Шәһри Казан

Сак булыгыз: экстрасенс!

Дәүләт Думасына интернет, төрле реклама игъланнары аша үз хезмәтләрен тәкъдим итүче күрәзәчеләр һәм экстрасенсларны мошенниклыкка тиңләү турындагы закон проекты кергән. Закон проекты авторы – Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Вострецов сүзләренчә, соңгы елларда әлеге «тылсымчылардан» алданып, полициягә шикаять язучыларның саны кискен арткан.

Бүгенге көндә интернетта 10 меңләп сайт «могҗизалы хезмәтләр» күрсәтә. Халык аларга ышана, реклама игъланнарына караганда, «сәләте нәсел буенча килгән экстрасенслар» 100 процент нәтиҗә вәгъдә итә. Кайберләре хәтта, клиентлар белән килешүләр дә төзеп куеп, айлар дәвамында алардан акча суырып ята. Әлеге клиентлар, алдануларын белеп алгач, полициягә чаба, әмма ул акчаларны кире кайтарып алу гына мөмкин түгел.

«Экстрасенска 600 мең сум акча бирдем»

Моннан ике ел элек Гомәровлар да, алдакчы экстрасенслар ятьмәсенә эләгеп, 600 мең сум акчаларыннан колак кага. Кызлары Айсылу бик еш авыргач, ялган экстрасенсларга йөри башлыйлар. Хәер, ул вакытта аларның мошенниклар икәнен алар белми дә.

– Табибларга да йөрдек, алга китеш булмады. Бала-бәгырь өчен соңгы саламга да ябышасың. Бервакыт транспортта барганда, танышым шалтыратты, балам турында да сорашты. Минем тукталышта автобуста янәшә басып барган ике хатын-кыз да төште. Хәсрәтегез бар икән, без сезгә ярдәм итә алабыз, диделәр, адресларын биреп калдырдылар. Кызым белән бардык, дарулар белән дә, гипноз белән дә дәвалыйбыз, диделәр. Түләүле хезмәт булгач, килешү дә төзедек. Баштагы мәлдә кызым чынлап та уңайланып киткәндәй булды. Аннары тагын бардык. Барган саен акча калдырдык. Барлыгы 600 мең сум бирдек.

Шалтыраталар да чакыралар, килегез дип кыстыйлар. Акча калмагач, фатирны сатарга уйладык. Танышларыма шалтыратып, фатир алучыгыз юкмы дип кызыксындым. Ни өчен сатасыз дип төпченә башладылар. Бер танышым, алдакчылар кулына төшкәнсез бит, дип, үзен шулар янына алып баруымны сорады. Чит кеше белән килгәч, тегеләр ишекне ачмады. Танышым, мин юрист, сезне судка бирәчәкмен, диде. Мошенниклар исә мине куркыта башлады, кызыгызның фотосы бар бездә, әгәр дә судка бирсәгез, бозым ясыйбыз, диделәр. Бала да авыргач, болар чынлап та бозым белән харап итәрләр дип, судка бирмәдем, тегеләр үзләре дә шалтыратып аптыратмый башлады. Ярый әле танышым нокта куйды моңа, фатирсыз да кала идек, – дип сөйләде безгә Айгөл.

«Бозым чыгарабыз»

Телевизордан, газеталар аша һәрдаим: «социаль мошенниклыкка ышанмагыз!» – дип мөрәҗәгать итеп торсалар да, өлкән яшьтәгеләр мошенникларга тиз алдана. Эчке эшләр министрлыгының матбугат бүлеге хезмәткәре Әлфия Сафина сүзләренчә, мондый төр алдаулар социаль мошенниклык категориясенә карый. Быелның 11 аенда шундый 38 җинаять очрагы теркәлгән.

– Күбесенчә олы яшьтәге кешеләр алдана. Алдакчылар алар белән урамда танышып, өйләренә озата кайта. Авырып торасыз икән, күзләрегездән күрәбез, сезне өшкерергә, дәваларга кирәк дип, башларын әйләндерәләр. Өегездә начар аура яки сездә бозык дип куркыталар. Имеш, ул акча яки кыйммәтле әйберләр аша кергән. Аларны сорап алып кәгазьгә төрәләр дә нәрсәдер укыган булалар. Ике көн шулай торсын, ачмагыз дип әйтеп калдыралар. Әлбәттә, аның эчендә акчалар булмый, өлкәннәрнең игътибарын читкә юнәлтеп, бәлки, гипноз да кулланып, акчаны кесәләренә шудыралар. Алдалау очракларының күпчелеге, дәвалыйбыз, бозым кайтарабыз, дигән сылтау белән кылына, – ди ул.

«Сихерчеләргә йөрмәгез»

Экстрасенс Алсу Газимҗанова әйтүенчә, тиз акча эшләргә теләүчеләр хәзер бик күп, андыйлар экстрасенслар арасында да шактый.
– Һәр бишенче кеше берничек тә күрәзәче, дәвалаучы була алмый. Мин бу сүзләрне закон проекты чыккач кына сөйләмим, элек тә әйтеп килдем. Бигрәк тә сихерчеләр күбәйде, чөнки аларга йөрүчеләр күп. Гаиләне таркатырга теләүчеләр, көнче кешеләр шактый хәзер. Кемгәдер бозым ясыйлар, кемнедер авыруга сабыштыралар, кемнеңдер ирен тартып алырга телиләр. Мин, андыйларга беркайчан да бармагыз, дим. Күңеле чиста булган кеше бу адымга бармый. Экстрасенска ниндидер соравыңа җавап таба алмаганда гына мөрәҗәгать итәргә була. Ул очракта да белгечкә генә. Минем үземә мөрәҗәгать итүчеләр бар, мин кешегә тормышта дөрес юлны табарга гына булышам. Аңа үткәндәге хаталарын әйтәм, аларны төзәтергә кушам. Миннән беркем дә зыян күрми. Кеше үз өстендә эшләргә тиеш, ә бөтен кешенең дә моны эшлисе килми. Экстрасенска барып, проблеманы хәл итәм дә кайтам дигән иллюзия белән шуңа чыгып китә. Аннары тормышта тотрыклылык юк, кешенең эшендә дә, гаиләсендә дә тынычлык булса, ул бернинди күрәзәчегә йөрмәс иде. Кайберәүләр экстрасенсны аптыраганнан эзләп таба. Авырып китеп, табиблар төгәл диагноз куя алмый, даруларның файдасын күрми һәм күрәзәчегә бара. Монда инде икенче мәсьәлә – хокук саклау органнары экстрасенсның сәләтен, аның, әйтик, бозымны чыгара алганмы-юкмы икәнен ничек билгеләячәкләр соң? Матурлык салонына яки табибка барганда, беркем дә аны кабул итәсе белгечнең үз эше остасымы-юкмы икәнен белми бит. Мондый алданулар бөтен өлкәдә дә бар, – ди Алсу.

Аның фикеренчә, экстрасенсларны рекламалауда мәгълүмат чараларының да өлеше бар. «Битва экстрасенсов» тапшыруын гына алыйк.
– Мондый тапшыруларны төнлә күрсәтергә кирәк, югыйсә аларны балалар, яшьләр дә карый. Проблема туа калса, алар экстрасенска чаба башлаячак бит, ә кеше үз тормышына үзе хуҗа. Хаталар, ялгышлар була, аларны төзәтә белергә кирәк. Моны күрәзәчеләр, экстрасенсларга тапшырырга кирәкми, – ди Алсу Газимҗанова.
Әңгәмәдәшемә, син мөрәҗәгать иткән экстрасенсның намуслымы-юкмы икәнен ничек белергә була, дигән соравымны бирәм:
– Әгәр дә башта ук, сездә бозым бар, дип сөйли башлый, зур акчалар сорый, үзенең хезмәтләрен көчләп тага, кабат-кабат килергә куша һәм куркыта икән, ул – мошенник. Андыйларга икенче кат бара күрмәгез.

Реклама

Законга буйсынырга тиешләр

Махсус белеме, лицензиясе булмаган килеш халыкка акчага хезмәт күрсәтүче, шуның өстенә салым түләмәүче кеше закон боза булып чыга. Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфанов әйтүенчә, мондый кешеләр мошенниклар категориясенә кертелеп карала.

– Намуслы кеше рәсми яктан теркәлеп эшләргә, эшен башлаганчы, махсус психолог яки психотерапевт белеме алырга тиеш. Шуннан соң гына шәхси эшмәкәрлек формасында түләүле хезмәт башкара ала. Моның өчен бернинди дә җинаять җаваплылыгына тартылмый ул. Хокукый дәүләттә яшибез икән, без кануннарга буйсынырга тиеш. Бу очракта махсус закон кабул итү зарурлыгы да юктыр, бәлки, моның белән хокук саклау органнары шөгыльләнергә тиеш. Халыктан килгән гаризаларны кабул итеп, мошенникларны законсыз эшмәкәрлек буенча да җавапка тартып була. Аның буенча җинаять кодексында махсус маддәләр бар. Тик шунысы бар: хезмәте өчен акча алганмы-юкмы икәнен дәлилләү кыенрак булачак, – ди Илнар Гыйрфанов.

Интернетта социаль челтәрләр аша хезмәт күрсәтүче экстрасенс, күрәзәчеләр дә бар. Алар онлайн-дәресләр үткәрә, консультацияләр бирә, персональ гороскоплар төзи. Роспотребнадзор белгечләре бу очракта игътибарлы булырга өнди. Алар, гадәттә, акчаны банк картасына салырга куша. Ә ике арада бернинди дә килешү төзелми. Монитор экраны артында нинди кешеләр утырганын да белмисез. Тиешле хезмәт күрсәтелмәсә, сез аларны җинаять җаваплылыгына тарттыра алмыйсыз, дип кисәтә алар.

Экспертлар бәяләвенчә, магия индустриясенә 800 мең кеше җәлеп ителгән. Чагыштыру өчен: ил буенча дипломлы 681 мең табиб исәпләнә. Астролог, күрәзәчеләрнең еллык акча әйләнеше 2 млрд долларга җитә. Һәр бишенче кеше, гомерләрендә бер тапкыр булса да, күрәзәчегә барган. Россия онкология фәнни үзәге мәгълүматларына караганда, яман шеш белән авыручыларның 50 проценты башта төрле дәвалаучыларга мөрәҗәгать итә икән.

Күрәзәчегә бару – гөнаһ

Ильяс хәзрәт Мәхмүд:

– Сихерчеләр элек тә булган, хәзер дә. Сихерче, күрәзәче ул – җеннәргә, шайтанга мөрәҗәгать итүче кеше. Аларга бару – хәрам. Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә дә сихер һәм аның зыяны турында сөйләнә. Күз тию, сихергә каршы махсус аятьләр дә бар. Сихердән зыян күрүчеләр шактый. Табиблар диагноз куя алмагач, дәвалануның файдасы булмагач, кешеләр, гадәттә, хәзрәтләргә бара. Күп очракта өшкерүнең файдасын да күрәләр. Иң яхшы дәва – Коръәни-Кәрим. Изге китаптагы сүрәләр психик авыруларны да, физик авыруларны да дәваларга булыша. Пәйгамбәребез вакытында да кешеләр шулай дәваланган. Нинди дә булса проблема барлыкка килгән икән, адәм баласы күрәзәчегә чыгып йөгерергә тиеш түгел. Сабыр итеп, Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт сорасын, дога кылсын.

Күрәзәчегә барма, үзеңә бәла алма

Зөлфия Максутова, психолог:

– Клиентларым арасында күрәзәчеләргә барган кешеләр бар. Бер мисал китерәм: бер кыз 16 яшендә хиромантка барган булган, ул аңа: «кияүгә соң чыгасың», – дигән. Чынлыкта да ул кияүгә бик соң чыккан. Психология күзлегеннән чыгып караганда, ул моны үзе үк юрап китергән дияргә була. Хиромантның сүзләреннән соң, кияүгә соң чыгам икән дип борчылып йөри-йөри, үзен программалаштырганын сизми дә калган. Гел уйлаган нәрсә чынга аша. Кемгәдер, тиздән ирең үләчәк, дип әйтеп кайтарырга мөмкиннәр. Шуның белән кешене кармакка эләктерәләр. Иреңне дәвалыйбыз, бозымны чыгарабыз дисәләр, аңа да ышана. Намуссыз экстрасенслар акчаны кешенең бәхетсезлегенән файдаланып, куркытып эшли. Хатын-кыз ире өчен борчыла башлый, шул куркуга бөтен энергиясен бирә. Гадәттә, курыкканың алга килә. Экстрасенслар беркайчан да, синең барысы да яхшы, дип әйтми. Алай әйтсәләр, акча эшли алмыйлар бит алар. Ә болай өчәр-бишәр тапкыр килергә кушалар, шул рәвешле кесәләрен калынайталар. Шунысы да бар: экстрасенска мөрәҗәгать итеп, без үз теләгебез белән чит кешене үз энергетик пространствобызга кертәбез. Безгә чит кеше энергиясе кереп урнаша. Бу – психологик яктан куркыныч нәрсә. Сөйдергеч сихере дигән нәрсә тагын да куркыныч. Ирне гаиләдә калдыру өчен, кайберәүләр сихерчегә барып, сөйдергеч ясата. Аның аркасында ир импотент булырга мөмкин, алай гына да түгел, хатын-кызның үзендә дә проблемалар башлануы бар. Ул аның үзенә кире кайта. Сихер ирне дә, хатынны да бәхетсез итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2017 - 21:10
    Без имени
    саклый алмадык. Ни сэбэпле безнен сэлэтлэргэ киртэ куелган булган .Мин жавап эзлим....
  • 25 декабрь 2017 - 21:08
    Без имени
    30 яшемдэ Узем булып яшэмэгэнемне анладым . 35-40 яшьтэ миндэ кочле тэн ,жан авырулары .....41 яшемдэ югалган эчке Уземне эзли башладым. Жаным улеп беткэн иде. Ерактан килгэн халык табибында минем жаным уянды .Мин халык табибэсеннэн берни сорамадым. Уземне тоймаганымны ,куркуларымны, уземне гаепле санауларымны , табигатькэ ,кешелэргэ карата ярату хисе тоймаганымны сойлэдем. Ул мина бер тапкырда тагын килергэ димэде. Мин ана узем шалтыраттым да кабат баргаладым. Мин ана бик рэхмэтле, ул Мине уятып ,доньяны узем аша танырга момкинлек бирде.... Миндэ йоклаган курэзэчелек , ачык ишету, сизгерлек кинэт уянды.....мин эзер тугел идем ,андый халэтлэргэ..... Дэвалаучыма (ул Астраханьдэ иде) кабат барырга момкинлегем юк иде. Шэhэребездэ эзлэсэмдэ бутэн халык табибы ,экстрасенс таба алмадым. Психбольницадагы хэллэрнедэ курергэ тиеш булганмындыр.....Кайчандыр психбольницада дэваланган этиемне дэ узем аша анладым. Мин ,этием, энием ни очен Узебездэ ,тамырларыбызда булган кочне ,сэлэтне са
  • 25 декабрь 2017 - 01:04
    Без имени
    Экстрасенслар беркемне дэ мэжбури дэваламыйлардыр дип уйлыйм. Э психбольницаларда ,бикле тимер ишеклэр эчендэ купме дэулэт акчасы хисабына авыруларга файдасы булмаган "дэвалаулар". Кемнэрнедер баетучы кочле дару бизнесы. Психбольница табибларым гафу итсеннэр ,мин ул больницада" дэваланганда "уземне табибларны ,дару ясаучыларны ипи ашатучы кебек хис иттем. Мин нэрсэ очендер бик кирэк идем.