7 март 2017 яңалыклары
-
7 март 2017 - 13:55Хәрби госпитальдән медицина үзәге ясыйларЭлекеге хәрби госпиталь бинасы 2012 елда ябылган иде. Дүрт ел дәвамында буш торганнан соң аны Казан федераль университетына тапшырдылар. Шуннан соң озак та узмыйча, белем бирү йорты биредә зур төзекләндерү эшләре башлап җибәрде. Яңа уку елында монда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедралары, лабораторияләре һәм аудиторияләре урнашачак.
-
7 март 2017 - 13:52Рөстәм Миңнеханов: «Хатын-кызларсыз булмый»"Бәйрәм алдыннан очрашу кулай булыр дип уйладык" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуны шул сүзләрдән башлады. "Сөйләшер сүзләр дә артып китте соңгы арада", - дип өстәде аннан үзгә интонация белән һәм бу сүзләргә аерым мәгънә салып.
-
7 март 2017 - 12:58Табиблар гүзәл затларга бүләк ясадылар8 март бәйрәме алдыннан "Мега" сәүдә үзәгендә гүзәл затларга бүләк ясадылар - Республика клиника онкология диспансерының табиблары аларга бушлай тикшеренү үткәрде.
-
7 март 2017 - 12:288 Март: язның бер көне – хатын-кызны бер еллык бәхетле итә (ФОТОРЕПОРТАЖ)Ниһаять, хатын-кызларның көтеп алган бәйрәмнәре килеп җитә. Инде бүген үк Казанның чәчәк сату нокталары, кибетләре гөрләп тора.
-
7 март 2017 - 12:24Игорь Кох: «Акчагызны берничә банкта саклагыз»Узган атнада Үзәк банк Татарстандагы берничә банкның ("Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкор банк") лицензияләрен алуы турында хәбәр итте. Юкса, көймәсе комга терәлгән "Татфондбанк"ны терелтә алучы санаторлар барлыгы турында да әйтелгән иде. Вакыйга нинди үсеш алырга мөмкин? Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох белән сөйләштек.
-
7 март 2017 - 11:46Камал театры егетләре, хатын-кызларны котлап, бик үзенчәлекле бүләк әзерләгәннәр (ВИДЕО)Г.Камал театры егетләре видеограф Илшат Рәхимбай белән берлектә хатын-кызларга үзенчәлекле видеотәбрикнамә әзерләгәннәр.
-
7 март 2017 - 11:33Татарстанның Мәдәният министры хатын-кыз журналистлар алдында "имтихан" тоттыМәдәният министры Айрат Сибагатуллин 8 март бәйрәме уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашып әңгәмә корды.
-
7 март 2017 - 11:07Иң таза хатын-кыз 3 атнада 100 килограммга ябыкканМисырда яшәүче һәм Мумбайда дәвалау курсы үтүче Иман Әхмәд Абдулати өч атнада 488 нән 380 килограммга калып, дөньядагы иң таза хатын-кыз дигән исемен югалткан. NDTV телеканалы җиткерүенчә, 25 ел эчендә ул беренче тапкыр үзе торып утыра алган һәм хәзер операциягә әзер. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
7 март 2017 - 11:03Актанышка Анатолий Карпов килгәнШахмат буенча уникенче дөнья чемпионы булып танылган бөек шәхес Актаныш районына Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм «БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салихов чакыруы буенча килгән.
-
7 март 2017 - 10:27Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны зал тутыру буенча «дуэль»гә чакырганПопуляр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән.
-
7 март 2017 - 10:25Сездән башка без ник кирәк?Авылга әнигә шалтыраттым. Беренче сорау гадәттәгечә: «Ничек хәлләрең, әни?» Инде 80не тутырып килүче әнидән гадәттәге җавап: «Әйбәт, улым». Менә шул «Әйбәт, улым»ны гел ишетеп торасы килә шул... Аннан авыл яңалыкларын тыңлыйм. Казаннан бик ерактагы бетеп барган туган авылымның хәлләрен беләм, кайтып урамнарда йөргәндәй булам.
-
7 март 2017 - 10:18"Ак Барс" банк АСВ таләпләрен үтәде«Ак Барс» Банк выполнил свои обязательства перед АСВ по увеличению уставного капитала, сообщает пресс-служба кредитной организации. Данные были озвучены в ходе заседения совета директоров Агентства по страхованию вкладов, которое проходило под председательством министра финансов РФ Антона Силуанова. Размер собственных средств банка увеличен более чем на 50 процентов субординированных обязательств перед...
-
7 март 2017 - 09:44Татарстанның коткаручы һәм янгын сүндерүче егетләре хатын-кызларга үзенчәлекле бүләк әзерләгән (ВИДЕО)Татарстанның Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында коткаручы һәм янгын сүндерүче булып хезмәт итүче егетләре Халыкара хатын-кызлар көненә бик үзенчәлекле видеотәбрикнамә әзерләгәннәр.