Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык – 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә.