Әллә яшебез шундый вакытка җитте, әллә башка сәбәпләре бар, күңел гел балачакка ашкына. Әти-әниле, әбиле, бер хәсрәтсез балачакка кайтасы килә.
Безнең өчен хәсрәтсез булса, әти-әниләр өчен алай булмагандыр инде ул. Алар да безнең шаянлыкларга түзә алмыйча, бу балалар кайчан үсеп, кеше булыр, дип көткәндер.