16+

Путин ЦРУ башлыгы белән телефон аша сөйләшү үткәрде

РФ башлыгы Владимир Путин телефоннан ЦРУ директоры Уильям Бернс белән Россия һәм АКШ мөнәсәбәтләре, төбәк конфликтлары һәм киберкуркынычсызлык турында сөйләште. Бу хакта РФ президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Журналист соравына җавап биреп, Кремль вәкиле мондый сөйләшүнең урынын раслады.
Песков фикер алышкан сорауларны санап үтте: бу ике яклы мөнәсәбәтләр, дипломатик практикада кризис, киберкуркынычсызлык. Моннан тыш, президент матбугат сәркатибе сүзләренчә, төбәк конфликтлары буенча фикер алышу булды.

Узган атна башында Бернс белән РФ Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев очрашты, алар Россия-Америка мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар.
ЦРУ башлыгының Мәскәүгә визиты вакытында аның белән шулай ук РФ тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин да сөйләшүләр үткәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading