— Яңа ел-гаилә бәйрәме. Коронавирус йоктырмау максатында, чит илләргә сәяхәтләргә бармыйча тору хәерле. Авырган һәм туганнарының үлеме ачысын кичергән кешеләр коронавирусның яманлыгын яхшы белә. Гаилә белән булу кирәк. Яңа ел чорында Чыршы бәйрәмнәре оештырылачак, гаилә белән күңел ачу өчен мөмкинлекләр үзебездә дә бар, - дип киңәш бирде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.