16+

Икенче югары белемне бушлай алып булачак

Моның өчен БДИ тапшырасы түгел, әңгәмә узасы һәм иҗади имтихан гына тотасы.

Моның өчен БДИ тапшырасы түгел, әңгәмә узасы һәм иҗади имтихан гына тотасы.

Киләсе елдан Россиядә иҗади өлкәгә караган һөнәрләрне икенче югары белем буларак, бушлай үзләштерергә мөмкин булачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә торган кагыйдәләрне раслады да инде. Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча, иҗади өлкәдә бушлай белем алырга теләүчеләр өчен закон булдырылды. Аның нигезендә, театр, кино, телевидение өлкәләрендә режиссер булырга теләүчеләр, әдәбият белән шөгыльләнергә теләүчеләр, опера-симфоник оркестры яисә академик хор белән сәнгати яктан идарә итү теләге булганнар, тавыш режиссурасы өлкәсендә белем алырга ниятләре булганнар моны бушлай гамәлгә ашыра ала. Моның өчен БДИ тапшырасы түгел, әңгәмә узасы һәм иҗади имтихан гына тотасы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading