаканнар, вазаларны юа торган суга аз гына тоз яки аш серкәсе салсагыз, алар тизрәк чистарыр, ялтырап торыр. Алюмин кәстрүлегез ялтырап торсын дисәгез, аны бәрәңге калдыклары, алма кабыгы салынган суда кайнатып алыгыз. Сөтегез ташып, газ плитәсен пычратса, ул урынга тоз сибеп, өстенә юеш кәгазь куегыз, алай иткәндә янган сөт исе...
    2
    0
    0
  • 5 март 2015 - 08:47
    Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» француз нәшрияты башлыгы белән очрашты
    Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов...
    673
    0
    0
  • 5 март 2015 - 08:37
    Ратмир Шәйдуллин Татарстан Республикасы прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде
    Ратмир Шәйдуллин Татарстан Республикасы прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Әлеге боерыкны Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалады. Модест Фатыйхов Казанның Совет районы прокуроры итеп билгеләнде. Ратмир Фәрит улы Шәйдуллин 1980 елның 25 мартында ТАССРның Түбән Кама шәһәрендә туган. 2002 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУ ның юридик факультетын...
    605
    0
    0
Реклама