Шәһри Казан

«Кыямәт көне иман ияләре өчен өйлә белән икенде арасы кебек үтәр»

Һәр кешенең алдында ике мөһим кыям тора. Беренчесе – дөньяда, ул – намаз кыямы, икенчесе – бәндәнең Раббысы каршына кайтып, Аның алдына басып җавап тотасы көндә. Беренче кыямын зурлаган бәндәсен Раббысы икенче кыям көнендә Үз рәхмәтеннән ташламас.

Реклама

Аллаһ каршына кайтасы көнебезне онытмыйк. Ул көнне Аллаһ Үзе, авыр көн, дип атады. Көннең озынлыгы 50 мең ел булыр. 50 мең елны күз алдына китерү өчен нәрсә белән чагыштыра алабыз? Үзең яшәгән 40-50 ел беләнме? Гайсә туганнан да 2 мең ел гына үтте. Кыямәттә кеше 50 мең ел үз хөкемен көтеп басып торачак. Кешенең яши торган гомере 60 ел дисәк тә, шуның 20 елы йокыга китә, 15 елы сабыйлыкта үтә. Изгелек җыю өчен күпме вакыт кала? Дөньядагы кыямнарыңны сакла, һәрберсенең кадерен бел. Намаз кыямын зурлаган саен, Раббың дәрәҗәңне күтәрер. 50 мең ел торасы кыямыңны җиңел кылыр. Пәйгамбәребез иман әһелләренә зур сөенеч бирде һәм: «Кыямәт көне иман ияләре өчен өйлә белән икенде арасы кебек үтәр», – диде (Хәким риваяте). Әгәр Пәйгамбәребез кыямәтне ике намаз арасы белән чагыштырган икән, димәк, безнең тормышларыбыз да намаз арасында үтәргә тиеш. Аллаһ рәхмәтле, бәндәләренең изгелекләрен арттырып кайтара. Кыямәтнең 50 мең елы намаз саклаучы өчен ике намаз арасы кебек кыска булып тоела. Йа Раббым, безгә дөньяда намаз арасында яшәүләрне насыйп әйлә. Безнең өчен кыямәт көнен ике намаз арасы кебек кыска кылсаң иде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы.

Фото: Islam-Today.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале