16+

Чаллыда танылган табиб коронавирустан үлгән

Ул әле 2 ай элек кенә ковид кичергән һәм антитәнчыкләр булуына өметләнгән.

Ул әле 2 ай элек кенә ковид кичергән һәм антитәнчыкләр булуына өметләнгән.

Яр Чаллыда табиб-невропатолог Александр Медведев коронавирустан вафат булды, дип яза “Челнинские известия”.

"Кызганычка каршы коронавирус гүзәл кеше, ир, әти, бабай, медицинага 48 ел гомерен биргән табибның гомерен өзде. Сәламәт яшәү рәвеше дә, хроник авырулар булмау да бу афәтне җиңәргә булышмады. Прививкалар турында сорауларны кисәтеп шуны әйтәсем килә: өлгермәде. 2 ай элек күчерелгән чирдән соң булган антитәнчекләргә өметләнде. Үзегезне саклагыз . Барысы да бик җитди", - дип яза мәрхүмнең кызы Юлия.

Александр Медведевка 72 яшь булган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading