Шәһри Казан

8 апрель 2015 яңалыклары

  • 8 апрель 2015 - 13:25
    Дару алганда сак бул!
    7 апрель көнне Татарстан иҗтимагый палатасы дару бәяләре күтәрелүгә кагылышлы темага кайнар элемтә оештырды. Ике сәгать буе шалтыратучыларның зарларын иҗтимагый палата әгъзалары Владимир Вавилов, Лилия Таишева, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар тыңлады. Һәрбер мөрәҗәгать иткән кешенең тулы исеме, телефоны һәм соравы язып алынды, сораулары тикшереләчәге турында әйтелде.
    567
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 13:15
    Әллә хәзер шундый модамы?
    Кызлар BMW X3 көтә ахры) Сез ничек уйлыйсыз?
    548
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 12:53
    Гомер буе Фәхретдин әби дип йөргән әби Маһирә исемле булып чыкты
    Арбор авылында без үскән урамны - Озын тык­рык - ялгызлар урамы дип йөртәләр. Монда авылның иң усал телле, бик эшчән, тормышны җигелеп тарткан ялгыз әби-­апалары яшәде. Сугыш афәтен үсмер килеш үз җилкәләрендә күтәреп, яшьлекләрен дә шуңа корбан итеп, сөйгән ярларын, улларын югалткан апалар, әбиләр алар. Без бала чакта ул әби­ләрнең...
    576
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 12:07
    Биисең килсә, паркка бар
    Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башкалада ачык һавада концертлар үткәрү традициясен кабат кайтарырга ниятли. "Сәйдәш" мәдәният үзәге һәм "Фантазия" хатын-кызларның джаз-оркестры бию кичәләре оештырачак. 15,22 һәм 29 май көннәрендә "Сәйдәш" мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә фронт еллары...
    559
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:55
    Ә хәрефен кочаклап фотога төшәргә телисеңме?
    26 апрель Тукай туган көнендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе Бауман урамында зур концерт оештырырга ниятли. Быел аларның эшли башлавына 10 ел тула. Юбилей өчен махсус 3 Д хәрефләр әзерләгәннәр. Агачтан ясалган татар хәрефләре янында фотога төшәргә мөмкин. Чара ярминкә формасында үтәчәк. Теләгән кеше тәм-томнар белән чәй дә эчә ала.
    573
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:38
    Татарстанда “Йолдызлык” фестиваленә көндәш итеп, мәктәп театрлары фестивален булдырырга ниятлиләр
    Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Сәйяр" Балалар театрлары фестивале үтте. Аны гамәлгә куючылар - Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе, Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
    561
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:35
    Виталий Чибизов, төзүче:
    - Тумышым белән Волгоград шәһәреннән мин. Россияне аркылыга-буйга йөреп чыктым. Казанны күргәч, мондый да матур шәһәр булса да булыр икән, дип шаккаттым. Казан - супер шәһәр. Биредә халыкка мөнәсәбәт тә әйбәт, шушы дуслык, бердәмлек саклансын. Төзелештә эшлим, Казандагы кадәр төзелеш колачын бер генә шәһәрдә дә күргәнем булмады.
    612
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 11:25
    Саулык артыннан - сәүдә үзәгенә
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә "Кольцо» сәүдә үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклаучы скрининг уздырылганы ишеткәч, шунда киттем.
    529
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 08:43
    Хатын-кызлар өчен иң кирәкле продуктлар
    Хатын-кызлар өчен иң кирәкле продуктлар Хатын-кызлар помидор ашарга тиеш, аның составында йөрәк, күкрәк рагыннан саклый торган ликопин бар. Омега-3 майлы кислотасына бай җитен маен көненә икешәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. Кәбестә иммунитетны ныгыта, сөякләр сәламәтлеген саклый. Диңгез балыкларында стресска каршы торырга ярдәм итә торган майлы кислоталар бар. Сөякләрне ныгыту...
    705
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 08:35
    Зилә Сөнгатуллинадан вокал буенча мастер-класс
    Бүген кичке алтыда, Казан консерваториясенең Орган залында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 38 нче йорт, 3 нче кат) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина,«Калеб-ликбез» проектының чираттагы җыены кысаларында, «Вокал осталыгы серләре» дип исемләнгән мастер-класс уздыра. Биредә ул үзенең укучылары белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Шулай ук һәр катнашучының Зилә...
    652
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 08:16
    Сугыш ветераннарына өстәмә акча
    Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан сугыш ветераннарына һәм тыл батырларына Россия Пенсия фонды 7 мең һәм 3 мең сум күләмендәге бер вакытлы түләүләр билгели. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, балигъ булмаган килеш концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүриләп тоту урыннарында тоткын булучылар, Финляндия белән сугыш чорында, Бөек Ватан...
    589
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 07:48
    Умартачылар җәйгә әзерләнә
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, республикада март тахырында 15 %ка якын умарта күче ачык һавага чыгарылган. Ләкин көннәр суытып җибәрү сәбәпле, ояларны җылытырга һәм махсус азык куярга туры килә. Быел бал җыючы умарталар саны артачак. Узган ел умарта күчләренең саны 239 мең булса, быел исә...
    607
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 07:40
    Дин һәм әдәбият бергә
    15 апрельдә кичке сәгать алтыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында яшь шагыйрь һәм язучылар белән очрашу узачак. Бу чарага Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре һәм Казан федераль университетының "Әллүки" иҗат берләшмәсе әгъзалары, татар әдәбияты белән кызыксынган мөселман яшьләре катнаша. Шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Язучылар берлеге рәисе...
    560
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 07:12
    Үрдәк ите җитәрлек булачак (Фото)
    Әлегә кибетләрдә үрдәк итен сирәгрәк очратсак та, тиздән бу ризык Татарстан халкына җитәрлек булачак. Республиканың Лаеш районы Комлы Кавал авылында эшләп килүче «Рамаевское» фермер җәмгыяте үз продукцияләрен тагын да арттырып республика халкын тәмле үрдәк ите белән тәэмин итеп торырга уйлый. - Татарстанда үстерелгән "хәләл" кош итенә Төркия, Согуд Гарәбстанында да...
    560
    0
    0
  • 8 апрель 2015 - 06:38
    ВУЗларга керү тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?
    Быел Татарстан югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны каралган. Шуларның 104 те дәүләтнеке булмаган вузлар өчен. Республиканың Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.
    618
    0
    0
Реклама