22 декабрь 2017 яңалыклары
-
22 декабрь 2017 - 17:32«Шәһри Казан» 2017 ел лидеры дип танылды!Бүген «ТАТМЕДИА» җәмгыяте узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм бер ел эчендә зур уңышларга ирешкән редакцияләрне билгеләп үтте.
-
22 декабрь 2017 - 17:0410 сыйныф укучысы Президент булганКазанның 19нчы гимназиясенең X “Б” сыйныф укучысы Әмил Нуруллин бүгенге көнен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үткәрде. Ул республика җитәкчесенә шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү буенча үз фикерләрен туплап хат язган булган.
-
22 декабрь 2017 - 16:48Композитор Айрат Исламов: «Җырларым бар – үземне генә белүче юк»Казанда яшәүче Айрат Исламов – 1975 елгы егет – I группа инвалид. Әнисе Рәшидә апа әйтүенчә, дөньяга аваз салганда, сабыйның үзәк нерв системасына зыян килгән.
-
22 декабрь 2017 - 16:28«Кыямәт көне иман ияләре өчен өйлә белән икенде арасы кебек үтәр»Һәр кешенең алдында ике мөһим кыям тора. Беренчесе – дөньяда, ул – намаз кыямы, икенчесе – бәндәнең Раббысы каршына кайтып, Аның алдына басып җавап тотасы көндә. Беренче кыямын зурлаган бәндәсен Раббысы икенче кыям көнендә Үз рәхмәтеннән ташламас.
-
22 декабрь 2017 - 16:15Кукмарада күп балалы гаиләләр фатирлы булдыСегодня в Кукморе состоялось заселение нового 40-квартирного дома №1ш по улице Гафиятуллина, сообщается на сайте Кукморского района. Обладателями новых квартир стали участники программы социальной ипотеки, переселенцы из аварийного жилья и многодетные семьи. Радость новоселов приехали разделить глава района Сергей Димитриев, заместитель исполнительного директора Госжилфонда при Президенте РТ Булат Гилемханов, руководитель организации «Строй-Гарант» Ильсур Шарипов и другие.
-
22 декабрь 2017 - 16:07Питрәчтә ятимнәргә фатир ачкычлары бирелдеВ селе Кощаково Пестречинского района Татарстана жители аварийного дома стали обладателями ключей от новых квартир. В скором времени получат новое жилье и дети-сироты, пишет местная газета «Вперед».
-
22 декабрь 2017 - 15:00Тимер юлларда өч бала имгәнде, бер бала поезд астында калып үлдеҺава, елга һәм тимер юл транспорты кайнап торган үзенә бер дөнья. Ни хәлләр бар икән әлеге тарафларда? Шушы сорауны Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Игорь Павлюхинга бирдем.
-
22 декабрь 2017 - 14:20Кар баскан ишегаллары, бозланып каткан тротуарлар хакында кайда хәбәр итәргә?Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр районнары башлыкларына:”Тротуарларга машина тәрәзәсе аша гына күз ташлап узмагыз. Җәяүләп йөреп чыгыгыз”, – диде.
-
22 декабрь 2017 - 14:05Татарстанда бер хатын-кыз янып үлгәнМамадыш районының Иске Комазан авылында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
-
22 декабрь 2017 - 13:4093 яшьлек карт белән 78 яшьлек карчык никахларын рәсмиләштергәнБашкортстанда тугыз айда 22 313 никах теркәлсә, 11 539 пар аерылышкан.
-
22 декабрь 2017 - 13:26«Терлекне үз гаиләң өчен чалганда электрон документ кирәк түгел»Газетабызның алдагы саннарында электрон ветеринария сертификациясе турында тәфсилләп язган идек. Шуңа да карамастан, укучыларыбыздан әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар килә тора. Аларга Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин җавап бирде.
-
22 декабрь 2017 - 13:14Мигрантларга ярдәмгә уникаль мобиль кушымта эшләнгән«Яңа гасыр» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы мигрантлар өчен җиде телдә эшли торган махсус мобиль кушымта булдырган. Аның ярдәмендә мигрантлар табибларга, юристларга языла ала, шунда ук аларга онлайн һәм оффлайн рәвештә мәгълүмати ярдәм дә күрсәтелә. «Яңа гасыр» оешмасының генераль директоры Лилия Таишева сүзләренчә, әлеге кушымта яңа гына килгән мигрантларга адаптация чорын тиз һәм уңышлы узарга булыша.
-
22 декабрь 2017 - 13:00Беренче бала өчен пособие түләнә башлыйДәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын соңгы утырышта кабул итте, дип яза РИА Новости.
-
22 декабрь 2017 - 11:18Кәрим Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары башланды20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды.
-
22 декабрь 2017 - 11:12Сак булыгыз: экстрасенс!Дәүләт Думасына интернет, төрле реклама игъланнары аша үз хезмәтләрен тәкъдим итүче күрәзәчеләр һәм экстрасенсларны мошенниклыкка тиңләү турындагы закон проекты кергән. Закон проекты авторы – Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов сүзләренчә, соңгы елларда әлеге «тылсымчылардан» алданып, полициягә шикаять язучыларның саны кискен арткан.