Юл-транспорт һәлакәте аркасында тагын бер кешенең үлеме ачыкланды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы, Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә сылтама белән.
Элегрәк 13 кешенең, шул исәптән ике баланың үлеме турында хәбәр ителгән иде.
Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли, җинаять эше ачылды.