16+

Бүгенге фаҗигадә Зәй кызы да һәлак булды

Ул Самара медицина университетында белем алган, аны уңышлы тәмамлап, өенә диплом алып кайтуы була.

Ул Самара медицина университетында белем алган, аны уңышлы тәмамлап, өенә диплом алып кайтуы була.

24 яшьлек Зәй кызы Мария Галимова да фаҗигагә тарыган автобуста була. Ул Самара медицина университетында белем алган, аны уңышлы тәмамлап, өенә диплом алып кайтуы була. Кызның әнисе әйтүенчә, Мария белән алар юлда телефоннан аралашып тора, кыз Зәйгә якынлашуларын әйтә. Алар аны каршы алырга юлга Никифоров урамы чатына чыга. Соңгы хәбәрләшүләре Якты Күл янында була, дип яза җирле басма.

- Без Марияне машинада көттек, кинәт ерак түгел зур ялкын күренде. Ашыгыч рәвештә бу урынга юнәлдек. Мария автобустан чыккан да булыр иде, әмма ул автобустагы пассажирларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Мариянең хыялы реаниматолог булу иде, кешеләргә ярдәм итәргә теләде, укуын ординатурада дәвам итәргә иде исәбе, - ди әнисе Регина Михайловна.

Мария социаль челтәрдәге битендә соңгы постында болай дип язган: "Сезнең "өйгә" дигән сүзнең нинди җылы сүз икәнен уйлаганыгыз булдымы..."

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading