16+

10 мең хезмәт хакы алып Рамазан аенда шул ук хезмәткә 700 мең түләсәләр, сөенер идең һәм шушы ай ел буе дәвам итсен дип теләр идең

Рамазан ае безгә рухи яктан камилләшергә, Аллаһка якынаерга мөмкинлек тудыра. Шушы айда ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдык-шлаклардан чистарына, эчке органнарның эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана.

10 мең хезмәт хакы алып Рамазан аенда шул ук хезмәткә 700 мең түләсәләр, сөенер идең һәм шушы ай ел буе дәвам итсен дип теләр идең

Рамазан ае безгә рухи яктан камилләшергә, Аллаһка якынаерга мөмкинлек тудыра. Шушы айда ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдык-шлаклардан чистарына, эчке органнарның эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана.

Аллаһның рәхмәте белән быелгы Рамазан ае да килеп җитте. Мөселман өммәте шушы изге, фазыйләтле айны бит кадерле кунакны кебек каршы алды. Дөрестән дә, әгәр безнең янга бик зур хакимлеккә, матди байлыкларга ия булган туганыбыз килеп: “Бер ай дәвамында мин синең карамагыңда, шушы вакыт эчендә минем барлык мөмкинлекләремне файдаланып кал, нинди теләк-максатларың бар – тормышка ашырырга тырыш”, – дисә, кайсыбыз моңа битараф калыр иде икән? Әлбәттә, һәммәбез дә шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышыр иде, ә соңыннан, шушы кеше киткәч, хафаланып, нәүмизләнеп калып, түземсезлек белән аның кабат килүен көтә башлар иде... 

Рамазан ае да Адәм балалары өчен олы мөмкинлекләр ачучы бик кадерле вакыттыр. Нинди мөмкинлекләр соң ул? Зур акчаларга ия булырга ярдәм итүче яхшы кәсеп бу дөнья тормышында ни дәрәҗәдә мөһим, Рамазан аендагы гыйбадәт безгә бик зур күләмдәге савапларга ия булырга мөмкинлек бирә. Ә савап ул – ахирәт “акчасы”, чөнки анда, мәңгелек тормышта сумнар да, евро белән долларлар да кирәк булмаячак. Анда фәкать әҗер-савап кына кирәк булыр...

Башка айларда бер яхшы гамәл өчен 10 савап бирелсә, мөбарәк хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда бер изгелеге өчен кешегә 700 савап бирелә (чагыштыру: әгәр гадәти вакытта кеше 10 мең хезмәт хакы алып Рамазан аенда аңа шул ук хезмәткә 700 мең түләсәләр, ул шатланмас идемени? Әлбәттә, шатланыр иде һәм шушы ай ел буе дәвам итсен дип теләр иде ул).

Рамазан аенда Җәннәт капкалары ачыла, Җәһәннәм капкалары исә ябыла һәм шайтаннар чылбырларга богаулана (моның турында Мөслим җыентыгында китерелгән мөбарәк хәдистә әйтелә). Җәннәт капкалары кешеләр бик күп гыйбадәт һәм игелекле гамәлләр кылганга ачыла. Җәһәннәм капкалары кешеләр кылган гөнаһлар саны бик каты кимегәнгә күрә ябылып тора. Шайтаннар богауланып куелу сәбәпле, Рамазан аенда кешегә дин күрсәтмәләрен үтәргә күпкә җиңелрәк була. Димәк, бу ай ул – дин юлына басарга һәм гыйбадәт кылып яши башларга, гомумән, күңелне пакьләргә бик яхшы мөмкинлектер.

Ураза тоту сәбәпле Адәм баласы ризыкның, гади генә суның никадәр кадерле булуын аңлап, үзенең бик зәгыйфь һәм Аллаһка мохтаҗ булуын таный. Сусау, ачлык авырлыгын тойганга күрә байлар фәкыйрьләрнең, тамагы тук булганы ач кешенең хәлен яхшы аңлый башлый. Бу исә – мин-минлек, тәкәбберлек һәм масаю кебек сыйфатлардан арыну өчен яхшы форсаттыр.  

Ураза ул үзенә күрә бер мизан, ягъни үлчәү. Әлеге мизан кешегә үзенең сабырлыгын һәм тәкъвалыгын үлчәргә мөмкинлек бирә. Әлеге сыйфатлар мәгънәсендә кеше кимчелекле булуын белә икән, Рамазан ае дәвамында нәфесе белән көрәшеп, ул үзен чыныктыра, нәфес колы булудан туктап, аңа хуҗа булырга өйрәнә.

Шулай итеп, шушы чорның иң зур файдасы – безнең җаныбыз, гыйбадәтебез өчен, чөнки Рамазан ае безгә рухи яктан камилләшергә, Аллаһка якынаерга мөмкинлек тудыра. Шул ук вакытта ураза гыйбадәте безнең тәнебезгә дә зур файда китерә, чөнки шушы айда ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдык-шлаклардан чистарына, эчке органнарның эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана. Димәк, Рамазан ае сәламәтлекне ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлек.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Рамазан ае гыйбадәте билгеле бер вакытка ашау-эчүдән баш тарту гына түгел. Ураза тотуның максаты – үзеңне  зәгыйфь бер бәндә булуыңны аңлап, Аллаһы Тәгаләгә коллык белдерү, шуның белән тәкъвалыкка ирешү, рухи мәгънәдә камилләшү. Шулай булгач, Рамазан ае ахырында гади мөселман “мүттәкыйн” дәрәҗәсенә ирешсә, ягъни шушы айдан фарызларны ихлас үтәүче, гөнаһлардан сакланучы, күркәм әхлаклы, сабыр, мәрхәмәтле, саф күңелле булып чыкса, димәк, аның уразасы чын ураза, чын гыйбадәт булган. Аллаһы Тәгалә барчабызга да шундый нәтиҗәгә ия булырга насыйп итсен...

Ришат хәзрәт Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading