Шәһри Казан

Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновны зал тутыру буенча «дуэль»гә чакырган

Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән.

Реклама

«2017 елның көзендә "Татнефть-Арена"да һәм "Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм ике - миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы - халык хәл итсен!» - дип язган башкаручы «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

«Минем адреска сезнең тарафтан даими сарказм җиткерү сезнең кебек хөрмәтле кешегә килешми. Минем укытучыларым - җирле остазлар. Мин татарча һәм башкортча ничек итеп дөрес җырларга икәнен күз алдына да китерә алмыйм, мин - бары аранжировкалаучы һәм композитор. Йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм», - дип билгеләп үткән Радик Юльякшин.

Исегезгә төшерик, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы уфалы Радик Юльякшин 2016 елда Татарстан мәдәниятында «Ел кешесе» булды һәм үз чыгышы белән «Татар жыры» гала-концертын йомгаклады. Гадәттә, ел да "Татар җыры" концертын йомгаклау өчен Салават Фәтхетдинов чакырыла иде.

"Татар-информ"

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 15 декабря 2017 в 13:12
    Ландыш Әбүдәрова: «Һәр әсәр җавап табылмаган сораулардан ярала» Ул дистәләрчә китаплар нәшер итеп, популярлыкның чигенә чыккан, исеме әдәбият сөючеләрнең теленнән төшмәгән нык данлыклы кеше түгел. Әлегә. Ләкин бүгенге татар прозасын Ландыш Әбүдәровадан башка күз алдына китерергә тырышу гадел булмас иде.
    4
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1297
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    252
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    119
    0
    0