Шәһри Казан

2 июнь 2015 яңалыклары

  • 2 июнь 2015 - 18:00
    Сан гына түгел, сыйфат та кирәк
    Казанда «Ревматология һәм онкоревматологиядә коморбид проблемалар» дип аталган конференция кысаларында, Татарстан һәм Россия белгечләре әлеге төр авыруларга кагылышлы проблемалар турында сөйләштеләр. Бүгенге көндә ревматизм авырулары инвалидлыкка китерә торган сәбәпләр арасында өченче урында тора. Икенче урында - яман шеш авыруы. Еш кына кеше берьюлы берничә авыру белән авырый, әлбәттә, аларның тормыш...
    528
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 15:17
    Рөстәм Миңнеханов Владимир Путиннан Казанда узачак чемпионат тантанасын ачуны сорады
    Башкала Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Мәскәү Кремлендә узган физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан Казанда булачак дөнья чемпионатын ачуны сорады.
    622
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 15:04
    Ишегалды машина утарыннан ким түгел (ФОТО)
    - Мин шундый хыялый кеше инде - берәр нәрсә ясамасам, йоклый алмыйм. Әле дә хыялда булган әйберләр бар, аларның барысын ясап бетереп тә булмый, - ди Арча районы Яңа Сәрдә авылында әти-әнисенең төп нигезендә гомер кичерүче Наил Габдрахманов. Үз кулы белән ясаган техникаларына килсәк, аларның саны, үзе әйтмешли, «вак-төяге белән...
    611
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 14:54
    Беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла
    Иртәгә, 3 июнь көнне Казанда "Үткәндә һәм хәзерге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт турында радикализмга һәм терроризмга профилактика" дип аталган беренче халыкара ислам конференциясе уздырыла.
    1157
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 13:33
    Вьетнам базары янды
    Бүген вьетнам базары янындагы картиналар һәм сувенирлар складында янгын чыккан иде.
    994
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:44
    Чәчне ныгытыр өчен кычыткан суы кирәк (+фото)
    Яшел Үзән районының Норлат авылына командировка белән кайткач, Алия исемле кыз белән таныштым. Алия Фәхретдинова Норлат урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган. Гап-гади, тыйнак кына татар кызы. Нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Алиянең тезенә кадәр җитеп килгән кап-кара чәчләре. Үргәч озынлыгы кыскарак күренә әле, шулай да толымы билдән шактый түбән. Кояшта...
    750
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:06
    "Шәһри Казан" 2 июнь 2015 №57
    980
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 11:59
    Җырның һәм сүзнең «ертыгы» буламы?
    Бездә кунакта «Тәртип FM». Игътибарыгызга «Тел дигән дәрья бар» тапшыруның алып баручысы - Мөслим районы Тегермәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева язмасы. Шәһәрдә туып-үскән, телләре күбесенең ярым татарча, ярым русча ачылган җырчылар (хәзер күбрәк сәхнәдә шулар ) сүзгә артык әһәмият бирмиләр, көйне беренче планга...
    1410
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 11:50
    Әтнә районының Бәрәскә авылыннан фоторепортаж
    Бу авылда Татарстанда сакланган иң борынгы таш мәчет, башка җирләрдә булмаган гигант төрбәләр, тагын әллә нәрсәләр бар. Тарихи туризм үзәге оештырырга була Бәрәскәдә. Дөрес, бераз хәл итәсе мәсьәләләр бар.
    570
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 11:38
    Коенма дисәң дә, коеналар (+фото)
    Казанда рәсми төстә коену сезоны ачылды.
    605
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 10:45
    Казанда 20 балалар бакчасы ачылачак
    Казанда быел 20 балалар бакчасы төзергә җыеналар. Мәктәпкәчә яшьтәге алты балалар учреждениесендә төзекләндерү эшләре үткәреп, өстәмә 30 труппа да булдырырга уйлыйлар.
    705
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 09:25
    Бәйрәм дәвам итә
    Кичә бәйрәм чаралары Казанның һәр почмагында узса да, алар әле бүген дә дәвам итәчәк.
    548
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:50
    Казандагы велотөндә 5000нән артык кеше катнашты (ФОТО)
    30ыннан 31 майга каршы төндә Казанда велотөн булды. Узган ел әлеге чарада 3 меңләп кеше катнашса, быел 5 меңләп велосипедчы җыелды. Алар велосипедта Казанның истәлекле, үзенчәлекле урыннарын кертеп төзелгән маршрут буенча 35 чакрым юл уздылар һәм Иделдә таң каршыладылар. Чараның үзенчәлеге шунда - бу велосипедта йөрү генә түгел, ә Казан...
    568
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:33
    Ил башлыклары балаларны котлады
    Кичә Казан гөрләде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Сабыйларны бәйрәмнәре белән котларга "Казан Кремле"нә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
    737
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 07:09
    Аномаль эсселек урынына көчле җил көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез температура 27 градуска кадәр җылытачак.
    551
    0
    0
Реклама