16+

Татарстан Президенты матәм көне турында указ имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында бүген төнлә булган фаҗигадән соң матәм көне игълан итү турында указга кул куйды.

Татарстан Президенты матәм көне турында указ имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында бүген төнлә булган фаҗигадән соң матәм көне игълан итү турында указга кул куйды.

"2017 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр буенча хәсрәт белдереп, үлүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар чыгарам:

  1. 2017 елның 2 июлен Татарстанда матәм көне дип игълан итәргә.

  2. Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын төшерергә.

  3. Телерадиокомпанияләр һәм мәдәният учреждениеләренә матәм көнендә күңел ачу тапшырулары куймаска тәкъдим итәргә.

  4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юл-транспорт һәлакәте аркасында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә", - диелә документта.

Бүген төнлә фаҗигадә 13 кеше үлде, 15 кеше зыян күрде. Зыян күрүчеләрнең 12се хастаханәдә медицина ярдәме ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading